Бөгелмә авазы

Ул – төзүче дә, язучы да

Үзәк район хастаханәсе, автовокзал, Техника йорты, аэропорт, балалар хастаханәсе, Универмаг, 1 нче һәм 11 нче урта мәктәп, "Бөгелмә" ку­накханәсе биналары һәм башка Бөгелмә шәһәре өчен зур әһәмияткә ия булган корылмаларны нәрсә берләштерә? Әлбәттә инде, "Татнефтегеофизика" җәмгыяте һәм Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе Фазыл Нурислам улы Мөлеков.

Аның бу объектлар төзеле­шенә керткән өлеше бик зур. Аларның калкып чыгуы Фазыл Мөлеков инициативасы белән 1964-1989 елларда "Татнефтегеофизика" генераль дирек­то­ры­ның төзелеш һәм геофизика эшләрен матди-техник яктан тәэмин итү буенча урынбасары булып эшләгән чорына туры килә. Шулай ук 6 геофизика предприятиесенең җитештерү базалары төзелгән һәм техника белән тәэмин ителгән (Лангепас, Покачи, Ижау, Алабуга, Казан, Норлат). Әлмәт, Лениногорск, Бөгелмәдәге иске базаларны яңарту эшенә үз өлешен керткән ул мөхтәрәм зат.

Фазыл Нурисламович "Нефть сәнәгате отличнигы" бил­гесе, ТАССР Министрлар Советы, Нефть сәнәгате министрлыгы, "Нефтегеофизика" идарәсе, ВЛКСМ ҮК тарафыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнгән һәм башка күп санлы бүләкләргә лаек булган. Аңа 2000 елда "Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гражданины" исеме бирелә. 2003 елда "Россия халкының тарихи-мәдәни һәм табигый мирасын саклап калуга һәм арттыруга өлеш керткәне өчен" медаль тапшырыла. Ә 2005 елда ул Татарстан Журналистлар берлегенә кабул ителә. Әле тагын Фазыл Нурисламович 1950-1975 елларда Бөгелмә шәһәр Советының алты чакырылыш депутаты да.

Реклама

Ул "Трудно будет, мне сердце ударит: Бугульма, Бугульма, Бөгелмә!" (2002 г.), "А жизнь продолжается" (2003 г.), "ОАО "Татнефтегеофизика" (2003 г.), "Покой нам только снится" (2005 г.) һәм башка китаплар авторы да.
1 гыйнвар көнне Фазыл Нурисламовичка 85 яшь тула. Бу уңайдан без сезнең игътибарга ветеран белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
- Сез Башкортстан АССР Дәүләкән районының Аюхан авылында туып-үскәнсез. Ә Бөгелмәгә ничек килеп эләктегез?
- 1948 елда Уфа тимер юл техникумын тәмамлагач, Бөгелмәгә җибәрүләрен сорадым. Ләкин миңа Башкортстанда, Уфада калырга тәкъдим иттеләр. 1956 елда өч еллык партия мәктәбен тәмамладым, Азнакайга юллама бирмәкче-
ләр иде, ләкин мин тагын Бө­гел­мәгә җибәрүләрен сорадым. Шуннан соң, ниһаять, мине, зональ инструктор итеп, Бөгелмәгә җи­бәрделәр.
- Фазыл Нурисламович, "Тат­нефтегеофизика"га эшкә ничек килдегез?
- 1964 елны Михаил Кадисов ("Татнефтегеофизика" трес­ты җитәкчесе) төзелеш, матди-техник тәэмин итү һәм социаль өлкә буенча урынбасар итеп эшкә чакырды. Ул минем хезмәт сөючән кеше икәнемне, тырышлыгымны күрде булса кирәк. Менә шулай итеп килдем мин монда эшкә.
- Минем уйлавымча, сезне эшкә алганга ул бер дә үкенмәгәдер. Шул көннән алып, бүгенгәчә язмышыгыз геофизика белән аерылгысыз. Сез эшегездән канәгатьме? Монда күчкәне­гезгә үкенмисезме?
- Юк, бер дә үкенмим, чөнки мине монда эшләргә дип чакырдылар. Ә үз эшемне мин бик яратам. Аңа күпчелек вакытымны бирдем һәм әле дә эшлим. 1989 елдан бирле мин инде лаеклы ялда, ләкин шуңа да карамастан, бүгенге көндә дә эшкә йөрим. Алтыда торып, эшкә ки­тәм, анда минем үземнең ка­бинетым да бар. Сәгать унберләрдә эштән кайтам.
- Сез бит әле күп кенә китаплар авторы һәм автордаш та. Нәрсә турында сезнең китапларыгыз?
- Китапларымның күпчелек өлеше, әлбәттә инде, "Татнефтегеофизика" җәмгыяте, Бөгелмә, Бөгелмәнең кешеләре турында. Аларда нефть сәнәгате, шәһәр үсешенә зур өлеш керткән кешеләр күрсәтелгән. Бервакыт миңа Фәрит Мөхәммәтшин шылтыратты! Менә нәрсә диде ул миңа: "Синең китабыңны иртәнге өчкә кадәр аерыла алмыйча укыдым. Рәхим итеп, барлык китапларыңны Дәүләт Советы музеена бүләк итче". Ринат Абдуллин аңа минем китабымны тапшырган икән. Аның шылтыратуы минем өчен бик зур хөрмәт булды.

- Тормыш иптәшегез Нурия апа белән ничек таныштыгыз?
- Нурия апагыз белән без гомер буе бергә! Без - авылдашлар, кечкенәдән бергә уйнап үстек. Бергә торуыбызга 63 ел булды инде менә. Ике малай һәм бер кыз тәрбияләп үстердек.
- Балаларыгыз сезнең юлдан киттеме?
- Олы улыбыз - төзүче. Ул зур объектлар төзүгә үз өлешен кертә. Кызыбыз Лилия Садовая минем эздән китте. Ул "ТНГ-Групп" җәмгыятендә инженер-химик булып эшли.. Шулай ук оныгым Диләрә Бас­какова җәмгыятьнең икътисад бүлегендә хезмәт итә. Өлкән улым - геологиядә
- Фазыл Нурисламович, шәһәребезнең үсешенә зур өлеш керткәнегез һәм әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт сезгә! Якынлашып килүче ту­­­ган көнегез белән! Дәрт-дәрманыгыз сү­релмәсен, хә­ерле озын гомер сезгә!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: