Бөгелмә авазы

Бөгелмә муниципаль районында ГТО: җәйге фестивальнең икенче зона этабы (фотолар)

2019 елның 13 октябрендә Бөгелмә муниципаль районында халыкның барлык категорияләре арасында Бөтенроссия ГТО БФСК җәйге фестиваленең II зона этабы узды.

Ярышларда Бөгелмә, Баулы, Азнакай һәм Ютазы районнарыннан 4 җыелма команда катнашты. Команда составына 10 кеше (II-IX баскычта) керде.

 Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе  Илдар Рафик улы Тәхиятуллин мөрәҗәгать итте.

“Факел” спорт комплексы универсаль залында сынаулар кабул ителде: электрон коралдан утырып ату, көч гимнастикасы – биек аратада күтәрелү яки гер ыргыту (16 кг, яшүсмерләр һәм ирләр), идәндә күнегүләр ясау (хатын-кызлар), урыннан озынлыкка сикерү, гимнастик эскәмиядә күнегүләр башкару.   

Ярышлар “Татнефть” ГАҖнең БМЗ стадионында дәвам итте, анда катнашучылар спорт снаряды ыргыту һәм 60; 1 000; 1 500; 2 000; 3 000 метрга йөгерүдә сынауны дәвам иттеләр. 

Бөгелмә муниципаль районы җыелма командасы составында Подгорный мәктәбе укучылары Әминә Дюсембаева һәм Андрей Мерзляков, 3 нче урта мәктәп укучысы Валерия Александрова ; 4 нче урта мәктәп укучысы Айрат Фәтхетдинов; Әлмәт дәүләт нефть институты студенты Владислав Воробьев, “Сервис” ҖЧҖ хезмәткәре Максим Царенков, 8 нче мәктәпнең физкультура укытучысы Владимир Тихонов; 4 нче мәктәпнең физкультура укытучысы Ильяс Шәйгарданов; пенсионерлар Татьяна Илюхина һәм Владимир Белов бар иде.

Команда зачеты ГТО комплексының тиешле яшь баскычларында, нәтиҗәләрне бәяләүнең 100-очко таблицасы нигезендә, барлык катнашучылар җыйган очколар суммасы буенча билгеләнде.

Баулы муниципаль районы командасы 3980 очко белән 1 урынны алды, икенче урында – 3688 очко белән Бөгелмә муниципаль районы, өченчедә – 3473 очко белән Азнакай муниципаль районы командасы.

Җиңүчеләр һәм призерлар кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләнде. 

Шулай ук баш судьялар коллегиясе Азнакайдан иң яшь катнашучы Айгиз Гәрәевны һәм фестивальнең иң өлкән катнашучысы - бөгелмәле Владимир Беловны кубоклар һәм грамоталар белән бүләкләнде.

Андрей Горбунов фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: