Бөгелмә авазы

Якташыбыз, язучы, шагыйрь, тарихчы һәм шәҗәрәләр торгызу остасы Әсгать Әсләм улы Закиров белән очрашу

Хөрмәтле укучыларыбыз, инде вәгъдә ителгәнчә, бүген якташыбыз, язучы, шагыйрь, тарихчы һәм шәҗәрәләр торгызу остасы Әсгать Әсләм улы Закиров белән очрашабыз. Бер укучыбызның: "Газета битендә иҗаты белән таныша башлагач, Әсгатьне бөтенләй яңа яктан ачтым", - дигән фикере этәргеч бирде моңа. Сораулар, рәхмәт сезгә, төрледән-төрле булып чыкты. Газета битендә урын чикле булу...

Хөрмәтле укучыларыбыз, инде вәгъдә ителгәнчә, бүген якташыбыз, язучы, шагыйрь, тарихчы һәм шәҗәрәләр торгызу остасы Әсгать Әсләм улы Закиров белән очрашабыз. Бер укучыбызның: "Газета битендә иҗаты белән таныша башлагач, Әсгатьне бөтенләй яңа яктан ачтым", - дигән фикере этәргеч бирде моңа. Сораулар, рәхмәт сезгә, төрледән-төрле булып чыкты. Газета битендә урын чикле булу сәбәпле, сорауларның үзен һәм кем юллаганын язып тормыйбыз, ә җавапларны тулырак итеп урнаштырабыз. Шулай кызыграк һәм нәтиҗәлерәк булыр дип санадык. Авторга да, газета укучыларыбызга да, рәхмәтебез зур, сәламәтлек, уңышлар, шатлыклар теләп калабыз.

Гаиләбез турында. Гаиләдә бәхетле булу - кеше өчен иң мөһиме. Бер генә кеше 2-3-4-5 кешедән торган гаиләдә бәхетле була алмый. Я барысы да бәхетле, я киресенчә. Билгеле, бу безнең гаиләдә барысы да ал да гөл, барыбыз да уртак фикерле, чынаяклар ватылмый да, чылтырамый да дигән сүз түгел. Шуңа карамастан, беркайчан да бер-беребезгә онытылмаслык яра калдырырлык мөнәсәбәттә булмадык. Миләүшә белән менә инде унбиш еллап гел бергә, аерым гына кибеткә дә чыкканыбыз юк дисәм дә ялгыш булмас. Танышларыбыз, аерым күрсәләр, аптырап китәләр: "Ни булды?" - дип сорыйлар. Ә күршеләребез Салават белән Мәсгудә: "Үзең генә урамга чыккансың, бүген кызыл кар ява икән," - дип көлдерәләр. Ә безгә шулай ошый һәм без бәхетле. Монысы бит, әйткәнемчә, иң мөһиме. Сөйләшеп-сөйләшеп тә сүз бетми. Сөйләшмәсәң дә бер-береңне аңлыйсың. Кайвакытта бу уй синеке идеме, минекеме, дип аптырыйбыз. Берәр сүз әйтәм дә Миләүшәгә, ул: "Әле яңа гына уйлаган идем аны," - дип куя. Яши-яши бер түгәрәк йомгакка әйләнеп бетәсең икән ул.

Иң яратканым - балалар. Ике кыз үстердек, инде оныгыбыз Нәфисә 6 яшен тутырып бара. Яшьрәк чакларда, кызларым балалар бакчасына йөргәндә, үзем төнге сменадан кайткан булсам да, йөгерә-чаба тизрәк аларны өйгә алып кайта идем. Миләүшә аларны 8гә бакчага илтеп куя, ә инде 9-10да мин аларны яңадан алып кайтам. Үкенә идем аннары, йоклатмыйлар, ял итеп булмый бит. Боргаланып ятам да, яңадан болай эшләмәм, дигән булам, ләкин мондый гамәлем гел кабатланып тора. Шулай да яшь әти-әни булганда балаларыбызга игътибар җитеп бетмәгәндер кебек тоела. Ул вакытларны искә төшерәм дә кызларымны кызганып куям. Шуңадыр, балаларга биреп бетермәгән игътибарны Нәфисәгә бирергә тырышабыз. Кайчагында арттырып та җибәрәбез бугай. Балалар кисәтәләр дә, бераз тынычланган кебек булабыз, тагын онытылып китәбез.

Миләүшә турында: Өйләнешү-табышуыбыз кызык булды. 1984 елны Бөгелмәнең индиструаль-педагогик техникумын тәмамлагач, горком мине "Казанка" колхозына партоешма секретаре итеп җибәрде. Шунда өч елга якын ялсыз эшләргә туры килде. Колхоз эшеннән бушап булмый. Өченче елда гына отпускка китә алдым. Анысы да октябрь азагына туры килде. Ялымның икенче көнендә, дөресрәге кичендә, үземчә киенеп-ясанып чыгып киткәндә, әниемә әйткән идем: "Өйләнергә киттем," - дип. Бик көлгән иде мәрхүмәкәй. Ләкин мин бик җитди идем. Яшүсмер чагымда ук башыма кереп утырган теләгем бар иде: "Ак халатлы шәфкать туташына өйләнәм". Бик ошый иде ак халатлы кешеләр. Туп-туры Калинин урамына, медучилищега таба юл тоттым. Кичке сигезләрдә ул сихерле бинадан ак халатлы кызлар таралышканын белә идем. Пәлтә кисәләр дә, халатлары күренеп тора. Менә шулай күзләп торам, агыла гына бит кызлар. Ә мин үземә дигәнен көтәм. Ә-һә, әнә берсе чыга, буе да туры килә, чибәрлеге дә, түгәрәк йөзе дә миңа дип ясалган кебек, сумкасы карга тиям-тиям дип сөйрәлә. Ошады һәм мин артыннан киттем. Күзәтеп барам, куркытмас өчен эндәшмим. Калинин урамыннан Гафиятуллинга борылган юл икегә аерылып китә иде, без икебез ике юлдан киттек. Шул ук сукмакларның кабат бергә кушыла торган урыны да бар. Менә шул урынны туры китереп: "Сумкагыз авыр түгелме, күтәримме?" - дип сүз каттым. Сукмаклар гына түгел, йөрәкләр дә кушылып китте. Әле башта, исемегез ничек дигәч: "Лилия," - ди бу миңа. Икенче көнне медучилищеда Лилия исемле кызны эзләп хәлдән тайган идем. 8-Мартта барып, сорадым. Апрельнең 5-6сында никах укытып, туйлар ясадык.

Миләүшә булмаса, бу язганнарымның берсе дә булмас иде. Чынлап әйтәм. Чөнки төнлә сикереп торып шигырь язу ул бер нәрсә, әле аларын да тегендә-монда кыстырып калдыра торган гадәтем күптән түгел генә бетте (инде язганнарымны кухнядагы суыткыч өстенә куям). Ә язганны укып, аңлап, кадер күрсәтеп, җыйнау - икенче эш. Шигырьне бер язгач, яңадан аңа кагыласы килми. Ә Миләүшә аларны таба да, үзгәртми дә, әллә ни төзәтми дә кебек, яхшы почерк белән язып куя. Кайчакны үземә дә ошап куя шигырьләрем. Вакыт үткән саен башка төрлерәк карый башлыйсың аларга.

Динилек турында. Балачагым әби белән бабай тәрбиясендә үтте. Кечкенәдән әбиемнең, сандык өстенә утырып, намаз укыганын күзәтергә ярата идем. Ул намаз укый, мин карап торам: ап-ак яулыклары нур чәчкән кебек күзне камаштыра. Әллә кояш төшкәнме, әллә күземә генә күренгәнме, ләкин намазда ул бер аккош кебек, әйтеп бирә алмый торган бер халәткә керә иде. Иске имләдә язылган әкиятләрне татарчалап укыганын ярата идем. Әбием указлы мулла кызы. Хәбибулла мулла Тайсуганда туган, шул мәдрәсәне бетереп, Түбән Абдул авылы мәчетендә имам булып торган. Әбием барлык дини кануннарны камил белә һәм үти иде. Иң беренче догаларны да ул өйрәтте. "Иң яратканым - "Фатиха" сүрәсе. Бик көчле сүрә", - дия иде. Миләүшәнең дә бабалары мулла-мәзиннәр. Бер бабасы Риза Фәхретдин нәселеннән булган Үлдан хәзрәт белән бер мәчет хозурында озак еллар мәзин булып торган. Шулай булса да, без үзебез ортодоксаль дин тотучылар түгел. Бабаларыбыз динен, йолаларыбызны хөрмәт итүче гади татарлар. Әбием кебек аккош халәтенә керерлек түгел шул әле без, кызганычка каршы.

Иҗади шәхес булып китүгә этәргеч турында. Иҗат юлына кереп китүгә беренче этәргән кеше дип әниемне саныйм. Әнием әле минем беренче укытучым да. Этәргечне ул бирсә, чынлап торып кабызып җибәрүче язучы минем җизни Марат абый Әмирханов булды. Авылга кунакка кайткач, беренче сүзе: "Кая нәрсә яздың? Әйдә күрсәт әле!" Монысы инде минем өчен зур имтихан. Бер тапкыр кулына каләм алган кеше, башта аны мавыгу кебегрәк кабул итсә, тора-бара иҗат аны әсирлеккә ала.

Шәҗәрәләргә кереп китү дә, табиблар термины белән әйткәндә, рецидив. Иҗат чиренең кискенләшүе генә ул. Һәм менә шул вакытта Хәмзә Фәхрулла улы Мотыйгуллин кебек кеше белән очрашу юлыбызны башка юнәлешкә таба борып җибәрде. Рәхмәт аңа, инде менә ун еллап шул чир белән "газапланабыз", дәвасын таба алган юк. Вакытында мәчет каршында эшләп килгән мәдрәсәнең дә файдасы тиде. Анда белем бирүче остазлардан Наил хәзрәтне, Баязит хәзрәтне үз итеп искә алабыз. Тәрбияле, сүзе үтеп керердәй дин әһелләре булуы бик шатландыра. Сүз уңаеннан, күптән түгел, бер ел элек юл һәлакәтендә гомере өзелгән энемнең рухына дога кылдыру нияте белән, үзәк мәчетебездә булган идем. Бөгелмәнең имам- мөхтәсибе Рамиль хәзрәт бик ачык йөз белән каршы алды. Сүземне бүлдермичә тыңлады. Ә дога кылган вакытта аның тавышын ишетеп, хәйран калдым. Тәнемдәге барлык күзәнәкләрем дә уянган кебек булды. Менә тавыш, моң нәрсә эшли безнең белән. Шунда уйлап куйган идем: мәчетләрдәге имамнарыбыз Хәйдәр Бигичев, Мөслим Магомаев кебек гәүһәрләребездән бер дә калышмыйлар икән. Артык сүзләр дә сөйләмәде, ә тавышы, коръән моңы, күкләргә күтәреп, мәрхүм туганым белән күрештереп кайтарган кебек булды. Рәхмәт Рамиль хәзрәткә.

Яңадан шәҗәрә темасына борылсак, ясалган эшләр бихисап. Йөзгә якын нәсел тарихы өйрәнелгән, сорауга төгәлрәк җавап бирик диеп, санап карадык. Исемләп атасаң, күпкә китәчәк. Татарстан, Башкортостан, Самара, Оренбург җирләре белән бәйләнгән шәҗәрәләр төзелгән. Кайбер нәсел агачларының тамырлары бик тирәнгә киткән, кайберләре күренекле шәхесләр шәҗәрәсенә килеп тоташа, үзләрен гади кешеләр дип исәпләп йөрүчеләрнең дә кызыклы тарихлары ачыла.

Тарихка чуму турында. Әйе, шәҗәрәләр торгызганда, шул нәсел тарихына кереп чумасың, үзең шул яшәп киткән әби-бабайлар тормышы белән яшәгән кебек буласың, аларның кичерешләрен тойган кебек буласың. Бу нәселне үзеңнең туганнарың кебек кабул итә башлыйсың хәтта.

Сугыш-үлем темасы. Дусларым, туганнарым арасында Әфган һәм Чечня сугышын иңен-буйга кичкәннәре бар. Аларның сөйләгәннәрен тыңларга яратам. Аннары, бу турыда язмасалар да, без, армия сафларында булганнар, яхшы беләбез: хәрби хезмәттә татар егетләреннән дә фидакарьрәк булган егетләр юк, бабайлардан киләдер инде. Чын сугышчылар алар һәм ышанычлылар. Җир шарының төрле нокталарында барган сугышлар, өзелгән гомерләр тетрәндерә. Шуннан туа ул шигырьләр.

Иҗатымдагы мистик образлар турында. Кечкенәдән китап укырга яраттым. Төннәрен әбием кулымнан китабымны тартып ала иде: "Сукыраясың бит инде, улым," - диеп. Шыпырт кына тәрәзә кырыена барып утырып, ай яктысында да укыган чаклар бар иде. Олыгайгач, җитдирәк китапларга игътибарым артты, аеруча философик тематикалар кызыксындыра иде. Яшәү - үлем турында әсәрләр, мистик образлар куллану әнә шундый китапларны күпләп укудан дип уйлыйм.

Көндәлек тормышта татар булып калу кыенмы? Шәҗәрәләр ясаганда ук күренә: агачның өстәге ботакларының 20 проценты "Федотова Айсылу", "Галиев Сергей"лардан тора. Үзебез өчен борчылмыйм, без инде татар. Балалар өчен борчылам. Аларга татар булып калу кыен дип уйлыйм.

Телебезнең киләчәге бик борчый, билгеле. Ни эшләп була, диеп тә уйлыйм. Оныгыбыз Нәфисә артыннан күзәтәм. Өч яшь ярымга кадәр гел татарча сөйләшеп, Тукайның "Шүрәле"сен яттан сөйли башлаган иде, бераз үсә төшкәч, башка мультфильмнарга күчте, һәм шуларны карый-карый, "рус кызына" әйләнә башлады. Балалар бакчасының да тискәре йогынтысы булмыйча калмады.

Ярый әле шул рустелле балалар бакчасында Риза Фәхретдин турында сөйләргә дә вакыт тапканнар. Бик озак йөрде кызыбыз: "Риза Тахрутдин янына Кичүчатка алып барыгыз. Ул Әлмәттән ерак түгел генә яши икән," - диеп. Өйдә кулга Риза Фәхретдин турында китап алып, фотоларын күрсәтә-күрсәтә, бу күренекле шәхес турында кат-кат сөйләгәч кенә үзенең кызыксынучан табигатен канәгатьләндерде. "Мин дә үскәч тарихчы булам, ләкин татарлар тарихын гына түгел, бөтен дөнья тарихын язачакмын," - диеп, сүзне йомгаклап куйды. Мондый вакытларда сүнеп барган өметләр кабат кабынып китәләр.

Тормыш ыгы-зыгысы турында. Тормыш ыгы-зыгысы, яшәү шартлары, сәясәт безне ничек кенә кысрыкласалар да, тәкъдир белән бирелгән гомерне матур итеп яшисе килә. Күңел төшенкелегеннән китаплар уку коткара. Ә юлыбызда нур чәчеп торган кешеләр очраса, канатлар үсеп китә, яшәүгә көч арта.

Проза һәм иҗади план турында. Бик көчле генә проза әсәре язасым килә. Тик яхшы икәненә ышансам гына дөньяга чыгарыр идем. Булгаковның "Мастер һәм Маргарита" әсәрендә план турында бик кызыклы да, гыйбрәтле дә итеп язылган. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында.

Иҗатыма игътибар итүчеләргә, сорау бирүчеләргә, "Бөгелмә авазы" газетасы хезмәткәрләренә үземнән һәм гаиләбез исеменнән олы рәхмәтләремне белдереп, иң изге теләкләремне юллап калам.

Ихтирам белән, Әсгать ЗАКИРОВ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: