Бөгелмә авазы

Бөгелмә спортчысы Татарстан җыелма командасы составында батутта сикерү буенча бөтенроссия ярышларында алтын медальләр яулады

Санкт - Петербургта «Ленинград блокадасы корбаннары истәлегенә» багышланган батутта сикерү буенча бөтенроссия ярышлары тәмамланды.

Аларда Бөгелмә спортчысы, тренер Рамилә Уразгильдинада тәрбияләнүче - Илдан Махиянов катнашты. Татарстан җыелма командасы составында беренчел һәм финал ярышларында да, шулай ук беренче урынга чыкты.

Киеренке көрәштә Илдан ике тапкыр мактау пьедесталының югары баскычына күтәрелде, ул декабрьдә Япониядә узачак батутта сикерү буенча дөнья беренчелегенә ике алтын медаль һәм юллама алды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: