Бөгелмә авазы

Татарстан АССРның атказанган артисты Анна Ларина

Бөгелмә Туган якны өйрәнү музее газета укучыларны шәһәребезнең күренекле кешеләре белән таныштыруын дәвам итә.

Эшли башлавының беренче елыннан ук Бөгелмә театры тамашачы мәхәббәтен яулый һәм киң танылу таба. Спектакльгә эләгү өчен хәтта билет сатып алу да җиңел булмый. Ә аны репертуары һәм, әлбәттә инде, актерлар уены популярлаштыра.

Бер гасырлык тарихка ия булган Алексей Владимирович Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры сәхнәсендә онытылмас образлар иҗат итүләре белән профессиональ артистларның тулы бер плеядасы яшәп уза, алар арасында ТАССРның атказанган артисты Анна Николаевна Ларина да бар.

60нчы елларда бөгелмәлеләргә ул аеруча комедия рольләрен башкаручы буларак ошый һәм шуның белән истә кала да. Шәһәр газетасы бу хакта менә ничек яза: Безнең драма театры тамашачыларының иң зур елмаюлары һәм көчле алкышлары Анна Николаевна Ларинага багышланадыр, мөгаен. “День чудесных обманов”тагы шаян-шук, бераз гына кыланчык Дуэнья, “Сельские вечера”дагы зирәк һәм тапкыр Дарья, “Светит да не греет” спектаклендәге беркатлы Залешина, “Сердце девичье” тамашасындагы “бәйләнчек” Атлашкина һәм яратып иҗат иткән башка бик күп образлары аша тамашачыны гашыйк итте ул”.

 Анна Ларина 20нче гасыр башында туа. Бик иртә әтисез калгач, 11 яшеннән әнисенә тагын ике кечкенә баланы карарга һәм тәрбияләргә булыша. Аннаның гүзәллек дөньясына тартылуы балачактан ук билгеле булган, тик революциягә кадәрге авыл мәктәбендә аңа иҗади сәләтләрен ачу мөмкинлеге булмаган. Бары 16 яшендә генә, үзешчән түгәрәктә, Ларина беренче тапкыр сәхнәгә чыга, Толстойның “Власть тьмы” әсәре буенча куелган спектакльдә Анюта ролен уйный. Нәкъ менә шушы премьерадан соң, Воронеж драма театры режиссеры яшь актрисага театр мәктәбенә укырга керергә киңәш итә. Анна Ленинград драма студиясенә имтиханны уңышлы тапшыра һәм 1930 елда Курскида Шкваркинның “Кто идет?” пьесасында Зинка ролен башкарып, комедия артисты буларак, чирканчык ала. Аннары башка шәһәрләр һәм театр коллективлары: Ерак Көнчыгыш, Архангельск, Бөгелмә…

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышыннан соң Бөгелмә драма театрының актерлар труппасына яңа иҗат көчләре килә, алар арасында Анна Ларина да була. Яшь актерларның энтузиазмы нәтиҗәсендә, театрда янкорма төзелә, бу исә спектакльләрнең әзерләү һәм тамашачы хөкеменә чыгару шартларын күпкә яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Тамашачыларда классика зур уңыш казана. А. Островский, Н. Гоголь, Э. Войнович, Шиллер, М. Горький, К. Симонов пьесаларының атамалары  афишалардан төшми, ә сәхнәдә талантлы актерлар балкый. Рольләр өстендә тирәнтен уйлап эшләү Анна Николаевнага көлкеле образлар гына түгел, ә шундый ук уңыш белән дулкынландыргыч, фаҗигале образлар тудырырга да мөмкинлек бирә (Лиен Туйск «Блудный сын», Анна Петровна Якорная площадь”). Җирле театр тәнкыйтьчеләренең бәяләмәсеннән: “Бу спектакльдә актриса трагик образ иҗат итү өчен яңа үзенчәлекле алымнар тапкан. Ана борчылулары шулкадәр дөреслек белән ачыла ки, ирексездән, син дә аның белән бергә кайгыра, газаплана башлыйсың”.

Анна Николаевна Ларина Бөгелмә драма театрында төрле жанрдагы йөздән артык роль уйный, бер-берсенә охшамаган характерлар тудыра. Уйнаган һәр роле үзенчәлеклеэчке дөнья кичерешләреннән алып, тышкы формаларына кадәр һәр героиня үз юлы белән иҗат ителгән образ булып туа. Ә бу инде талант! Совет сәнгатен үстерүдәге казанышлары өчен ТАССР Югары Советы Президиумы карары белән 1961 елда Анна Николаевнага Ларина Татарстан АССРның атказанган артисты исеме бирелә.

 

Гүзәл Андреева, Бөгелмә Туган якны өйрәнү музее белгече 

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе

Фото музей фондларыннан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: