Бөгелмә авазы

Яңа үрләр яулау дәвере

Фәрит Шәфигуллин җитәкчелек иткән дәвер халык арасында инде яратылып өлгергән газетаның эшчәнлеген тагын бер баскычка күтәрү чоры булып тора дисәк, һич ялгышмабыз.

Оештыру сәләтенә һәм җитәкчелек итү тәҗрибәсенә ия, киң карашлы, яңа технологияләр белән таныш кеше буларак, ул эшен матди-техник базаны ныгытудан башлап җибәрде: моңа кадәр редакциядә санаулы гына булган компьютерлар белән һәр хезмәткәрне тәэмин итеп, күпләрне шул заман техникасында эшләргә шәхсән үзе үк өйрәтте дә. Бер үк вакытта газетаның эчтәлеген баетуга, бизәлешен ямьләүгә зур игътибар бирде. Гомумән, бу мөхәррир кул астында эшләү чорын редакциядә эшне оештыру, газетаның эчтәлеген һәм сыйфатын яхшырту (газетада атналык телевидение программасын тулысынча бирә башлау гына ни тора!), абруен күтәрү юнәлешендә экспериментлар чоры дип тә атап булыр иде. Нәкъ менә Фәрит Гаптелхаковичның тырышлыгы белән җирле район газетасына республикабызның башка районнарында да почта аша язылу мөмкинлеге ачылды, шул рәвешле таралу географиясе киңәйде, күрше-тирә районнар белән белдерүләр алмашу тәртибе кертелде һәм җайга салынды. “Бөгелмә авазы”на Казан, Яр Чаллы һәм башка шәһәрләрдә гомер итүче шәһәр һәм районыбыз яңа-лыкларыннан хәбәрдар булып торырга теләгән һәр якташыбыз языла ала иде.

Иҗат коллективында бу чорларда Әхәт Мөхәммәтшин, Дамир Асылов, Равилә Хөснетдинова кебек профессиональ журналистлар, газета ачылган көннән үк төп көчне тәшкил иткән Фазыл Вәлиәхмәт, Әлфинур Шәвәлиева, Әлфия Мостафина, Гөлсинә Мозаффарова, Клара Усманова, Сания Хөснуллина кебек хезмәткәрләр, Фирая Мөфтиева, Фидания Гомәрова кебек язмалары бик популяр булган авторлар эшли иде. Шунысын да искә алып үтү урынлы булыр, республикада Массакүләм мәгълүмат чаралары министрлыгының структур җитәкчелеге дә үзгәрешләр кичереп, бүгенге көндә дә эшләп килгән “Татмедиа” җәмгыяте (ул чорда – агентлыгы) яңа оешкан катлаулы бер чорда җитәкче редакциянең финанс бурычларыннан котылуына (картотекадан чыгуына), коллективта эшләүчеләрнең хезмәт хакларын күтәрүгә ирешә алды. Ул еллар өчен зур казаныш иде бу. Барлык тырышлыкның нәтиҗәсе буларак, газетаның тиражы да үсте, 5–6 мең нөсхәгә кадәр җитте. Элек почта аша алдырудан башка юлны күз алдына да китермәгән әбунәчеләр өчен альтернатив язылу оештыру – газетаны редакциянең үзенә килеп ала башлау да нәкъ шул чорда башланып китте.   

Фәрит Гаптелхак улының үзенең дә аеруча кызыклы булган сәяси күзәтүләре, фәлсәфи фикерле язмалары, производство темаларына язылган мәкаләләре газетада еш басыла иде. Аның әдәби иҗат белән шөгыльләнүе дә ул елларда яңа биеклеккә күтәрелде дию дөрес булыр. “Җансыз кара чиксезлек”, “Читлек”, “Бүреләр”, “Сафлану” кебек һ.б. хикәяләре белән танылган авторның газетада да басылган “Тораш” әсәрен күп укучылар әле дә хәтерлидер, мөгаен.

 

Фәрит Гаптелхак улы Шәфигуллин – 1955 елның 3 маенда Бөгелмә районы Татар Димскәе авылында туа. Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый. Туган авылында укытучы, авыл Советы рәисе, колхоз председателе булып эшли. Хәбәрче буларак, аның иҗат юлы 1991 елда “Бөгелмә авазы”нда башлана, аннан – “Шәһри Казан”, “Нефтемашевец”, “Информ-курьер” газеталарында журналист каләмен чарлый. 2003 елда җирле татар басмасына редактор итеп билгеләнә, бу вазифада дүрт ел көч куя. 

Әлфинур Шәвәлиева

Фото: редакция архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: