Бөгелмә авазы

Тарихыбызның тере шаһиты

Тарихка күз салсак, үзебезнең илдә иң беренче трактор 1923 елда төзелә. Ә беренче автомобиль бер елга соңрак, ягъни 1924 елда эшләп чыгарыла. Бу техника безнең якларга үткән гасырның егерменче еллар азагында, утызынчы еллар башында гына килеп ирешә. Алар кулланышка кергәнче, басуларда бер генә дә үзйөрешле машина булмыйча, тирә-юньдә тулы тынлык...

Беренче карлыгачлар
Үзебезнең илдә ясалган беренче трактор, автомашиналар узган гасырның егерменче еллар башында гына эшләп чыгарылган дигәнгә ышанмаучылар да булырга мөмкин. Ник дигәндә, Октябрь революциясен тасвирлаган кинофильмнарда солдат һәм матросларның йөк машинасына төялеп йөргәннәрен күрсәтәләр бит. Әйе, йөргәннәр, ләкин ул машиналар чит илләрдән кертелгән автомобильләр булган, ягъни "иномарка"лар.
Беренче трактор, алда язып үткәнемчә, 1923 елда Петроградта (бүгенге Санкт-Петербург) "Красный путиловец" дип исемләнгән заводта төзелә. Бүген ул завод Киров исемен йөртә һәм күп ат көчле "К-701" "Кировец" маркалы тракторлар эшләп чыгара.
Иң беренче эшләнгән тракторны "Фордзон-путиловец" дип атыйлар, чөнки ул АКШның "Форд" автогигантында эшләнә торган тракторның күчермәсе була. "Фордзон" тракторларының беренче партиясе Бөгелмәгә 1926 ел-ның июлендә кайтарыла. Тугыз тракторны Фәрит Латыйпов һәм аның укучылары йөртеп алып кайталар (түбәндәге рәсемдә). Ф. Латыйпов Бөгелмәнең "Иптәш" заводы җитәкчесе (ул завод 1927 елдан "Машинно-тракторные мастерские" дип, ә соңрак "Ремонтно-механический завод", ягъни кыскартып РМЗ дип атала) булып эшли. 1926 елның башында Фәрит Латыйпов Мәскәү каласына җибәрелеп, анда механик-инструкторлар курсында укый. Бөгелмәгә кайткач, үзе шундый курслар оештырып, тракторчылар укытып чыгара. Фәрит Латыйп улы Латыйпов Бөгелмә кантонының, ягъни Татарстанның көньяк-көнчыгышының беренче тракторчысы булып санала.
Илгә тракторчылар кирәк Безнең Бөгелмә механизация училищесында (хәзер Бөгелмә аграр көллияте) тракторчылар әзерләү 1931 елдан башлана. Бу турыда күренекле Туйкиннарның дәвамчысы Кәбир Туйкинның улы Әнәс Туйкин 1996 елда училищебызның 100 еллыгын бәйрәм итү тантанасына чакыру алып та, кайта алмагач, Мәскәүдән болай дип язды: "1929 елда школага укырга кердем (ул елларда училище низшая ремесленная школа дип аталган). Уку срогы 4 ел иде. Һәр көнне 8 дәрес укыдык, шуның 4 сәгате теория булса, калган 4есе практика иде. Безне токарь, тимерче, калайчы һәм агач эше остасы һөнәрләренә өйрәттеләр. 1931 елда школага "Фордзон" тракторын һәм "ФИАТ" автомобилен китерделәр. Шуннан соң уку профилен үзгәртеп, тракторчы-машинист, автомобиль йөртүче, соңрак МТСларга механиклар әзерли башладылар. Без - укучылар "Фордзон" тракторын һәм "ФИАТ"ны җентекләп өйрәндек. 1932 елның июнендә мин укуны тәмамлап чыгарга тиеш идем, ләкин чыгарылышны да көтмичә, мине һәм Талыйп Зәйдулла улы Терековны укытучы итеп күчерделәр. Без яңа ачылган татар төркемнәрендә туган телебездә техник предметлар укыта башладык.
1939 елда дүрт укытучы, шул исәптән Т. Тереков белән мин Мәскәүгә Бөтенсоюз Авыл Хуҗалыгы Казанышлары Күргәзмәсенә барып, яңа техника күреп, аларны өйрәнеп кайттык. Укытучы булып 1941 елга кадәр, армиягә алынганчы эшләдем мин…"
Училище каршына - һәйкәл
Безнең аграр көллият 118 нче уку елын эшли. Шуның 80 елын шәһәр уртасындагы Мәңгелек ут мемориалы каршындагы биналарда эшләсә, 1976 елдан Ленин урамындагы 135 нче йорт адресы буенча яңа уку комплексына күченеп, бүгенге көнгәчә шунда укыту-тәрбия эшләрен алып бара. Төзелеш проектында каралганча, яңа комплекс каршында постаментка авыл хуҗалыгына озак еллар хезмәт иткән, чирәм җирләрне күтәрүдә киң кулланылган легендар "ДТ-54" маркалы чылбырлы тракторны куярга планлаштырган идек. Инде куеласы трактор әзерләнеп беткәч, планнар үзгәрде.
"К-700" тракторын өйрәнергә Баулыдан килгән бер тракторчы егет үзләренең районындагы "Киров" колхозында өлкән яшьтәге бер механизаторда беренче совет тракторы саклануын хәбәр итте. "Бәлки шул тракторны куяргадыр?" - диде ул. Без бу тәкъдим белән килешеп, тракторны урынга барып карарга булдык...
Рифмир ХИСАМОВ,
мәгариф ветераны,
Татарстанның атказанган укытучысы.
/Фото - гаилә архивыннан/.
Ахыры бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: