Бөгелмә авазы

Бөгелмәлеләрне түләүсез тренировкалар программасында катнашырга чакыралар

Һәр елны язын һәм көзен, гадәттә, «SOTKA: 100 көнлек воркаут»түләүсез белем бирү-күнегү программасын башланып китә.

Соңгы берничә елда бу программада дөньяның 72 илендәге 1 418 шәһәрдән 0,5 миллионнан артык кеше катнашты. Әмма массакүләм стартлар булмаячак. Һәр катнашучының соткасы индивидуаль, кушымта алынган   яки программаның интернет-сайтында язылган вакыттан башлана.

SOTKA: 100 көнлек воркаут ул үз күнегүләрен яңа башлаучылар яки озак тәнәфестән я җәрәхәтләнү-имгәнүләрдән соң дәресләргә кабат кайтучылар өчен программа. Программаның төп максаты   әзерлек дәрәҗәсе нинди булса да, теләгән кешеләрне укыту һәм күнегүләр оештыру. Без биология, химия һәм физика буенча мәктәп дәреслекләреннән башлап, чит ил фәнни журналларында иң яңа язмаларны да кертеп, 1 000нән артык чыганактан мәгълүмат җыйдык. 100 көнлек белем бирү курсын эшләдек, структуралаштырдык һәм тәкъдим иттек. Сезгә эшләргә кирәк булган бөтен нәрсә – шушы белемнәрне куллану.

Программа төгәл 100 көнгә исәпләнгән, алар дәвамында сез көн саен зур булмаган файдалы мәгълүмат блогы (видео текст) алачаксыз һәм база күнегүләреннән күнекмәләр комплексларын үтәячәксез. Программаның үзенчәлеге аның буенча, җенесенә, яшенә, физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, теләгән һәр кеше шөгыльләнә ала.

Программаның рәсми сайты - http://workout.su/100IN.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: