Бөгелмә авазы

Мини-футбол буенча республика хәйрия турниры үтте

Республика хәйрия турниры

 

6-8 декабрьдә Казанда ятим, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм балалар, авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм профилактик учетның төрле төрләрендә торучы балалар арасында мини-футбол буенча икенче хәйрия турниры узды.

Бөгелмә муниципаль районының Подстанция мини-футбол буенча җыелма командасы (тренеры Валерий Останович Ходжаев) әлеге турнирда катнашты, анда ярымфиналда Биектау командасын 4:3 исәбе белән җиңде, әмма финал уеннарында инде Әлмәт командасына 0:2 исәбе белән беренче урынны бирде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: