Бөгелмә авазы

Юлның авырын сайлаган – мәртәбәгә ирешкән

Узып баручы елның соңгы көннәре. Бу көннәрдә күпләребез бер ел узган гомергә нәтиҗә ясарга, киләсе Яңа елга өметләр багларга ярата. Үземнең дә күптәннән инде эшлекле, безнең якларда үзенең булдыклылыгы, ярдәмчеллеге, бик күп хәйрия эшләре эшләп танылган яшь җитәкче, Кодаш авыл җирлеге депутаты Марсель Минзаһит улы Мортазин белән әңгәмә корасым килеп...

Узып баручы елның соңгы көннәре. Бу көннәрдә күпләребез бер ел узган гомергә нәтиҗә ясарга, киләсе Яңа елга өметләр багларга ярата. Үземнең дә күптәннән инде эшлекле, безнең якларда үзенең булдыклылыгы, ярдәмчеллеге, бик күп хәйрия эшләре эшләп танылган яшь җитәкче, Кодаш авыл җирлеге депутаты Марсель Минзаһит улы Мортазин белән әңгәмә корасым килеп йөри иде. Ниһаять, морадыма ирештем. Бик җылы сөйләшү сәгатьтән артыкка сузылган икән. Гадәттә, без депутатларны сайлау алды ыгы-зыгысы башланганда, сайлаулар чорында күрәбез, ишетәбез. Бүгенге әңгәмәдәшем Марсель Минзаһит улы Кызыл Чишмә бистәсе һәм Кодашның Муллагали урамында яшәүчеләрнең елдан артык инде депутатлары булып тора. Әти-әнисенең туган авылы Кызыл Чишмәдә аны белмәгән, аңа рәхмәт укымаган кеше юктыр дисәм дә, һич арттыру булмас.

Кем соң ул Марсель Мортазин? Бүгенге сөйләшү барышында мин сезгә, "Бөгелмә авазы"н укучыларга, бу яшь җитәкченең төп асылын ачып салырга, сезгә күрсәтергә тырышырмын. Төп максатым аның эшендәге ниндидер үрләрне ничек яулавы турында язу, таныштыру түгел. Мине хисләр, әңгәмәдәшемнең кешелеклелек сыйфатлары күбрәк кызыксындыра.

Хәзергә аның Әлмәттә зур төзү-төзекләндерү фирмасының җитәкчесе икәнен онытып торып, яшь ир-егетнең гомер чишмәсе башына әйләнеп кайтып, бүгенгедән үткәннәргә борылып, узганнарны үзеннән сөйләтик әле.

- Әти-әнием икесе дә Кызыл Чишмә авылыннан. Уртак тормыш корганнан соң, алар башта - Карабашта, соңрак Лениногорск шәһәрендә яши башлаганнар. Әтием - машина йөртүче, әнием - лаборантка. Мин - гаиләдә икенче, төпчек бала. Әти-әниебезнең безне яратуларын һәрдаим сизеп, абыем Рим белән бик тату, дус булып үстек. Лениногорск шәһәренең 5 нче мәктәбенә укырга бардым. Мине искитмәле яхшы мөгаллимә Лилия Владимировна каршы алды, укытты. Мин аны һәрчак сагынып искә алам, рәхмәтләремне юллыйм.

Гаилә белән ялларга авылга кайтып йөрдек, каникуллар шунда узды. Әти үз авылында үз йортын булдыру теләге белән янып йөри башлады. Төп нигездән ерак түгел урын алып, ипләп кенә эшкә дә кереште. Без дә әти-әнигә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә тырыштык. Минем беренче төзүчелек тәҗрибәмә дә шул чорда нигез салынгандыр. Гараж салырга шлактан блоклар ясаштым мин әтигә. Ул мине мактап, үсендергәләп тә куя иде. Шул вакытның бер көне хәтеремә уелып калган. Абыем Рим сынаулар тапшырып йөри. Үземә максат куйдым - бүген 55 блок ясарга. Әгәр теләгемә ирешсәм, абый да сынауларын "бишле"гә тапшырып, әти-әниемне сөендерәчәк, димәк. Шул көнге аруымны әле хәзер дә хәтерлим, ләкин тәки максатыма ирештем бит!

Мәктәптән соң Казанда югары белем алдым. Минем өчен дә, гаиләмә дә бик авыр еллар булды ул. Үзегез дә хәтерлисездер, туксанынчы еллар ахырының уңайсызлыкларын. Бу сынау да үтелде. Кулыма югары белемле төзүче дипломы алып, әти-әни янына кайтып төштем. Эш биографиямне гап-гади слесарь булып башлап җибәрдем. Төзелеш оешмасында бетон измәләре дә ясарга туры килде, соңрак "Иркеннефть"кә инженер булып эшкә урнаштым. Эшемне күрә белделәр, әкренләп тәҗрибә дә тупладым, дәрәҗәм дә артты. "Иркеннефть" таркалганнан соң, хезмәт юлым Әлмәттә дәвам итте. Үз эшләренең осталары булган бик яхшы җитәкчеләр кул астында эшләргә туры килде миңа монда да. Икенче югары белемне Мәскәүдә алдым, Дәүләт хезмәткәрләре академиясен тәмамладым, аспирантурада укыдым. Соңгы алган белемем буенча 2011 елда кандидатлык диссертациясен якладым. Хәзерге вакытта шәхси төзелеш фирмам бар. Шуны җитәклим.

- Адәм баласы үз тормыш юлында нинди генә зур уңышларга ирешсә дә, зур дәрәҗәләр яуласа да, казанышларның башында ата-ана тәрбиясе, аларның тырышлыгы тора дип фикерлим мин. Сез әти-әниегез турында ниләр сөйли аласыз?Аларга карашыгыз нинди?

- Әтием бик иртә бакыйлыкка күчте. Мин аны әле һаман юксынам. Безгә - ир балаларга ул бик кирәк чагында ярым ятимнәр булдык. Безнең өчен әни әти дә, әни дә булды. Әле менә хәзер дә, инде гомер уртасына якынлашып килгәндә дә, үзебез дә гаиләле булып, аякларыбызда нык басып торганда да әни киңәшләре, әни фикерләре белән килешеп яшибез без. Әнием алдында мин тезләнеп баш ия алам. Әти вафатыннан соң ул нигез генә салып калдырган йортны да без әни белән икәү күтәрдек, җиренә җиткезеп төзеп бетердек.

Әтиемә килгәндә… Кандидатлык диссертациясен яклар алдыннан миңа китап бастырырга туры килде. Миңа укытучы җитәкчеләрем: "Бу хезмәтеңне кемгә багышлыйсың?" - дигән сорауны бирделәр. Мин исә ике дә уйламыйча: "Миңа гомер бүләк иткән һәм мине гап-гади кешелеклелек сыйфатларына өйрәткән әтием Мортазин Минзаһит Тәлгать улына багышлыйм!" - дип язып куйдым. Бу гади генә сүзләрдә минем әтиемә булган бар күңел җылысы, ихтирамым чагыла булыр.

- Үз-үзегезне кайчан тоя, белә башладыгыз?

- Зур чәчәк бәйләме тотып, портфель асып, мәктәпкә баруымны, укытучымның каршы алуын аермачык хәтерлим. Кызыл Чишмә урамнары буйлап, үземне миннән дә бәхетле кеше юк сыман тоеп, әти алып биргән сәпидтә элдерүем дә онытылмый.

- Сезнең өчен тормышыгызның кайсы еллары аеруча әһәмиятле?

- Гаилә корып, балаларым туган еллар. Алар миндә өчәү!

- Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә: "Ир кеше үз гомерендә гаилә корырга, балалар, нәсел дәвамчылары тудырырга, йорт тергезергә, агачлар утыртырга тиеш", - дип язылган…

- Әйе, әйе, мин бу "тиеш"ләрнең барысын да, Аллага шөкер, үтәдем кебек. Мортазиннар нәселен үземнән соң дәвам итәргә улым Кәрим үсеп килә, аның артыннан кызларым-йолдызларым калышмый.

- Сезнең өчен нәрсә мөһимрәк: куелган максатка ирешүме, әллә соң шул максатка ирешү юлларымы?

- Өздереп әйтә алам, куелган максатка ирешү минем өчен мөһим, ләкин һичкайчан нәтиҗәгә ирешү өчен тыелган алымнар кулланмадым. Бу - минем өчен табу!

- Яхшы җитәкче булып, дәрәҗәле урында эшләү техник-технологик ысулларны әйбәт белү генә түгел, ә үз артыңнан коллективны ияртә белү, аларның үз җитәкчеләренә ышанычы да әле ул. Сезнең кул астындагы эшче-белгечләрнең фикер берлеге, алга омтылыш, эш барышында килеп туган четерекле мәсьәләләрне бергәләп чишә белү дә бәйләргә тиеш. Шулай бит?! Янәшәңдә кушканны гына эшләүчеләр түгел, ә үзең белән бер юнәлештә уйлаучылар, русчалап әйткәндә, единомышленники, соратниклар кирәк. Нидән башлаган яшь җитәкче?

- Сез әйткәннәр белән тулысынча килешәм. ‰итәкче буларак, үземнең эшемне дә нәкъ менә команда туплаудан башладым. Һәм оттырмадым. Мин бит үзем төзүче, ә эш барышында әллә ничә төрле юнәлешкә борылырга кирәк. Эшебез җиңел димәс идем. Эргәмдә - үз эшләренең осталары. Без шуның белән көчле дә. Билгеле, куелган максатка ирешкәндә, ниндидер четерекле сорауга чишелеш тапканда мин шатлык һәм рухи канәгатьләнү хисләре кичерәм. Ләкин команда әгъзасы буларак, уртак уңыш өчен шатланам. ‰итәкче булсам да, үземне янымдагы ярдәмчеләремнән аерып карый алмыйм. Башкача мөмкин дә түгел.

- Сезнең кәефне ничек төшереп була?

- Үз өстеңә йөкләп алган бурычны үтәмәү, үз сүзеңдә тормау белән.

- Әле генә кергән идек,

Шау чәчәкле язларга,

Шул чәчәкләр кай арада

Әйләнделәр алмага,

- дигәндәй, әле яңа гына 2016 елны башлаган кебек идек, ел бетәргә дә санаулы гына көннәр калып бара. ‰итәкче буларак дип әйтмим, ә менә гап-гади Марсель Минзаһит улы өчен узып баручы ел нинди булды?

- Уңышлы, бик уңышлы булды. Беренчедән, 14 буын бәйләнешен чагылдырган шәҗәрәбезне ясата алдым. Үз тамырларыңны белү һәм хөрмәт итү, гаилә тарихында үзең тоткан урынны да күрә белү бик мөһим бит ул! Икенчедән, авылдашлар белән берничә мәртәбә өмә итеп, авыл зиратын тәртипкә китердек, ләкин анда эшлисе эшләр шактый әле. Өченчедән, балалар уен мәйданчыгы ясатып, аны матур койма белән әйләндереп алдык. Буяу эшләрендә мөмкинлеге булган һәркем катнашты. ‰әйне каникулга әбиләре янына кайткан балалар шул мәйданчыкта уздырды. Дүртенчедән, авылда инде 32 ел буе уздырылмаган Сабан туен быел гөрләтеп уздырдык.

- Бишенчедән, Кызыл Чишмә авылы халкын юллы да, сулы да иткән шушы игелекле зат Марсель Мортазин бит инде!

Шушы әңгәмәне бастырырга әзерләнгәндә Кодаш авылы мәктәп директоры Наил Мөэминов белән аралашып алдым. Ул шәхсән үзе, укытучылар коллективы, ата-аналар, укучылар, авыл халкы исеменнән Марсель Мортазинга олы рәхмәтләрен җиткезде. 50 елга якын капиталь ремонт күрмәгән мәктәбебез шушы игелекле ир-егет тырышлыгы белән гөлләр кебек балкып тора хәзер. Әти-әнисе укыган мәктәпне ремонтлауга акча табуга күп көч сарыф иткән депутат Мортазин. Һәм инде, һәрвакыттагыча, уңышка ирешкән.

Бу ир-егеткә соңгы соравымны бирәм: "Сез бәхетле кешеме?"

- Һичшиксез. Яратып, яратылып яшим. Теләп эшли торган эшем бар, балаларым үсә, мине хөрмәт итә торган туганнарым күп, әнием исән-сау. Әнинең яратып әйтә торган сүзләре бар: "Уңыш казанырга, бәхетле булырга теләсәң, улым, юлның авырын сайла, чөнки авыр җирдә көндәшләр азрак була". Искитмәле дөрес сүзләр бит болар! Мин шуларга таянып эш итәм.

- Бүгенгедәй бәхетле көннәрегезне Раббым күпсенмәсен, бәхетегезгә күзләр тимәсен, әниегезнең сезгә теләгән догалары кабуллардан булсын. Күп еллардан соң очрашканда да: "Әйе, мин бәхетле, Равилә апа!" - диюегезне ишетергә язсын миңа, Марсель энем!

Равилә АРСЛАНОВА.

Кодаш авылы.

(Фото - гаилә альбомыннан).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: