Бөгелмә авазы

Иң зур мирас – туган тел

Белгәнебезчә, 2012 ел дәвамында тарихи-мәдәни мирасыбызга игътибар зур булачак, чөнки Президентыбызның чираттагы күркәм гамәле белән 2012 ел нәкъ менә шулай дип игълан ителде. Ә мирасларыбызның берсе - ул татар милләте өчен татар теле.

Төрле чыганаклардан
Әлфинә КӘРИМОВА әзерләде.

Нинди тел ул татар теле? Ул төрки телләрнең кыпчак-болгар төркеменә керә, кыпчак теле нигезендә формалашкан. Безнең телгә сингармонизм хас.
Татар телендә өч диалект бар: көнбатыш (мишәр), урта һәм көнчыгыш диалектлары. Урта диалект вәкилләрен Казан татарлары дип атыйлар. Алардан тыш Әстерхан татарлары теле бар, анысы нугай теле нигезендә формалашкан. Төрки телләрдән башкорт теле безнекенә аеруча якын, ә менә Кырым татарлары теле бераз ераграк икән.

Берләшкән Милләтләр Оешмасы комиссиясе татар телен дөньяның теләсә кайсы почмагында аңлашып була торган 14 телнең берсе дип игълан итте. Чыннан да, әйтик, төрек теле төрки телләр арасында иң күп таралганы булса да, ул гомумтөрки типтан ераграк тора, ә татар телендә тугандаш телләр белән уртак тамыр сүзләр проценты күбрәк.

Реклама

Татар теле лексикасында Якын Көнчыгыш (гарәп-фарсы һәм, димәк, борынгы шумер һәм Мисыр) сүзләре, Европа һәм башка телләрдән алынмалар, Кытай эзләре бар. Гарәп һәм фарсы алынмалары безнең сөйләм теленең өчтән берен алып торса, Көнбатыш Европа һәм рус сүзләре исә 10-15 процентны тәшкил итә.

Тагын шунысы кызык, күренекле татар галиме Садрый Максудиның кызы Адилә Айда, ул Төркиядә яши, фикеренчә, борынгы этруск халкы әлифбасын турсакалар һәм пеласклар (этрускларның элгәрләре) Урта Азиядән Италиягә алып килгәннәр. Шушы иске төрки әлифба әкренләп латин әлифбасы булып үзгәргән. Әгәр дә галимәнең фаразлары дөрескә чыкса, төркиләрнең латин әлифбасына кайтуы асылына кайту шикелле вакыйга булачак.

Сүз соңында. 1992 елның июлендә "Татарстан халыклары телләре турында"гы ТР Законы кабул ителде. Шул ук елны татар теленең рус теле белән бер үк дәрәҗәдә Татарстанда дәүләт теле булуы Конституция белән беркетелде. 1994 елда Дәүләт Советы тарафыннан "Татарстан Республикасы халыкларының телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы" расланды. Телләр Законы нигезендә, 1992 елдан Татарстандагы һәр хезмәткәр мәҗбүри рәвештә татарча да, русча да белергә тиеш.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: