Бөгелмә авазы

12 АПРЕЛЬ – КОСМОНАВТИКА КӨНЕ

1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "аһ" итте. Кораб җиһанга күтәре­леп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә (сәгатенә 25 мең чакрым) Җирне урап чыкты. Ләкин беренче космонавт 1968 елның 27 мартында Владимир өлкәсендә...

 

1961 елның 12 апрелендә бөтен Җир шары Советлар Союзының орбитага Галәм корабы очыруына шаһит булды, аның бортында кеше булуын да ишетеп, "аһ" итте. Кораб җиһанга күтәре­леп, ул вакытта күз алдына да китереп булмаслык тизлектә (сәгатенә 25 мең чакрым) Җирне урап чыкты. Ләкин беренче космонавт 1968 елның 27 мартында Владимир өлкәсендә "МиГ-15" машинасында күнекмә үткән вакытында һәлак тә булды.

Квалификациясен югалтмау, Галәмдәге үз урынын ныклы тотып тору өчен, Юрий Гагарин тагын да җиһанга очарга ниятли һәм... билгесез сәбәпләр аркасында шулай бөтенләй юкка чыга...

Урта һәм өлкән буын Гагаринны яхшы хәтерли. Безнең өчен, ягъни урта буын вәкилләренә ул - үрнәк, аның кебек булырга тырышу, омтылыш идеалы булса, өлкән буын беренче тапкыр космоска аяк баскан Юрий Гагаринны, 1961 елның 12 апрелен яңа эпоха, коммунизм башлануы итеп кабул иткән иде. Бу очу бөтен дөнья өчен зур сенсация була - СССР Аме­риканы узып китте! Галәмдәге тәүге кеше - СССРдан!

Гагариннан соң да космоска һәр очыш Совет илендә зур казаныш итеп кабул ителде. Әле хәтерлим: берәрсе орбитага чыкканнан соң, нәкъ менә шул космонавтны ишетүне, очыш турында сөйләүне көтеп, телевизор экраны каршына "Время" программасын карарга җыела идек. Бөтен Совет халкы шулай итте. Без, балалар, икенче көнне күрше авылдагы мәктәпкә тәпиләгәндә юлда, мәктәптә шул космонавтлар турында гына сөйләшәбез. Кем яшермичә, кем яшереп космонавт булырга хыяллана. Ул вакытта патриотизм тәрбияләү аерым затларны идеаллаштыру, Алла урынына күрү, идоллаштыру бик оста эшләнә иде шул. Гагаринга кадәр күпме уңышсыз очышлар, ялгышулар булганын әле бүген дә анык кына белеп бетермибез. Аннан соңгы уңышсызлыклар да халык теленнән яшерелде. Космоска очканнан соң берничә сәгать үткәч кенә, кайчагында икенче көнне генә орбитага кеше чыкканын белә идек. Барысы да уңышлы булырмы, шартламасмы, үлмәсләрме дип көтәләр. ЧП булса, хәбәр таралмый.

Инде менә шундый көчле, мәҗбүри, ясалма идеология машинасы эшләгән заманда Юрий Гагарин табыну объектына әйләнә. Кем ничектер, мин үзем, мәсәлән, шундый шартларда Юрий Гагаринның киләчәк язмышын күз алдына китерә алмыйм. Чөнки илдә Лениннан, Брежневтан да популяр шәхес булырга тиеш түгел иде, ә Гагарин, халыкның кумирына әйләнде, елмаюы белән бөтен дөньяны әсир итте. Моннан 40 ел элек 27 мартта Гагаринның һәлак булуы котылгысыз язмыш кебек тоела. Бу, чынлап та, бәхетсезлек очрагымы, әллә махсус планлаштырылган операцияме, бу хакта бәхәсләр бүгенгәчә дәвам итә. Төрле мифлар, имеш-мимешләр тарала. Хәер, ул имеш-мимешләр без кечкенә чакта ук инде колактан-колакка йөрде. Гагарин исән дигәннәре дә бар иде. Һәм шунысы гаҗәп: анык ышандырырлык расланган дәлилләр булмаганлыктан, бу имеш-мимешләргә ышанырга җирлек бар иде. Хәтта чит планета вәкилләре алып киткән дигән әллә нинди риваятьләргә кадәр ышандык.

Чынлыкта Юрий Гагарин галәмне айкап чыккач, аның хезмәтен җәмәгатьчелеккә җиткерү өчен, алдан ук өч вариантлы мәгълүмат әзерләнгән. Беренчесе - танта­налы, уңышлы. Икенчесе - орбитага чыга алмыйча, тайга яки океанга төшкән очрак өчен, ан­да хөкүмәттән космонавтны эзләүдә ярдәм сорау да теркәлгән. Ә инде өченчесе - космонавтның үлемен хәбәр итүче мәгълүмат булган. Бәхеткә, икенче, өченче вариантларны кулланырга туры килми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: