Бөгелмә авазы

Тарихыбызның тере шаһиты

Беренче совет тракторы хуҗасы кем ул? Бу тракторны саклаучы, аның хуҗасы дип әйтик инде, Шакирҗан Шиһапов дигән абый Баулы районы (хәзерге Ютазы районы) Кәрәкәшле авыл Советы җирле-генә кергән Урал авылында яшәүче булып чыкты. Шакирҗан абый (рәсемдә ул - сулда, язма авторы белән) - сугыш һәм хезмәт ветераны. Хәләл җефе-те белән...

Беренче совет тракторы хуҗасы кем ул?
Бу тракторны саклаучы, аның хуҗасы дип әйтик инде, Шакирҗан Шиһапов дигән абый Баулы районы (хәзерге Ютазы районы) Кәрәкәшле авыл Советы җирле-генә кергән Урал авылында яшәүче булып чыкты. Шакирҗан абый (рәсемдә ул - сулда, язма авторы белән) - сугыш һәм хезмәт ветераны. Хәләл җефе-те белән икәү яшәп яталар. Тормышлары матур, йорт-җирләре, абзар-куралары, ихаталары төзек. Хуҗаның тырыш, алтын куллы икәнлеге әллә каян күренеп тора. Бәрәңге бакчасыннан тыш, зур гына җиләк-җимеш бакчасы бар. Алма, чия агачлары уртасында топольгә охшаган зур гына агачны күреп алып, нинди агач икәнлеге турында соравыма хуҗаның бик ачуы чыкты. Бераз басыла төшкәч, груша агачы икәнлеген, ел саен мул уңыш бирүен әйтте, җимешләре белән сыйлады. Ул елларда безнең якта груша да үстереп булуы минем өчен яңа-лык иде, билгеле. Җәмәгате белән әңгә-мәбезне тыныч кына тыңлап торган хатын соңыннан миңа болай диде: "Ярый әле абыең сине ачуланып кына калды, синнән алда гына шундый сорау биргән бер кешене ишегалдыннан куып ук чыгарды".
Хуҗалык белән танышуымны дәвам итеп, мунчага охшашлы, мич торбалары күренеп торган өч корылмага төртеп күрсәтеп: "Болары нәрсә?" - дип сорадым. Шакирҗан абый аңлатып бирде: "Бәрәңге бакчасындагысы - иске мунча, җимеш бакчасындагысы - яңа мунча, өйгә якын итеп салынганы - кышкы мунча (кышын йорттан ерак булмасын өчен, янәсе)". Бер йортта кулланышта өч мунча булу гадәти күренеш түгел бит, моны теләсә кем булдыра алмый дип нәтиҗә ясадым үземә.
Шакирҗан абый 1935 елда безнең училищеда укыган. 28 ел тракторчы булып хезмәт иткән: 6 ел Бөек Ватан сугышына киткәнче эшләсә, калган елларын - фронттан кайткач. Сугышка алынгач, аның "Фордзон" тракторында хатын-кыз механизаторлар эшләгән. Фашистларны җиңеп кайткан Шакирҗан абый үзенең тракторын алачык артындагы кычытканлыкта сүтеп ташланган хәлдә табып ала. Двигательнең коленвал подшипниклары эрегән, радиаторы эшкә ярамаслык булып тузган, запас частьлар булмаганга, җыеп сафка бастыра алмаганнар, күрәсең. Абый үз куллары белән барысын да яңабаштан җыя, ясый, төзәтә һәм күп еллар эшли әле ул колхоз басуларында шул "Фордзон"ы белән.
Еллар узу белән яңа типтагы күп ат көчле техника кайта башлагач ("Универсал", "СТЗ-НАТИ", "МТЗ-5", "Беларусь", "ДТ-54" һ.б.), "Фордзон"ның кирәге калмый инде. Тракторны металл кабул итү пунктына озатырга дигәндә, Шакирҗан абый, балаларга, оныкларга күрсәтеп сөйләрмен дип, механикка "магарыч" куеп, тракторны үзенә алып кала һәм ихатасында саклый. Безнең ни өчен килгәнлекне белгәч: "Мин аны яшь буынга истәлек булсын дип сакладым, үзем укыган училищега бик рәхмәтлемен, рәхәтләнеп бирәм", - диде.
Яшь буынга истәлек итеп калдырылган трактор үз урынын тапты
Тракторны алып килеп, "Слесарное дело" кабинетына урнаштырдык. Кабинет хуҗасы Н.И. Смирнов җитәкчелегендә укучы егетләр тракторны бик яхшылап чистарттылар, ялтыратып буядылар.
1977 елның 19 октябрь көнендә, Бөек Октябрь революциясенең 60 еллыгына багышлап, күрше уку йортларыннан (ул вакытта Бөгелмәдә җиде һөнәр училищесы бар иде), район һәм шәһәр җитәкчеләрен чакырып, барча укучыларыбызны, хезмәткәрләрне линейкага тезеп, тынлы оркестр башкаруындагы музыка астында "Фордзон" тракторын постаментка күтәрдек. Тракторны күтәрүне "К-700" группасында укучы егетләр башкарды.
Тантанага "Фордзон" хуҗасы Шакир-җан абыйны да алып килгән идек. Ул тракторны күтәреп менгерүгә каршы булып: "Әйдәгез, мин аңа беркадәр техуход үткәрәм дә, ул үз ходы белән менсен", - диде. Ә безнең планда анысы каралмаган иде шул. Шакирҗан абый чыгыш ясап, утильгә тапшырмыйча,
саклап кала алуына бер дә үкенмәвен, бу легендар тракторның үзе укыган уку йорты каршында мәңгелек һәйкәл бу-лып торачагына бик шат булуын әйтте.
Бәйрәмнән соң сугыш һәм хезмәт ветераны Шакирҗан абыйга рәхмәтләр әйтеп, йөк машинасына бер тонна бөртек төяп, курсантларга бирелә торган үз размерындагы киемнәргә киендереп, бүләкләр биреп озаттык. Бу вакыйгадан алдарак кына ике машина печән дә илтеп биргән идек үзенә.
"Фордзон"ны сораучылар аз булмады
Тракторны һәйкәл итеп урнаштыргач, аны сорап килүчеләр-кодалаучылар булмады түгел. Шулай ике ел чамасы узгач, 1979 елның язында Ленинградтан (хәзерге Санкт-Петербург) ике кеше килеп төште. Үзләренең кайчандыр шушы "Фордзон" тракторын эшләп чыгарган Киров исемендәге завод хезмәткәрләре икәнлекләрен әйттеләр. Завод музеена куярга безнең "Фордзон"ны сорап килүләре икән. Музейда моңа кадәр торган трактор Ленинград блокадасы чорында фашистлар бомбардировкасы вакытында юкка чыккан икән. Аларның фаразлавынча, "Фордзон"нар Союзда нибары өчәү генә калып, шуларның берсе - Украинада, икенчесе - Казакъстанда, соңгысы бездә икән. Без риза булган хәлдә, ике яклы килешү нигезендә, Киров исемендәге заводның безгә
"К-700" тракторы һәм "Жигули" автомобиле бирәчәген әйттеләр алар.
Без, билгеле, ризалашмадык. Беренчедән, "Фордзон" үзебезнең уку йорты музееның төп экспонаты булса, икенчедән, "К-700" тракторына һәм җи-ңел машинага мохтаҗлыгыбыз юк иде ул вакытта. Үзебезнең ике шундый трактор һәм җитәрлек санда автомобильләребез бар иде.
2005 елның башында Казанда чираттагы урта һөнәри белем бирү училищелары, лицейлар директорлары киңәшмәсе вакытында республикабызның транс-порт министры Владимир Швецовның мине күрергә теләве турында хәбәр иттеләр. Җыелыш тәмамлангач, кердем министр янына, таныштым үзе белән. Казанның 1000 еллыгын үткәргәндә борынгы машиналар колоннасы башында безнең "Фордзон" булырга тиеш икән. Мин министрга: "Бу трактор шәһәребезнең үзәге булган Ленин урамында куелган. Ул безнең генә түгел, шәһәрнең дә һәйкәле булып тора. Һәр өйдә бер генә хуҗа булган кебек, Бөгелмәнең үз хуҗасы бар. Бу бик тә җитди мәсьәләне мин үзем генә хәл итә алмыйм", - дип чыгып киттем. Шуннан соң башка борчымадылар.
Шулай да 2013 елның язында аграр көллиятнең хәзерге директоры Фәрит Юныс улы Гатин мине чакыртып: "Рифмир Сәлахович, "Фордзон" тракторын Минтимер Шәрипович Шәймиев Болгар комплексында төзелгән Икмәк музеена куярга сорый, ни дип җавап бирим?" - дип сорады. Мин һаман да бер җавапны биреп: "Ветераннарның бирәселәре килми дип әйтеп карагыз соң, бик теләсәләр, барыбер алмыйча калмыйлар инде алар", - дидем.
Күргәнегезчә, "Фордзон" һаман да үз урынында тора, музеебызның төп экспонаты булудан тыш, ул әле аграр көллиятнең визит карточкасы булып та хезмәт итә.
Герой-очучы Михаил Девятаев - безнең "Фордзон" турында
Советлар Союзы Герое М.П. Девятаевны чираттагы чакыруыбызда укучылар һәм хезмәткәрләр алдында чыгыш ясап, үзенең немец самолетында әсирлектән качуы турында "Побег из ада" дигән документаль фильмны карагач, утырып бергәләшеп чәйләр эчкәч, мин аны үзебезнең музейга алып кердем һәм "Фордзон" тракторын күрсәттем. Тракторны карагач, Михаил Петрович: "Ә сез аны постаментка ничек беркеттегез?" - дип сорады.
Аның беркетелмәгәнлеген, ә бары тик һәр тәгәрмәч астына ярымтүгәрәк башмаклар урнаштырылганын әйттем. "Бүгеннән үк сварка белән беркетегез, тәүлек әйләнәсенә сак куегыз, шулай итмәсәгез, тракторсыз калачаксыз, - диде герой-очучы. - Хәзер бу трактор өчен ике машина бирсәләр, ун елдан ун машинага алыштырып булачак, чөнки тарихи әйберләр бәясез. Мәсәлән, минем турыда документаль фильм төшергәндә мин урлап качкан "Хейнкель-111" самолетын СССРда да, Польшада да, ГДРда да, Чехословакиядә дә таба алмадылар, аерым заказ белән шуңа охшаш самолет ясап төшерделәр".
Кунагыбыз тагын бер мисал китерде. Казанда Девятаевның бер танышы фронтта булган, Берлингача барып җиткән һәм трофей итеп Александр Сергеевич Пушкинның китабын алып кайткан. Ә ул китап авторның култамгасы белән бер графка бүләк итеп бирелгән булган икән. Республика музее хезмәткәрләре китапны сатуын сорап, башта - бер мең сум, аннары - ике мең сум, соңыннан биш мең сум тәкъдим иткәннәр. Белгәнегезчә, ул чорда "Волга" автомобиле
5 мең сум тирәсе тора иде. Китап хуҗасы ризалашмаган, билгеле, мин Пушкинны яратам, шулай булгач, китап та үземдә торсын дип җавап биргән. Тимер шкаф ясаткан да шунда бикләп тоткан. Кунак-лар килгәндә генә алып, зур горурлык белән күрсәтә торган булган.
Менә шулай кадерле булалар икән тарихи әйберләр. Димәк, безнең берен-челәрдән булып чыгарылган "Фордзон" тракторы да үтә кыйммәтле экспонат булып санала. Кем өчендер гади "тимер ат", ә кемнәргәдер халкыбызның үткәнен искә төшереп торучы бәһасез һәйкәл, илебез тарихының тере шаһиты ул. Аның яныннан үткән һәр кеше карасын, күрсен, белсен һәм бу турыда уйлансын иде.
Рифмир ХИСАМОВ,
мәгариф ветераны,
Татарстанның атказанган укытучысы.
/Фото - гаилә архивыннан/.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: