Бөгелмә авазы

Теле җор, сүзе туры, каләме үткен иде

Хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген сезнең игътибарга республикабыз күләмендә танылган журналист, актив җәмәгать эшлеклесе, без - каләм әһелләренең генә түгел, ә мәдәният-сәнгать әһелләренең, мәгариф хезмәткәрләренең дә якын киңәшчесе булган хезмәттәшебез Дамир Асыловның якты истәлегенә багышлап, аның иҗат җимешләреннән тупланган сәхифәләр тәкъдим итә башлыйбыз.

Дамир Сәетгәрәй улы Асылов 1937 елда Азнакай районының Сәпәй авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Үз авылларында
җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, берничә ел колхозда төрле эштә эшли. 1962 елда, Бөгелмәдә нефтьче кадрлар әзерли торган училищены тәмамлагач, "Азнакайнефть" идарәсенә җибәрелә һәм шунда ундүрт ел нефть чыгару операторы, нефть җиһазларын ремонтлаучы слесарь, техник кабинет мөдире булып эшли.
Шул елларда нефтьчеләр тормышы турында мәкаләләр яза башлый. Кичке мәктәптә укып, урта белем алгач, Казан университетының журналистика факультетына укырга керә һәм аны тәмамлаганнан соң "Ватаным Татарстан" (ул вакытта "Социалистик Татарстан") газетасына эшкә алына. Нефтьче буларак, аны республиканың нефть төбәгенә үзхәбәрче итеп билгелиләр. Анда ике дистә елдан артык эшләп, лаеклы ялга чыккач, тагын озак еллар "Мәдәни җомга" газетасының хәбәрчесе, "Бөгелмә авазы" газетасында хатлар бүлеге мөдире булып эшләде.
Дамир Асылов "Татнефть" акционерлык җәмгыяте оештырган журналистлар конкурсларында күп тапкыр җиңүче булды, республика күләмендә үткәрелә торган традицион журналистлар конкурсының "Бәллүр каләм" иясе иде. Ул, нигездә, публицистикага тугрылыклы булып калды. Шулай да әдәби парчалар да язгалады. Бигрәк тә сатира, юмор кебек жанрларны үз итте, тормышта булып тора торган мәзәк һәм көлке хәлләрне, туры килгәндә, игътибардан читтә калдырмый иде. 2012 елда Татарстан китап нәшриятында "Җир маеның - үз җае" дигән китабы, 2013 елда Казанда чыккан "Илһам чишмәләре" җыентыгында бер бәйләм иҗат җимешләре басылып чыкты. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең Тарихи шәһәрләр һәм төбәкләр берлегенең "Россия халыклары мирасын саклауга керткән өлеше өчен" медале кавалеры 2012 елда бакыйлыкка күчте.
Казыган да күмгән
Нефтьчеләребез белән авыл хезмәтчәннәре дуслыкта, аңлашуда яшәмәделәр, бер-берләренә таяныч булмадылар дип әйтеп булмый. Алай гынамы, нефтьчеләр аерата үзләре хуҗалык итә торган биләмәләрдәге колхоз-совхозларга нык ярдәм итеп тордылар һәм торалар. Ләкин кайвакыт арадан кара мәче үткән чаклар да булмады түгел. Болары инде теге яки бу якның амбициясенә дә бәйле булды шикелле.
Шулай бер елны кукуруз бик шәп уңа. Булган силос һәм сенаж базлары тәмам тула. Ләкин җыеп алынасы кукуруз яшел массасының әле яртысы диярлек кырда. Бу байлыкны җыеп алып бетерү өчен хуҗалык җитәкчеләре төрле чаралар күрәләр. Кем нәрсәгә оста, кем ничек булдыра. Азнакай районының "Тырыш" колхозы рәисе Насыйбулла Хәбибуллин исә силос траншеясе казытырга, моны колхоз биләмәләрендә урнашкан нефть промыселларында эшләп йөрүче бульдо-зерчыдан эшләтергә ният кора. Бара бульдозерчы янына. Бик тәмле телләнеп сүзгә керешә:
- Фәрит туган, - ди Хәбибуллин, - эшләр шулайрак бит әле, ярдәм кирәк, силос чокыры казып бирсәңче, - ди, - буш итмәбез, тиешле әҗерен эш тәмам булуга ук алырсың, - ди.
- Ярар, Насыйбулла абзый, - ди Фәрит Галиев, - вәгъдә-иман булсын, менә әле эш вакытында "тәрәзә" дә килеп чыккан иде, авыл эшчәннәре файдасына булган икән, мин хәзер үк эшкә тотынам,- ди, - фәлән вакытка чокыр әзер булыр, - ди. Хәзер ничектер, элек нефтьчеләр белән авыл кешеләре бер-берләренә шул рәвешле дә арка таянычы була торганнар иде.
Фәрит Галиев эшкә бик гаярь зат иде, мәрхүм. Чынлап та чокырны әйткән вакытка әзерләп өлгертә дә, Хәбибуллин янына китә. "Чокыр әзер, - ди, - әйдә, бәхилләт", - ди. Хәбибуллин исә бернәрсә дә белмәгән төсле кылана башлый. "Туктале, син кем соң әле? Минем берәүгә дә берни вәгъдә иткәнем юк! Нинди чокыр турында сүз алып барасың, кем, энем?" - дип, тәмам башын юләргә сала.
Фәрит Галиев исә:
- Ярар, абзый, хуш-сау булып тор алайса, - дип, бәхәс кузгатып тормыйча гына, чыга да китә. Хәбибуллин исә: "Төп башына утырттым малайны", - дип, үзенчә куана. Икенче көнне дәррәү кубарылып яңа чокырга яшел масса салырга дип килсәләр, ни күрсеннәр, чокыр күмелгән, хәтта тигезләп үк куелган. Эшнең нәрсәдә икәнен чамалап, Хәбибуллин Азнакайга, нефтьчеләрнең транспорт конторасы директоры Сәях Фәрхетдинов хозурына китә һәм моң-зарын сөйләп бирә, Фәрит Галиевне акылга утыртуны сорый. Директор, әлбәттә инде, Фәрит Галиевне чакырта һәм, шундый-шундый хәл булдымы, дип тыкырдата башлый. Фәрит Галиев исә: "Юк, булмады андый хәл!" - дип, кырт кисеп бара.
- Менә, "Тырыш" колхозы рәисе Насыйбулла абзый булды дип бара бит, - дип Фәритне кысмакчы була Фәрхетдинов.
- Нинди дүрәк бәндә соң бу? Минем моны гомеремдә күргәнем-белгәнем юк! Ауффидерзейн! - ди дә Фәрит Галиев моңа каршы, чыгып китә директор кабинетыннан.
Инде үзенең бик уңайсыз хәлдә калганын чамалап алган Насыйбулла абзыйның:
- Әллә ул түгел иде микән соң? - диюдән башка чарасы калмый.
Буровой кая киткән?
Атаклы бораулаучы, Социалис-тик Хезмәт Герое Михаил Петрович Гринь гаммәви мәгълүмат чаралары күзеннән бер дә төшеп тормады. Без фәкыйрегезгә дә аның белән төрле шартларда еш аралашып торырга туры килде. Үзара мөнәсәбәтләребез эчкерсез, ихтирамлы булды. Кайчакта бигүк шауларга ярамаган галәмәтләр турында да ачылып сөйли торган иде, мәрхүм. Менә бу вакыйганың да матбугатка чыгуына каршы булмады.
- Шулай иртәнге вахтага барырга автовокзалга җыелдык. Буровое-быз Сукаеш авылы янындагы (Азнакай районы) урман артында тора, - дип сер сүтә башлады Михаил Петрович очрашуларыбызның берсендә. - Автовокзалга җыелуга, билгеле, хәл-әхвәл белешәбез, алда торачак эш-ниятләр турында фикер алышабыз, күрсәтмәләр алабыз, башкаларның эше белән кызыксынабыз. Шунда бораулаучы егетләребезнең берсе:
- Ай-һай, Петрович, мин бүген яман төш күрдем, буровойга бер-бер хәл булмады микән? - димәсенме.
Күргән төшләребез турында башка вакытларда да сөйләшкәли торган идек анысы, тик бу юлы егетебез, һаман-һаман төше турында искәртеп торып, тәмам күңелгә тиде. Үзегез беләсез, бораулаучы халкы сүзне бик үлчәп тормый, кырыс эштә тел дә кырыслана, мин дә тегене, тозлап-борычлап дигәндәй, орышып ташладым:
- Җиттеме сиңа, юкмы, ниһаять! Лыкылдап тор әле монда, яман тел, фәлән-төгән... Хатын-кыз сыман хорафат аңкытып...
Егетебез, әлбәттә, шунда ук шым булды, хәтта, хәтере калгандай, даирәбездән бераз читкәрәк китеп басты.
Ниһаять, автобусларга утырышып, буровойга юл тоттык. Барабыз шулай ипле генә, егетләр үзара тегене-моны сөйләшә, фикер алыша. Менә берничә минуттан буровойда булырбыз. Бервакыт теге егетебез тагын кыбырсый башлады бит:
- Петрович, буровой күренми бит, әй!!
- Менә шул яман телеңә хуҗа була алмыйча бар әле, кирәгеңне алырсың! - дип, тегене тагын әрләп алдым. Шулай да үзем, автобус тәрәзәсенә күз салып, алга текәлдем. Карыйм, ләкин буровойны күрмим. Чынлап та, моннан күренеп тора иде бит ул. Моннан, тау башыннан, бөтен манзара күз алдында, югыйсә. Мәгәр буровой юк! Юк һәм вәссәлам! Үземнең дә йөрәгем "жу" итеп китте. Бөтен бригада урыннарыннан сикерешеп торды. Шофердан машинасын куа төшүен үтендек. Ул безнең хәлгә керде, сүзебезне тыңлады. Шулай ут йотып барып җиттек. Барып җитсә-әк... ни күрик, җир убылган да буровоебыз, бер якка янтая төшеп, җиргә чумган. Әле дә ярый, төнге вахтадагы кешеләребез барысы да исән-сау иде. Алар буровойдан үзвакытында чыгып өлгергәннәр. Мәгәр шактый куркып калганнар, хәтта рация аша миңа хәбәр бирергә дә җөрьәт итмәгәннәр.
Шуннан нишләргә? Иң мөһиме -кешеләребез исән-саулар. Шуннан аврал игълан итеп, шау-шуга киткәнче, буровойны бер-ике көндә җыештырып алдык. Вакыйга, булмаган да төсле, "бөтенләй онытылды". Белгән кешеләр дә аны сер итеп саклыйлар.
Ни сәбәпле җир убылган соң?
Буровойны бик көчле җир асты агымы турысына корган булганнар. Шунысы кызык, Сукаеш авылы кешеләре, монда бик көчле җир асты агымы бар, монда буровой кормагыз, дип кисәткән булганнар, югыйсә. "Ха-ха! Каян килгән геологлар!" - дип, аларның сүзенә
колак салмаганнар. Тәкәбберлек, авыл кешесенә кимсетебрәк карауның әҗере ни рәвешле кайтканын инде укып белдегез.
(Дәвамын газетаның 16 һәм 23 гыйнвар саннарыннан укый аласыз).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: