Бөгелмә авазы

100 саны белән дус бөгелмәлеләр

Быел Татарстанда ике һәм аннан күбрәк предметтан бердәм дәүләт имтиханы буенча 100 баллны 4 укучы җыйган. Былтыр берәр имтиханын булса да 100 баллга тапшыручылар 135 булса, быел алар - 123. Әлеге мәгълүматларны Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Мөслим районында узган педагогларның август конференциясендә хәбәр итте....

Быел Татарстанда ике һәм аннан күбрәк предметтан бердәм дәүләт имтиханы буенча 100 баллны 4 укучы җыйган. Былтыр берәр имтиханын булса да 100 баллга тапшыручылар 135 булса, быел алар - 123. Әлеге мәгълүматларны Татарстан Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Мөслим районында узган педагогларның август конференциясендә хәбәр итте. Бөгелмә бу исемлектә республикада лидерлар рәтендә бара. Бездә 9 укучы 11 фәннән 100 балл җыйган.

Бөгелмә муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров уку алдынгылары белән очрашты. Түгәрәк чәй өстәле артында узган очрашуга укучыларның әти-әниләре, укытучылары да чакыру алган иде.

Татар-төрек лицеен тәмамлаган Рушания Хәлимова рус телен иң яхшы белүчеләр рәтендә. Ул бердәм дәүләт экзаменында бу фәнне 100 балга тапшырган.

- Бердәм дәүләт имтиханына бер ел алдан ук әзерләнә башлаган идем, репитоторларга йөрдем. Рус теле укытучысы Илдар Наилевич бик булышты, аңа рәхмәтлемен. Рус теленнән 100 балл җыю миңа үзем теләгән институтка укырга керергә ярдәм итте. Барлыгы балларым 265 күләмендә (тарих фәненнән - 75, җәмгыять белеменнән - 90 балл) җыйдым. Кечкенәдән юрист булырга, судта хөкемдар булырга хыялландым. Аны тормышка ашырыйм дип Россия дәүләт хокук иституының Казан филиалына укырга кердем инде. Хәзер тырышып белем алырга әзерләнәм, - ди ул.

Линар Закиров үзенең студент булу чорларын искә алды, укучыларга киләчәктә уңышлар теләде. Алдан ук:

- Миңа сезнең кебек Бердәм Дәүләт имтиханын тапшырыга кушсалар, булдыра алмас идем. Биш югары белем булса да минем өчен бу зур сынау. Сез иң алдынгылар. Моны онытмагыз. Сезгә бары якты юллар телим. Киләчәктә Бөгелмәдә туып-үскәнегезне онытмагыз, - дип узды ул.

Рәхмәт сүзләрен укытучыларга да, ата-аналарга да әйттеләр. Аларга шәһәр башлыгы Рәхмәт хатлары, ә укучыларга 5 мең сумлык сертификатлар тапшырды.

Айгөл ШӘРӘФИЕВА.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: