Бөгелмә авазы

“Ярты гомерем самолетлар белән үтте”

Хәрби-Диңгез флоты көне, РФ Президенты Владимир Путинның "РФ Кораллы Көчләрендә һөнәри бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәрне билгеләп үтү турында"гы 549 нчы Указы (31 май, 2006 ел) нигезендә, һәр елны июль аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. Ә Советлар заманында бу һөнәри бәйрәм СССР Халык Комиссарлары Советының 1939 ел, 22 июнь Карары белән...

Нияз Гариф улы Мөхәммәтдинов 1968 елда армия хезмәтенә алына. "Владивостокта алты айлык курслардан соң безне "Советская гавань"га алып кит-теләр. 1971 елга кадәр Тын океан флотында торпедист-минер булып хезмәт иттем", - дип искә ала ул матрос елларын.
Армиягә алынганчы, 6 ай Куйбышев авиация мәктәбендә укыган. Хәрби хезмәттән кайткач, самолетларга якын булу теләге көчле булгандыр (кечкенә чакта исә табиб булырга хыялланган), Нияз Гариф улы Егоревск авиация-техник училищесында укый. Уфада, Норильскида эшли: "АН-2", "АН-24", "ЯК-40" тибындагы очкычларга, "Ми-1" һәм "Ми-8" вертолетларына техник хезмәт күрсәтә ул.
Сәламәтлеге какшау сәбәпле, Н. Мөхәммәтдинов эшеннән китә һәм туган якларына кайтырга була, гаиләсе белән Бөгелмәдә төпләнеп яши башлый. Лаек-лы ялга чыкканчы 10 ел Бөгелмә электр насослары заводында насослар җыя.
Ир кеше үз гомерендә агач утыртырга, балалар үстерергә һәм йорт тергезеп керергә тиеш диләр. Нияз Гариф улы агач та утырткан, балалар да үстергән, өй дә төзегән. "Үз гомеремдә дүрт өй салдым", - ди ул үзе дә. Кешеләргә карата һәрчак дустанә мөнәсәбәттә торган, җиңел гәүдәле, сүзгә шаян гармунчысын "Дуслык" клубы җитәкчесе Чәчкә ханым Сәлимова мактап туя алмый. "Тәүлекнең кайсы гына вакытында мөрәҗәгать итмә, ул беркайчан да вакытым юк димәс, баянын алып, килеп җитә, - ди җитәкче. - Без бит иҗтимагый оешма, әзер машина көтеп тормый болдырда, транспорт белән кыенлыклар килеп чыга калса, үз машинасын тәкъдим итә". Ниязның үзе әйтүенчә, ул гармунга кечкенәдән үк хирыс булган. "8 нче сыйныфка кадәр Баулыда интернатта торып укыдым, - ди ул. - Бүгенге көндә татар дөньясына яхшы таныш композитор, музыка белгече Ганс Сәйфуллин ул вакытта интернатта тәрбияче булып эшли иде. Музыка түгәрәге алып барды. Артык оялчан булганмындыр инде, шул түгәрәккә барып язылырга гына да бит, бармадым. Авыл баласы авыл баласы инде".
Йөрәкләргә рәхәт була,
Гармунда бер уйнасаң,
Телгәли ул йөрәкләрне,
Уйный белеп уйнасаң.
Нигә гармун чиртә икән
Күңелнең кылларына?
Кемнәр генә гашыйк түгел
Туган як моңнарына...
Гомер көзендә Нияз Мөхәммәтдинов балачак хыялын тормышка ашырган, мәдәни чараларда кулына гармун алып, сыздырып уйнап җибәргәндә берәү дә битараф калмыйдыр. Озын, моңлы җырларны да, яшьләрчә дәртле көйләрне дә бертигез яратып башкара ул. Гармунына кушылып җырлавын да халык яратып кабул итә, алкышларга күмә. "Дуслык" һәм "Мирас"лар белән халыкны мәдәни агарту өлкәсендә бик тә мөһим эш башкара ул. Афәрин, Нияз әфәнде, баяның кулыңнан төшмәсен, чыгышларыңны тыңларга милли моңнарга сусаган тамашачы зал тутырып килсен.
Әлфия ЗАРИПОВА.
/Фото - гаилә альбомыннан/.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: