Бөгелмә авазы

Карабаш тег белән яңалыклар

  • 20 апрель 2012 - 04:28
    Чәчү башланды
    Бөгелмә муниципаль районының өч хуҗалы-гы чәчү эшенә керешкән. "Бөгелмә продкорпорациясе", "Карабаш-АгроСервис", "Подгорный" җәмгыятьлә-ренең машина-трактор паркында үз чира-тын көтеп яткан чәчү агрегатлары, трактор-ларга да кузгалырга вакыт җитте. Бу җәм-гыятьләр иртә өлгерә торган арпа чәчүгә тотынган.
    534
    0
    0
  • 18 апрель 2012 - 05:38
    Халык иминлеге сагында
    10-11 апрель көн­нә­­­рендә Карабаш бистәсен су баскач, авыл өлеше икегә бүленгән иде. Тау очында яшәүчеләрне кир­әкле җиргә махсус транспорт белән йөртү оештырылды. Ике тәүлек буена халыкка хезмәт күрсәткән өлкән сержант Илдар Муллахмәтов, участок полиция хезмәткәре Раил Минсафин һәм шофер Радик Бадамшинга халык зур рәхмәтләрен җиткерде. Рәсемнәрдә: өлкән сержант И.Муллахмәтов, участковый...
    488
    0
    0
  • 18 апрель 2012 - 05:04
    Авылым һәйкәлләре
    Татарстанда тарихи-мәдәни мирас елы уңаеннан минем дә үзем яшәгән Карабаш авылы тарихын тирәнтен өйрәнәсем килә. Аны авылдагы тарихи урыннарны барлаудан башларга булдым.
    742
    0
    0
  • 21 март 2012 - 06:59
    Проблемалар хәттин ашкан
    "Бөгелмә авазы" газетасының 15 февраль санында "Проблемалар юк…" (авторы - Руслан Җәләев) дигән баш астында басылып чыккан мәкалә кулыма каләм алырга мәҗбүр итте.
    433
    0
    0
  • 11 март 2012 - 04:43
    Котдус абый каштаннары
    Үткән җәйдә безнең якларда җиләк булмады. Ни хикмәт, бик тырышып эзләсәк тә, берни тапмыйча, шифалы үләннәр җыеп йөрибез. Көн дә бик матур, кояшлы, җилсез. Чәчәкләрнең иң саф вакыты.
    473
    0
    0
  • 16 февраль 2012 - 06:03
    Проблемалар юк...
    Узган җомгада шәһәр тибындагы Карабаш муниципаль берәмлегендә отчет сессиясе узды, шуның белән авыл җирлекләрендәге җыеннарга нокта куелды. Аның эшендә БМР башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, Карабаш бистәсе Советы җитәкчесе Антон Михайлов, "Лениногорскнефть" нефть һәм газ чыгару идарәсе баш инженеры Ринат Габдрахманов, шәһәр һәм район оешма-предприятие вәкилләре, журналистлар, чакырылган халык катнашты.
    493
    0
    0
  • 16 декабрь 2011 - 06:02
    Сез, әниләребез белән көчле безнең илебез
    Күптән түгел Карабаш бистәсенең мәдәният йортында беренче тапкыр "Ягез әле, әниләр!" дигән бәйге-тамаша булып узды. Анда Карабашның иң уңган, бик булган әниләре үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
    509
    0
    0
  • 24 октябрь 2011 - 05:43
    Авылдашлар, яд итик!
    Тоталитар режим чорында булып узган сәяси репрессия дулкыннары Карабаш авылын да читләтеп үтмәгән. "Хәтер китабы"нда теркәлгәннәре - 48 кеше. Аларның гаилә әгъзаларын, эзәрлекләнгән туган-тумачасын да саный китсәң (ул вакытта гаилә саен 5-7шәр бала булган), күпме кешенең гөнаһсыз күз яше түгелгәнен, күпме адәм башыннан кайгы-хәсрәт кичкәнен күз алдына китерүе кыен түгел!...
    537
    0
    0
  • 17 октябрь 2011 - 06:27
    “Әллә эшем бәхет китергәнгә, мин тормышка гашыйк, тормышка…”
    (Ахыры.) 1985 елның мартында аны бертавыштан Кодаш авыл Советы рәисе итеп сайлап куялар. Менә шушы көннән башланып китә инде йокысыз төннәр, очы-кырые күренмәгән эшләр. Ничек итеп, кайдан башлап тотынырга? Зәңгәр ягулык китереп, авыл халкын сөендерәсе иде. Урам юллары тәмам беткән, таралып бара, 1960 елда авылга ките­релгән су торбалары тузган, каптажга...
    979
    0
    0
  • 17 октябрь 2011 - 04:40
    “Әллә эшем бәхет китергәнгә, мин тормышка гашыйк, тормышка…”
    Көз башы. Күк гөмбәзен кара болытлар каплаган. Вакыт-вакыт искәләп куйган талгын җил болытларны кугандай итә, тик алар әллә ни ерак китмиләр - авылны урап алган тау башларына, сыртларына орылып, пыстык-пыстык "яшь" коялар да кабат авыл өстен каплап алалар. Җиһанда - көз исе, көз төсе, көзге мәшәкатьләр. Атнадан артыкка сузылган юеш...
    520
    0
    0
  • 11 октябрь 2011 - 11:16
    Һәркемнең эзе үзенчә
    Дөнья хәлләреннән азмы-күпме хәбәрдар булып яшәргә тырышкан кешеләр белә булыр, соңгы вакытларда республикабызда тарихи-мәдәни, шул исәптән тарихи архитектура һәйкәлләрен барлауга, саклауга һәм мөмкин булганнарын кабат торгызуга зур игътибар бирелә. Үзәк матбугат битләрендә дә бу тема хәзер гаять киң яктыртыла, телевидение каналларының кайсын гына ачсаң да, әлеге проблемага кагылышлы сюжетка тап...
    477
    0
    0
Реклама