Бөгелмә авазы

Ул тарихны язуда катнашты

ТАССРның 100 еллыгы елында без вакыйгаларны гына түгел, ә республикабыз тарихын ясаган: төзегән, ачкан, үстергән, язган кешеләрне дә искә төшерәбез.

Шуларның берсе безгә шәһәребезнең һәм районыбызның моңарчы күрелмәгән битләрен һәм бөгелмәлеләрне ачкан искиткеч кеше, Владимир Григорьевич Сальников.

Чыгышы белән Бөгелмә кешесе, крестьяннар һәм хәрбиләр гаиләсеннән чыккан ул. Әтисенең әти-әнисе игенчеләр булган. Әнисе яклап бабасы Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, аның хатыны үләннәр ярдәмендә дәвалау осталыгы белән дан тоткан. Владимир Сальниковның әтисе кызыл командир булган, Ерак Көнчыгышта хезмәт иткән һәм Япония гә каршы сугышта катнашкан өчен хәрби бүләкләргә лаек булган.

Владимир Григорьевич кызыксынучан, тынгысыз булып үсә. Бөгелмәнең 6нчы урта мәктәбен тәмамлагач, берничә ел Нефтеавтоматика заводында электрослесарь булып эшли, ләкин китапка булган мәхәббәте һәм фотография белән мавыгуы аны җирле район газетасы – ул вакыттагы “Ленинское знамя” (“Ленин байрагы”) редакциясенә алып килә. Җирле газетада беренче фотосурәтләре 1970 елда барлыкка килә. Ләкин бу да талантлы кешегә аз була, 1977 елдан Владимир Григорьевич Бөгелмә механика заводының “Нефтемашевецкүптиражлы газетасы корреспонденты булып эшли башлый. Шул ук елларда ул Казан дәүләт университетын тәмамлый.

Владимир Григорьевичның холкында иң аермалы сыйфат – бар нәрсәгә үтә дә җаваплы карау була. Бәлки шуңадыр да, аңа Бөгелмә типографиясенә  җитәкчелек итү кебек мөһим эшне ышанып тапшыралар.

Типографиядә ул 1990–2007 елларда пенсиягә чыкканчы эшли. Шушы 17 ел эчендә аның кул астында Бөгелмәнең 70 тән артык китабы басылып чыкты, авторлары гына түгел. Алар арасында: шагыйрьләр И. Прокаев, Н. Кәшиф, Ф. Абзалова, прозаиклар Н. Барциковский, С. Шәрипов, Ф. Шәфигуллин; М. Гусев, Ф. Мөлеков, И. Шерстневның туган төбәккә һәм аның тарихына бәйле әсәрләре фәне белән бәйле әсәрләре; Сальниковның үзенең тарихи китаплары һәм башкалар. Шулай ук В.Г. Сальниковның типография белән идарә иткән елларында “Бугульминцы на войне: 1941-1945”, “Геофизики на фронтах войны и труда”, “К татарским и русским песням я привык…” дигән әһәмиятле, истәлекле җыентыклар дөнья күрде.

В.Г. Сальниковның гаилә тарихы да кызыклы. Үзенең хатыны белән ул башлангыч мәктәптә үк танышкан, алар сыйныфташлар. 4нче сыйныфтан ук дус булганнар. Владимир Григорьевич армиядә хезмәт итеп кайткач өйләнешкәннәр, ул вакытта аларга 22-23 яшь булган, 50 елга якын бергә гомер кичергәннәр, ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр.

Владимир Григорьевич үзәк китапханәнең еш кунагы иде, күп китаплар бүләк итте һәм аның күп кенә чараларында катнашты. Иске газеталарның берсендә кызыклы бер фактка тап булдым: 1969 елның декабрендә электрослесарь В. Сальников, производство алдынгылары рәтендә буларак, 2нче балалар китапханәсенә өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү чарасына чакырылгапн булган.  Очрашу ахырында ул укучыларны һәм чакырылган кунакларны фотога төшеогән.

Владимир Григорьевич безнең һәрбер чакыруыбызга бик теләп килә иде. Еш кына ничектер ярдәм итү өчен генә дә түгел, ә нидер аңлатырга гына да килеп китә иде. Ул бик кызыклы әңгәмәдәш, юмор һәм үзирония белән мавыктыргыч итеп сөйли белә иде.

Владимир Григорьевич Сальниковны без чын белем хәзинәсе дип хәтерлибез, шул исәптән Бөгелмә тарихы буенча да. Һәм ул булган белемен якташлары белән үзенең китаплары аша да уртаклашты. Ул үзенең иҗаты, хезмәт эшчәнлеге белән ТАССРның  лаеклы үсешенә үзеннән гаять зур өлеш кертте.

Надежда Ефимова, үзәк китапханәнең баш китапханәчесе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: