Бөгелмә авазы

Зәвык күрсәтүче көзге

Иҗатка чын күңелдән бирелгән кешеләрнең тормышка карашы үзгә була. Сәнгатьне алар ниндидер бер илаһи көч итеп күзаллый һәм башкаларны да үзләре артыннан ияртә. Гади күзләр белән күреп җиткермәгән вакыйгаларны үзләренчә ача һәм калганнарга да тасвирлап күрсәтә белә. Андый кешеләр белән аралашканнан соң тормыштагы көндәлек мәшәкатьләр юкка чыккандай була. Син үзеңне...

Әңгәмәдәш -
Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотолары.

- Ирина Дмитриевна, Техника йортының үз эшчәнлеген башлап кына җибәргән елларны искә төшерсәк...
- Техника йорты үз эшчән-леген "Татнефтегеофизика" оешмасының бер бүлекчәсе буларак башлап җибәрде. Шулай итеп, без геофизикларның җылы канаты астында байтак кына еллар эшләдек һәм иҗат иттек. Ул вакытларда бик җиңел яшәдек, ниндидер ремонт эшләре, түбә, җылылык системасы турында уйлап та карамадык, бары тик башыбыз белән чумып, иҗат иттек. Ләкин вакытлар үткән саен заманалар да үзгәрә, бөтен республика буйлап идарә, җәмгыять сос-тавындагы мәдәният, мәгариф учреждениеләрен муниципаль милеккә күчерделәр. Техника йорты да шундый ук язмышка дучар булды һәм 10 ел инде без "ирекле йөзүдә". Хәзер иҗат турында гына түгел, ә хуҗалык өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр хакында да уйларга туры килә. Миңа кайвакыт мәдәнияттә шул дәрәҗәдә тату, бердәм эшләүче һәм иҗат итүче коллективлар шәһәребездә генә түгел, ә бөтенләй дә юк сыман тоела. Нинди генә эш булмасын, эшли беләбезме без аны, юкмы, барыбыз да - җитәкчедән алып, урам, бина җыештыручыга кадәр бербөтен булып җыелышып, үз көчебез белән ремонтын да ясап куябыз. Чөнки хәзерге заманда беркем дә ремонт эшләренә акча бирәм дип атлыгып тормый, үзебез эшләп тапканны: концертлардан, күргәзмәләрдән, түгәрәкләрдән кергән табышны эшкә җигәргә туры килә. Шулай итеп, бинабызны матур хәлдә сакларга тырышабыз һәм шул гүзәл залларда бөгелмәләр, шәһәребез кунаклары рухи азык, җан җылысын тойсыннар, бирегә тагын-тагын киләселәре килеп торсын өчен барысын да эшлибез.

- Әйе, мәдәният учагының исеме дә бик горур яңгырый шул...
- Муниципалитетка күчкәч, Мәдәният сарае исемен алырга тәкъдим ясаганнар иде, тик коллектив белән киңәшкәннән соң, "Өлешенә тигән көмеше" дип, "Техника йорты" дигән атамабызны үзгәртмәскә булдык. Сарай - ул безнең эшебез, шәһәрдән тыш, республикада танылуыбыз. Ә безнең бина - ул уртак йортыбыз. Шуның өчен дә бу сүзнең тирән мәгънәсе саклануын теләдек. Сарайларда яшәмиләр, ә йортта яшиләр һәм безнең тату коллективыбыз монда бик рәхәт көн күрә. Йортыбыз кунакчыл, бирегә килгән һәрбер кешегә бик шатбыз. Балаларга да, яшүсмерләргә дә, өлкәннәргә дә урын җитәрлек. Безгә йөрүчеләрнең яшь үзенчәлекләренә күз салсаң гына да - ул 3тән алып, 86 яшькә кадәр. Яше дә, карты да биредә үзенә ниндидер мавыктыргыч шөгыль таба - биюгә, рәсем ясарга, вокалга һәм башка сәнгать төрләренә өйрәнә.

Реклама

- Сезнең мәдәният учагында шактый коллективлар эшләп килә. Газета укучыларыбызны шуларның кайберләре белән таныштырып үтсәгез иде.
- Әйе, Техника йортының тагын бер үзенчәлеге - ул республикадагы мәдәният учреждениеләре арасында халык коллективларының күплеге белән дан тотучы иҗат чишмәсе. Бу - иң югары уңышларыбызның берсе. Гадәттә, башка мәдәният оешмаларында андыйлар 1-2 генә булса, Техника йортында алар - 9. Болар - 2 халык бию коллективы ("Солнышко" һәм "Рябинка"), вокал халык коллективлары ("Ивушка", "Наз", "Романслар"), фольклор халык коллективлары ("Ихлас", "Валдычи", "Мерчен" һәм "Шахназ"). Алар белән горурланабыз һәм мактаулы исемнәребезне әледән-әле раслап киләбез. Респуб-ликага танылган коллективлардан кала, эшли генә башлаган ансамбльләребез һәм төркемнәребез дә шактый. Техника йортында шөгыльләнүче коллективларның гомуми саны - 78. Шулай ук биредә клуб-лар да шактый эшли. Бу - "Ак калфак", "Дети войны", ветераннар клубы һәм башкалар. Ә яшь гүзәлләр клубында тәрбияләнүче чибәрләребез районыбызда гына түгел, чит илләрдә дә танылалар, мактаулы урыннар яулыйлар.

- Әлбәттә инде, бу уңышлар иҗат коллективының бердәм тырышлыгы нәтиҗәседер?
- Техника йортында иҗатка мәхәббәт "йоктырган" шәхесләр бер тату команда булып, берләшеп эшлиләр. Техника йортының директор урынбасары Любовь Хөсәенова җитәкләгән иҗат төркемнәренең җитәкчеләре бик тә сәләтлеләр. Бу шәхесләр эш белән яналар һәм үзләренең гамәлләре белән сәнгатькә, халык иҗатына мәхәббәтләрен кабат-кабат исбатлыйлар. Әгәр дә ниндидер кичәгә сценарий язарга кирәк икән, телне беләме ул, юкмы, моңа тулы иҗат төркеме керешә, аны әзерләүдә катнаша. Бу - эштәге төп алгарышлы юнәлеш.

Без бер генә юнәлешне өстен куймыйча, киңкырлы иҗат эшчәнлеге алып барабыз. Татар мәдәнияте белән бик тыгыз шөгыльләнәбез, шул ук вакытта рус, чуваш, мордва, украин халыклары иҗатын да урап узмыйбыз. Бүгенге көндә тагын бер яңа юнәлешкә керештек - төбәктәге казаклар белән эшлибез, аларның дәртле чыгышлары бер генә тамашачыны да битараф калдырмыйдыр дип уйлыйм. Шунысы да сөендерә - туган йортыбызга әйләнгән мәдәният учагында кадрлар алмашыну бөтенләй диярлек күзәтелми. Әгәр чыннан да иҗатны сөюче кеше безнең арага килеп керә икән, ул инде әллә нинди яхшы урыннар тәкъдим итсәләр дә, моннан китми, күбесенең эш кенәгәсендә Техника йорты - беренче һәм соңгы язма.
Күпмилләтле йортыбызга кем генә килсә дә, һәрвакыт ишекләребез ачык, күңелебез киң. Бөгелмәләрнең йөрәкләрен яндырырга, сәнгатькә, җырга, көйгә, театрга, биюгә ихлас мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз һәм замана арбасыннан калышмыйча эшлибез. Өлкәннәр коллективларында гына тукталмыйча, нәкъ менә яшьләр субкультурасын үстерергә тырышабыз һәм, Аллага шөкер, бу безнең көчебездән килә!
Әйе, Техника йортының учагы һичкайчан сүрелмәячәк дип әйтергә җирлек бар, чөнки биредә сәнгатьне сөюче, мәдәниятле иҗат шәхесләре әле җитәрлек.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: