Бөгелмә авазы

Тормыш сукмагы

Сибгать Гыймазетдиновның да балачагы башка яшүсмерләрнеке кебек булгандыр. Иркен авылы яныннан аккан Ялан Зәй елгасы болынында "Аҗаган" уйнап, пионер отрядында, комсомолда булып, җәен печән чабып, себерке әзерләп, кышын исә кар көрәп үтә аның яшьлеге.

Урта мәктәпне тәмамлагач, Лениногорск нефть техникумында укый, аннары армия сафларында хезмәт итә. Солдаттан кайткач, комсомол юлламасы белән 1978 елда Нижневартовск шәһәренең Радужный дип исемләнгән нефтьчеләр поселогына эшкә җибәрелә.
"Шулай буровик булып, алдынгы бригадада эшләп ятканда, әле хәзер дә истә, - дип сөйли ул, - җәйге челлә, печән чоры иде, "Әтиегез бик каты авырый", дигән ашыгыч хәбәр килеп төште". Галим абыйны җирләгәч, әнисенең дә бу кайгыдан сәламәтлеге нык какшап, урын өстенә кала һәм ун елдан артык урында ята. Әле ярый, терәк-ышанычы булып торган балалары янында. Атна саен кайтып хәлен белешәләр алар.
Бу көннәрдә Сибгатьнең башын меңләгән уй бораулый. әнисен бу хәлдә калдырып китә алмаганы көн кебек ачык, төп нигезне ныгытырга да кирәк, ишегалды тулы мал-туар да бар. Әти-әнисенең күпме көче түгелгән боларны булдырыр өчен. Апа-сеңелләре инде күптән үз тормышлары белән яшиләр, гаиләләре бар. Бергәләшеп киңәшләшәләр дә, Сибгать төп нигездә үзе калырга була.
Еллар үтә торды, инде әнисе вафат булганга да байтак гомер үтте. Бүген Сибгать Гыймазетдинов - лаеклы ялда. Гаҗәеп кеше ул, тынгысыз, бер дә тик тормый. Тормышның ачысын-төчесен күп татыганга күрәдер, яшәү тәмен белеп яши белә ул.
Сибгать абый, син бүген һәммәбез өчен олы киңәшче, нәсел һәм гаилә тоткасы. Ялгыз түгелсең, тирә-яктагы-ларның һәркайсысына шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә игътибарлы, ихтирамлы. Шуңа күрә дә әлеге игелекле гамәлләрең үзеңә хөрмәт булып әйләнеп кайта.
Җәйге ялга Себер ягыннан кайткан ир туганы Әсгать өчен дә ул бик якын. "Туганыбыз Сибгать абый безнең өчен бик якын кеше, ул безгә үрнәк булып тора. Нинди генә эшкә тотынмасын, кулында ут уйната, ул бит алтын куллы, әнә карагыз, өен курчак өенә охшатып ясап та куйды. Җиләк-җимеш бакчаларына карап сокланып туймаслык. Хуш исле чәчәк болыннарыннан аның бал кортлары җыйган балны татып карасаң, телеңне йотарсың, кышкы салкыннарда ямьле җәй искә төшә. Шуларга өстәп, оста балыкчы да әле ул, табигатьне бик ярата", - ди ул.
Эше күп булуга карамастан, күп укый, мәдәният-сәнгать, дөнья, авыл хәлләре белән дә кызыксына. Сәламәт тормыш рәвеше алып бара. Без аңа сокланабыз, шатланабыз. Бөтен туганнар да алдагы көндә Сибгать абыебызга сау-сәламәт булып, күтәренке кәеф һәм туган-тумачалары, якыннары белән бәхетле көннәрдә тагын бик күп еллар гомер итәргә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен, - дигән теләктә.
Тормыш бит ул
юл-сукмаклар,
Аның бар тигезе,
сикертмәле, авыр юлы да.
Картайсыннар
әйдә еллар,
Картаймасын бары күңел!
Шатлыкларың
ешрак булсын,
Кайгылар сине урап үтсен.
Еллар санын сизмәс өчен -
Туган-тумачалар,
дуслар калдырмасын!
Наилә МАМАКОВА.
Иркен авылы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: