Бөгелмә авазы

«Яңарыш» үзәгендә FIT-5 программасы буенча дәрес узды

Чара барышында хезмәткәрләр физик күнегүләрне башкару үзенчәлекләре һәм техникасы белән таныштылар.

2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында Бөгелмәнең «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә FIT-5 программасы буенча дәрес узды.

FIT 5 программасы – Россиянең Махсус Олимпия хәрәкәте программаларының берсе. Бу – физик активлык, дөрес туклану һәм су балансын саклау планы. Программа сәламәтлекне, физик форманы яхшыртырга, үз мөмкинлекләренең максималь дәрәҗәсенә ирешергә ярдәм итә.

Чара барышында хезмәткәрләр физик күнегүләрне башкару үзенчәлекләре һәм техникасы белән таныштылар. Барлык катнашучылар да уңай энергия һәм яхшы кәеф алдылар.

Светлана Башкирова, физик культура буенча инструктор

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: