Бөгелмә авазы

1 июнь – Балаларны халыкара яклау көне

Бүген җәйнең беренче көне - балачак иленең иң матур бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне. Балаларны яклау көне 1950 елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм турындагы карар 1949 елның ноябрендә хатын-кызлар Халыкара демократик федерациясе махсус сессиясендә кабул ителә. Берләшкән Милләтләр оешмасы әлеге инициативаны хуплап, балаларның хокукын, тормышын, сәламәтлеген...

Бүген җәйнең беренче көне - балачак иленең иң матур бәйрәм - Халыкара балаларны яклау көне.

Балаларны яклау көне 1950 елдан башлап дөнья күләмендә билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм турындагы карар 1949 елның ноябрендә хатын-кызлар Халыкара демократик федерациясе махсус сессиясендә кабул ителә.

Берләшкән Милләтләр оешмасы әлеге инициативаны хуплап, балаларның хокукын, тормышын, сәламәтлеген саклауны үз эшенең өстенлекле юнәлеше дип игълан итте.

Балаларны халыкара яклау көне - ул, беренче чиратта, өлкәннәргә балаларның яшәү хокукын, фикерләү, дин тоту һәм белем алу, ял итү иреген тәэмин итүнең, аларны физик һәм психологик көч кулланудан саклауның, балалар хезмәтен тыюның гуманлы һәм гадел җәмгыять төзүдә мөһим шартлар икәнлеген искә төшерүче көн.

Быел җәйнең беренче көнендә табигать, һава шартлары бик үк сөендермәсә дә, беребез дә күңелләрне төшермәдек. Бөгелмәдә дә 1 июнь көнне Балалар, Мәдәният һәм ял паркында, Я. Гашек музеенда, Туган якны өйрәнү музеенда, Үзәк мәйданда (сквер), Үзәк сулыкта (лекторий) балалар көненә багышланган шактый чаралар үтте. Балаларыбыз уйнады, көлде, күңел ачты. Чыннан да, үзләрен дөньядагы иң кадерле һәм кадерле кешеләр итеп тойды.

Әйе, әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора. Чөнки үсеп килүче буын - ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Күк йөзебез һәрвакыт аяз, балаларыбыз бәхетле. киләчәк тормышыбыз якты булсын иде!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: