Бөгелмә авазы

Бөгелмә кызы, Россия җыелма командасы өчен чыгыш ясап, бронза медаль яулады

Люксембургта кызлар арасында классик ятып күтәрү буенча Европа беренчелеге тәмамланды

Россия җыелма командасы составында Бөгелмәнең 1 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Анастасия Филатова чыгыш ясады, аның тренеры-Россиянең атказанган тренеры Владислав Крюков.

Үз авырлык категориясендә Настя киеренке көрәштә бронза медаль яулады.

Яшь спортчыны һәм аның тренерын призлы урын белән котлыйбыз!

 

Фото РФ пауэрлифтинг федерациясе сайтыннан

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: