Бөгелмә авазы

Зөфәр ШӘРИФУЛЛИН: “Очасы да очасы гына килә...”

Кем соң ул Зөфәр Шәрифуллин дисезме? Якташыбыз - Бөгелмә егете, газета укучыларыбызга үзенең лирик шигырьләре, мөнәҗәтләре белән шактый ук таныш Миңнезаһит ага Шәрифуллин белән аның җәмәгате Әлфия Шәйхразый кызының улы ул. 1964 елда туган, 65 нче, хәзерге 16 нчы мәктәптә белем алган. Әти-әнисе балаларны кече яшьтән үк эшсөяр итеп, мөстәкыйльлеккә...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Мәктәпне тәмамлагач, Балашов хәрби-авиация училищесын сайлый егет. 1985 елда аны уңышлы тәмамлый да. Әнисенең шатлыгы чиксез була. Кыз туганнары да иптәшләре алдында җае чыккан саен аның хәрби очучы булуын кабатлап торалар, горурлыкларын яшермиләр. Ә әтисенең горурлыгын берни белән дә чагыштырып булмый, әлбәттә, театр институтларындагы кебек искиткеч зур конкурслар аша узып керде бит аның улы укырга!
Зөфәр Шәрифуллинның беренче эш урыны Кавказ арты чик буе округы була. Яшь лейтенант частьта озак тоткарланмый, полкка килүенә өч атна дигәндә, экипаж составында беренче командировкага озаталар үзен. Егетнең бу очыш турындагы тәэсирләре гомер буе күңелендә саклана.
...Сухумига килеп төшүгә, декабрь аенда - бездә зәмһәрир кыш хакимлек иткәндә, мандарин агачларының җимешләрдән сыгылып торуын күреп шакката ул. Янып торган сусыл җимешләрдән күзләрне ала торган түгел, бик тә очсыз бәягә генә саталар. Плантация хуҗалары мандариннарны агачтан үзең теләгән кадәр җыеп алырга рөхсәт итеп торалар. Егет, беренче чиратта, әти-әнисен, кыз туганнарын искә төшерә: Яңа ел бүләге итеп, мандарин тутырып, өенә посылка сала. Ни гаҗәп, бәйрәм узгач булса да, бу нәзберек җимешләр, берсе-бер бозылмыйча, исән-имин Бөгелмәгә килеп җитә...
Аннан инде командировкалар ешая, Каспий һәм Кара диңгезләрнең икътисади зоналарын саклау очышлары гадәти хәлгә әверелә. Беркадәр тәҗрибә туплагач, аны Әфганстанга җибәрәләр. Сугыш уты эчендә дөрләгән бу республикада Шәрифуллин дүрт тапкыр була, илне иңләп-буйлап очып чыгарга өлгерә. Хәзер инде сер түгел: нәкъ шул чорда хәрби чик сакчылары гаскәрләренә "АН-72" самолёты тапшырыла. Армиядә алар берничә булса да, Әфганстанда таулар арасында бара торган сугыш шартларында сынау өчен бирелгәне шул бердәнбер була. Ә бу самолёт экипажы составына, үзегез чамалыйсыз, теләсә кемне кабул итә алмыйлар. Шушы сынауларны уңышлы узганы өчен егет беренче хөкүмәт бүләгенә - "За отличие в охране гос-границы" медаленә лаек була.
Шунысы игътибарга лаек, Зөфәр Миңнезаһитович, махсус биремнәр үтәүгә караганда, беренче карашка гадәти тоелган очышларда аеруча
киеренке хәлләр туган вакытларны күбрәк хәтерли. Чечня бәрелешләре чорында командир Шәрифуллин кул астындагы экипаж Владикавказдан
Ростовтагы хәрби госпитальгә авыр яралы офицерны алып кайтырга тиеш була. Ә Ростов аэродромында һава шартлары бик начар, диспетчер запас аэродромга китәргә куша. Яралының хәле исә торган саен авырая бара, аннан ук урап йөртүне күтәрә алмаячагы көн кебек ачык. Рәхмәт, диспетчерлар хәлгә керә, алар ярдәме белән экипаж мөмкин булмаганны эшли. Аэропортта исә "Ашыгыч ярдәм" машинасы көтеп тора, офицер исән кала. Гражданнар авиациясе очучыларының гаҗәпләнүе чиктән аша, шундый куе томанда машинаны утыртып кара әле!
Шулай да экипаж өчен иң авыры Әфганстанда һәлак булган сугышчыларның җәсәдләрен илгә алып кайту рейслары була. Тагын бер вакыйга исендә уелып калган аның: 1989 елда Ленинаканда җир тетрәгәч, мизгел эчендә йорт-җирен югалткан, бер нәрсәсез калган чик сакчыларының гаиләләрен
илгә нәкъ менә Шәрифуллин экипажы алып кайта...
Әйе, өч ел да берничә ай эчендә Шәрифуллин инде экипаж командиры итеп билгеләнә. Авиациядә бик сирәк була торган хәл бу. Кемдер моны "егеткә бәхет елмайган" дип санагандыр, әмма Зөфәр үзе "кара тиргә батып эшләү" нәтиҗәсе дип саный. Үз-үзеңне аямыйча, ял көннәре күрмичә, тормышның башка якларын "яннан уздырып җибәреп" тырышу бәрабәренә килә бу уңыш. Аеруча кыен вакытларда әтисенең сүзләре искә төшә: "Ир-егет мөмкин булмаганны булдыра алганда гына аны командирлары да, кул астындагылар да хөрмәт итәләр. Безнең нәселдә йөзне кызартырлык көчсезләрнең булганы юк!.."
Ерак Көнчыгышта хезмәт итү Зөфәр Шәрифуллин биографиясендә аерым урын алып тора. 1995 елда отряд командиры вазифасында Юрий Гагарин исемендәге Хәрби-һава академиясенә укырга керә ул. Аны тәмамлагач, "Ан-72" һәм "АН-26" эскадрилья самолётлары командиры буларак, Сахалинга җибәрәләр. Россиянең моңа кадәр хезмәт иткән географик ноктасының капма-каршысы диярлек саналган төбәктә ул яңа бурычларны хәл итәргә, һөнәри осталык күрсәтергә тиеш була. Браконьерларга каршы көрәш - үзе бер сугыш икән. Патруль самолёты экипажы җитәкчесе Зөфәр Миңнезаһитович, диңгез районнарына, икътисади зоналарга очышларга чыккан саен моны яхшырак төшенә бара. Чик һәм тәртип бозучы судноларга каршы утлы корал кулланырга туры килгән чаклар да була. Бер шундый судно капитаны белән "тарткалаш" ике тәүлектән артык дәвам итә. Чик сакчылары берничә тапкыр күтәреләләр, ахыр чиктә чик бозучыга качып китәргә барыбер мөмкинлек калдырмыйлар...
Зөфәр Шәрифуллинга: "Очучы һөнәре каһарманнар кулыннан гына килә торган эшме?" - дип сорау биргән кешегә аның җавабы бер:
- Гадәти һөнәр, әмма ихтыярсыз кешеләр өчен түгел. Тел чарлаучылар өчен дә түгел. Авиациядә эшеңне "бишле"лек белергә кирәк, югыйсә, сөякләреңне дә җыеп ала алмаячаксың. Җиңел карашлыларга күкнең җәзасы кырыс.
"Төпле белем - яшәү" дигәнне бу һөнәр ияләре барысы да яхшы аңлый. Үзеңнең генә түгел, хезмәттәшләреңнең дә гомере өчен җаваплы икәнне бер генә минутка да истән чыгарырга ярамый шул...
Бүгенге көндә Махсус әзерлек авиаполкы подполковнигы Зөфәр Шәрифуллинның күкрәген күптөрле бүләкләр бизи. Югарыда искә алган беренче медаленнән тыш, аның тагын "За боевые заслуги", "От благодарного Афганского народа" һәм очучыларның иң югары бүләкләреннән саналган
"Нестеров" медальләре бар.
Бөгелмә егетенең хезмәт карьерасы якташлары сокланырлык һәм горурланырлык.
Гаилә бәхете дә читләп узмый аны. Җәмәгате Илсөяр Әзһәр кызы, һөнәре-белгечлеге буенча нефтьче булса да, ире белән ил гизгән, аның белән утка кергән, суга төшкән тугрылыклы хатын. Иренең сугыш барган төбәкләргә, кайнар нокталарга командировкалары вакытында азмы ут йоткан ул?! Әмма ханым үткәненә үкенми, иң мөһиме - сөекле ире, газиз балалары белән бәхетле ул. Гаиләдә барысы да яратып шөгыльләнә торган мавыгулары бар аларның - фотога төшерү. Әнә бит Лилия апасы - энесе Маратны, әтисе - кызын, ә Илсөяр үзе аларның барысын да "тарихка теркәп" куйганнар... Гаиләдәге татулык, тынычлык хәрби очучы өчен аеруча мөһим нәрсә ул. Тылы һәм таянычы ныклы булгангадыр, Зөфәр Шәрифуллин үзен бәхетле саный: "Торган саен күбрәк очасы да очасы гына килә, - ди ул. - Тормышны яңабаштан башлау мөмкинлеге бирелсә, бары тик Балашов авиаучилищесына гына юл тотар идем, аны тәмамлагач, шулай ук чик сакларга гына китәр идем. Монда егетләр яхшы. Ышанычлы. Мин алар өчен утка да, суга да керергә әзер. Ә алар - минем хакка..."
Рәсемнәрдә: өстә - сулда; астагы рәсемдә уңнан өченче - язмабыз герое Зөфәр Шәрифуллин.
/Фотолар - Шәрифуллиннарның гаилә альбомыннан/.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: