Бөгелмә авазы

Тычкан бизгәге эләкмәсен!

Яз, җәй башында кимерүчеләр актив тормыш алып бара башлыйлар. Бик озак караучысыз торган өйләрне җыештырганда (аеруча әгәр азык-төлек калса); табигать кочагына чыкканда (авыруны китереп чыгаручы вируслар үләндә, яфракларда булырга мөмкин) бигрәк тә сак булыгыз. Хәзерге көндә халык арасында тычкан авыруы белән авыручылар саны артуы күзәтелә.

Р.Вахидов,
тире авырулары диспансеры табибы.

Күп кенә кимерүчеләр (тычканнар, күселәр) йогышлы авырулар тараталар. Шуларның берсе - тычкан бизгәге. Бу авыру вирусы һава-тузан аша күчә. Тычкан авыруы белән еш кына авыл халкы һәм туристлар чирли.

Аның беренче билгеләре 14-15 көннән соң гына билгеле була: температура кинәт кенә 40 градуска күтәрелә, буыннар һәм мускуллар авырта, туңу, күңел болгану башлана. Вакытны озакка сузмыйча, тиз генә өйгә табиб чакыртырга кирәк. Бу авыру вакытында еш кына кеше бик начар күрә башлый - аның күз алды томанлана; баш авырту, теш казналары канавы, борыннан кан килү дә булырга мөмкин. Якынча 4 көннән соң бу билгеләр бетсә дә, авыру әле сәламәтләнми, ә киресенчә, бөерләренең эшчәнлеге начарая башлый. Организмнан кайбер матдәләрне бүлеп чыгару туктала. Нәтиҗәдә, күңел болгану, косу арта, кешенең буыннары авырта, хәлсезләнә. Әгәр вакытында табиб ярдәме күрсәтелмәсә, ул үләргә дә мөмкин...

Реклама

Тычкан авыруы белән олылар гына түгел, балалар да авырый. Балалардагы чирнең беренче билгеләрен эчәклек авыруы яки салкын тию белән бутарга мөмкин. Әмма алар бер-берсеннән аерылалар: тычкан чирендә ютәлләү һәм борынга салкын тию булмый, эч авыртуы да тиз генә башланмый,
ә берникадәр вакыттан соң гына үзен сиздерә.

Бөерләргә зыян килгәндә, авыруның сидеге тәүлек эчендә кими һәм бу хәл катлаулана бара; баш мие шешә, кан сава.

Тычкан авыруы белән авырган кешене дәвалау өчен аны хастаханәгә салырга кирәк. Дәвалау бик авыр һәм озакка сузыла.

Тычкан авыруы йоктырмас өчен табигатькә чыкканда бик игътибарлы булырга кирәк. Өегездә тычканнар үрчүгә юл куймагыз! Алардан саклану өчен махсус матдәләр кулланыгыз! Озак хуҗасыз торган өйләрне, каралты-кураларны җыештырганда, резин перчаткалар кияргә онытмагыз! Подвалларда озак сакланган азык-төлекне югары температурада куеп эшкәртегез! Үзегезне саклагыз!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: