Бөгелмә авазы

Тирә-юньгә гыйлем нуры чәчүче бөгелмәле

Яшьлегендә үк инде үзенә гомерлек һөнәр сайлаган, ата-бабалары рухына тугры калып, дин юлында булып, кан-кардәшләребезне дини агарту эшенә гомерен багышлаган кешеләр күңелдә бары ихтирам һәм зур хөрмәт хисләре уята. Аллага шөкер, арабызда бар бит әле шундый киң күңелле, мәрхәмәтле, шәфкатьле кешеләр дип, сөенеп тә куябыз. Менә шундый затларның берсе -...

Яшьлегендә үк инде үзенә гомерлек һөнәр сайлаган, ата-бабалары рухына тугры калып, дин юлында булып, кан-кардәшләребезне дини агарту эшенә гомерен багышлаган кешеләр күңелдә бары ихтирам һәм зур хөрмәт хисләре уята. Аллага шөкер, арабызда бар бит әле шундый киң күңелле, мәрхәмәтле, шәфкатьле кешеләр дип, сөенеп тә куябыз. Менә шундый затларның берсе - үз эшенең һөнәри остасы, югары интеллектлы, зыялы, быелның июлендә 80 яшен тутырган Габит абый Хәсәнов турында булыр бүгенге язмам.

Башта бераз аның тормыш юлына күз салыйк. Габит Габделһади улы Хәсәнов 1936 елның 6 июлендә Ютазы районының Акъюл бистәсендә дөньяга килә. Әтисе бик оста балта остасы, тимерче була, алты почмаклы йортында җыелышып җомга намазларын укыганнар, бабасы Хәсән заманы өчен укымышлы кеше, Коръән-хафиз булган. "Әниемнең 14 баласы туган, сигезебез үсеп җиттек, бүгенге көндә икебез исән-сау, - дип искә ала Габид абый. - Әнигә вафат булганда нибары 55 яшь иде, 64 яшендә әти бакыйлыкка күчте. Бик сагынып искә алам үзләрен".

Үсмер егет 10 класс белемне Ютазы урта мәктәбендә ала, 1955 елда армиягә алына. "Башта Кавказда "Авиация механик-электригы" белгечлегенә 9 айлык курсларда укыттылар. Беләсезме, шунда мин Лермонтов яшәгән казармада тордым. Аннары Бирскида бераз хезмәт иткәч, безнең полкны Яңа җиргә (Новая Земля) Амберма шәһәренә җибәрделәр. 1958 елга кадәр хезмәт иттем мин анда", - дип сөйли ветеран яшьлек елларын искә төшереп.

Армиядән белгечлек тә алып кайткан яшь белгеч "Подстанция-500"гә монтер-электрорелейщик булып эшкә керә. Белемне күтәрү кирәклеген аңлаган ир-егет башта Ивановода читтән торып 3 ел техникумда укып, "Линейная защита автоматики" белгечлеге ала, аннары Ульяновск политехника институтында укып, югары белемгә ия була. Бөгелмә электр челтәрендә башта мастер, аннары - инженер, нкчальник урынбасары, 10 ел автоматиканы релелы саклау хезмәте җитәкчесе булып эшли.

27 яшендә өйләнеп, гаиләдә ике бала үсә: кызы Рушания Мәскәү асты шәһәрләренең берсендә яши, улы Хәлил - Бөгелмәдә, икесе дә инженерлар.

Узган гасырның 80 нче еллар ахырында шәһәрдә үзәк мәчет төзелеше башлангач, Габит абый инженер булып шунда эшкә күчә. Гомумән, ул чорда Бөгелмә шәһәр-районы имам-мөхтәсибе булган Сөләйман хәзрәт белән бергә якын-тирәдә төзелүче мәчетләр эшенә күзәтчелек итеп, төпле киңәшләр биреп йөриләр алар.

Акрынлап Габит абый үзенең бөтен барлыгын, яшәвенең мәгънәсен, асылын нәкъ менә дин юлында күрә. Ул бар көчен, талантын милләт халкын иманга кайтаруга, аны милли-дини агартуга багышлый.

Бервакытны үзара сөйләшеп утырганда Габит Габделһади улы үзе белән булган, күңелендә уелып калган берничә вакыйганы искә төшерде: "Беренчесе: шофер Шамил белән Шөгер ягына барабыз шулай. Бер авыл тирәсендә юл буена зур хәрефләр белән "Ленин - мәңге сүзмәс кояш ул!" дип шигар (лозунг) язып куйганнар. Ходай насыйп итеп, хаҗга бара алсак, әйдә, шушы урынга бер күркәм дини сүз язып куябыз дип, бер-беребезгә сүз бирдек. Аллаһка шөкер, хаҗга да бардык, шунда 6 метрлы хәрефләрдән "Әлхәмдүлилләһи" дип яздырып та куйдык. Бу игелекле гамәлдә мәктәп укучылары да ярдәм итте. Ике ел элек, кемнәрнеңдер изге куллары белән (рәхмәт яусын үзләренә) шушы сүз янына "Шөкер!" дигән сүз дә өстәлде. Мәктәп укучылары карап, тәрбияләп тора диделәр ул урынны.

Хаҗ мәсьәләсенә килгәндә, 1990 елда Бөгелмәдән беренче тапкыр 4 кеше (җәмәгате белән Сөләйман хәзрәт, мин һәм алда искә алып үткән Шамил) хаҗ кылырга киттек. Ул елны Татарстаннан - 420, ә Россиядән 1 200дән артык мөслим-мөслимә изге сәяхәттә була. Бу гамәл ул елны Согуд Гарәбстаны патшасы чакыруы буенча бушлай оештырылды. Моңа кадәр бөтен Россия буенча нибары 13 - 14 кеше генә хаҗ кылган булган…"

Бүген Габит абый зур эшләр, күңелле мәшәкатьләр белән йөри. Күптән түгел генә хаҗ кылырга баручылар өчен бик күркәм ярдәмлек бастырып чыгарды. Ул, башкаларыннан үзгә буларак, шигъри тәлгәшләрдән тора. "Басманы әзерләгәндә төп максатым артык сүзләр кертү түгел, киресенчә, гыйльми, дини сүзләрне күркәм кысага кертеп, аның кешеләр тарафыннан кабул ителүен җиңеләйтү булды", - дип аңлата ул бу гамәлен.

Икенчедән, җиләк-җимеш питомнигында республикабызга билгеле умартачы Розалия Ибраһимова, әти-әнисе истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, аларның рухына мәчет төзү нияте турында белдергәч, җир алу, документлар әзерләү буенча Габит абый рәхәтләнеп аңа булышлык итәргә алынган. Афәрин, кылган игелекле гамәлләрегез үзегезгә әҗер-саваплар булып әйләнеп кайтсын.

Әлфия МОСТАФИНА.

(Фотолар - гаилә альбомыннан).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: