Бөгелмә авазы

Бөгелмә кызы дзюдо буенча төбәкара республика турнирында бронза яулады

Ярышлар Уфада узган ял көннәрендә узды.

28 февральдә Уфа шәһәрендә 2009–2010 елгы кызлар арасында дзюдо буенча төбәкара республика турниры булып узды

Бу ярышларга Пермь, Төмән, Чиләбе, Саранск, Санкт-Петербург шәһәрләреннән, Башкортстан һәм Татарстаннан иң яхшы дзюдочылар җыелды.

Киеренке көрәштә “Факел” спорт мәктәбендә тренер Ильдар Фәттахов җитәкчелегендә шөгыльләнүче Динара Нечепоренко бронза медаль яулады, ә аның кулдашы Робия Әбдерахманова үз авырлык категориясендә бишенче булды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: