Бөгелмә авазы

1 апрельдә "Чаян"да шаяра

И скәндәр БОРҺАНОВ ТЕЛЕФОН АША ТАНЫШУ - Сәлам, - диде кулына трубка тоткан озын буйлы чибәр егет һәм җилдә тузгып барган озын бөдрә чәчле кызны куып җитте. - Сәлам, - диде кыз башын да бормыйча, әллә аңа, әллә трубкага. - Хәлләр ничек? - дип сорады егет каядыр еракка карап. -...

 

И скәндәр БОРҺАНОВ

ТЕЛЕФОН АША ТАНЫШУ

- Сәлам, - диде кулына трубка тоткан озын буйлы чибәр егет һәм җилдә тузгып барган озын бөдрә чәчле кызны куып җитте.

- Сәлам, - диде кыз башын да бормыйча, әллә аңа, әллә трубкага.

- Хәлләр ничек? - дип сорады егет каядыр еракка карап.

- Бүген өч пар булды, - диде кыз, - ә аннан соң әле эшкә барасы бар. Ә синең ничек?

- Минем нәрсә булсын инде? - диде егет трубкага. - Һәрвакыттагыча, хәзер эштән кайтып барам, аннан соң тренировкага. Ә син кич белән ничек?

- Юк, кич белән беркая да йөрмим, урам тулы мань-яклар. Менә хәзер дә берсе бәйләнергә маташа, - ул чибәр егеткә таба борылды. - Нәрсә тагылдың, юлыңда бул һәм бәйләнмә, алайса хәзер дусларны чакырам...

- Мин бәйләнмим, тыныч кына барам, телефоннан сөйләшәм, - диде егет гаҗәпләнеп, аннан соң бераз читкә борылды һәм кычкырып җибәрде. - Мин беркемгә дә бәйләнмим, ниндидер җүләр кызый мине үзенә бәйләнә дип уйлаган...

- Мин җүләр кызый түгел, - диде кыз, - мин телефоннан сөйләшәм, һәм үз юлым белән барам, ә син мине инде ун минут эзәрлекләп киләсең...

- Юк, мин телефоннан сөйләшәм, ә син кинәт кенә миңа ташландың, - диде егет, кызга таба борылып.

- Ә, син... телефоннан, - дип каш сикертте кыз. - Ә мин сине маньяк дип торам, - диде һәм трубкасына борыл-ды. - Барысы да тәртиптә, мин... ялгышканмын...

- Нинди маньяк? Ә синең исемең ничек? - дип сорады егет.

- Минеке 92178456357, ә синең? - диде кыз һәм егеткә җылы итеп карап алды.

Ә минеке 23167456897, - диде егет. - Мин хәзер бик ашыгам, соңрак сөйләшербез әле...

 

 

 

ЮККА ӘЙТМӘСЛӘР...

Артистлар - балалар кебек: аларга уйнарга гына булсын..

Их, үз хаталарыңда читтән торып кына өйрәнергә булса иде!

Әгәр дә аңа каршы барсаң, киләчәк тизрәк килә.

Шундый гадәти булмаган хаталар була: аларны тагын кабатлыйсы килә.

Үз намусы белән көрәштә җиңүче булып чыкты: аны сыртына салды.

Мәхәббәт канатларында начар һавада да очып күтәрелергә була.

Мәсьәләне шулкадәр еш күтәрделәр ки, ахыргы чиктә ул һавада асылынып калды.

Пычрак акча чиста кулга ябышмый.

Ни дисәң дә, юлдан язган, ул юлдан язган кызга караганда яхшырак.

Бердәм фикер битарафлар арасында гына була ала.

(Зыялылар мәҗлесендә язып алынды)

 

 

 

Фирдәвес ЗАРИФ

КЕМ ТАРАКАН САТА?

Илне инфляция зәхмәте сукканда Нуриның фатирын таракан басты. Ниләр генә кыланып карамады ул: төрле агулар дисеңме, кытай карандашлары... Тик берсе дә ярдәм итмәде. Тегеләр, доллар кебек, аста бер-ике көн тынып торалар да, тагын өскә күтәреләләр.

Өметен өздем дигәндә генә "бәхетсезлек килмәгән булса, бәхетем булмас иде" дигәндәй, башына бер фикер килде. Халыкта "сиңа таш белән атсалар, син аш белән ат!" дигән мәкаль бар бит. Америка безне санкцияләр белән тончыктырмакчы була, ә миңа ник шул тараканнарны эшкә җигеп файдаланмаска, ягъни үзләрендәге кебек таракан чабышлары уздырып карамаска! Миңа да шәп, тараканнар да үзләрен "Кеше!" итеп сизәрләр, кирәклекләренә сөенерләр! Һәм ул эшкә кереште. Фатирының киңрәк бүлмәсе уртасына зур өстәл әмәлләде. Өстәл читенә таракан оялары урнаштырды. Тараканнарның иң шәпләрен сайлады ул. Шуннан соң чат саен "Таракан ярышлары уздырам. Тараканнар нәселле, Америкадан кайтарылган" дигән (ялган булса да) белдерүләр ябыштырып чыкты.

Илләр арасындагы нормаль багланышлар сыман сату-алу, экспорт-импорт дигәндәй, гөрләп китте Нуриның. Зуррак тараканнарны ун доллардан сата, кечерәкләрен сигездән бирә. Тараканнарны прокатка да алырга мөмкин, кредитка да. Күмәртәм сатып алучыларга ташламалар да каралган. Тамаша кылучылар исә бер доллар исәбеннән түли. Инде хәлләнеп тә килә: машина сатып алды, яңа фатирга акча җыя Нури.

"Ашка таракан төште" дигәндәй, Нури кебек бүтән акыллы башлар да бу коммерция белән шөгыльләнә башлады. Җитмәсә, берсе, Нуриның бизнес буенча якын дусты, аның бик тә көчле, һәрвакыт җиңү яулаучы тараканын, ялгышып дигән булып, ярыш вакытында өстәлдән бәреп төшерде. Чемпион шундук җан тәслим кылды. Нуриның эшләре кыйтыкланды. Бизнесы сүнде, Нури бөлде.

Хәзер ул яңадан белдерүләр ябыштырып йөри: "Америка тараканнары урынына үзебезнекеләр дә бик әйбәт - импортозамещение!"

 

 

БЕР ФИКЕРГӘ - ИКЕ КАРАШ

Рашат Низами: Намусыңны югалткансың икән, аны "табылдыклар өстәле"ннән эзләп табармын димә.

Алмаз Хәмзин: Ходайдан да сорама, хаҗга баруың белән дә акланма, гаебеңне танып, тәүбәгә кил!

Р. Н.: Акчасы зур булса да, саранның абруе кечкенә.

А. Х.: Юмарт булып та, җүләргә санаулары бик мөмкин.

Р. Н.: Хакыйкатьне болганчык судан эзләүчеләр дә байтак.

А. Х.: Шуңа күрә эзләтүчеләр, хаклыкны таба алмасыннар дип, суны юри болгаталар.

Р. Н.: Җилдә дә аваз бар, ләкин ул сөйләшә белми.

А. Х.: Ярый әле җил сөйләшә белми, белсә нишләр идек, болай да инде ул давыллар куптара...

Р. Н.: Дураклар стресс һәм депрессия нәрсә икәнен белмәүләре белән "бәхетле".

А. Х.: Алга киткән илләрдә яшәүчеләр безгә "Сез үзегезнең хәерче икәнлегегезне белмәвегез белән бәхетле", - диләр. Димәк без...

Р. Н.: Дәртле хатынның сулышына хәтле кайнар була.

А. Х.: Рашат дус, бу өлкәдә үзеңнең специалист икәнеңне әйтеп тормасаң да була иде инде...

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: