Бөгелмә авазы

Синең кешеләрең, Бөгелмә: Абруйлы Абруй

Кешенең язмышында аның исеме искиткеч зур роль уйный диләр. Әлеге язмамны яза башларга әзерләнеп, уйланып йөргәндә, иң беренче итеп, "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"нә күз салдым. "Абруй" сүзенең мәгънәсен беләм кебек инде үзе болай, шулай да, китап миннән акыллырак бит. Анда исә бу сүзгә менә нинди аңлатма биргәннәр: "1) авторитет, дәрәҗә;...

Кешенең язмышында аның исеме искиткеч зур роль уйный диләр. Әлеге язмамны яза башларга әзерләнеп, уйланып йөргәндә, иң беренче итеп, "Татар теленең аңлатмалы сүзлеге"нә күз салдым. "Абруй" сүзенең мәгънәсен беләм кебек инде үзе болай, шулай да, китап миннән акыллырак бит. Анда исә бу сүзгә менә нинди аңлатма биргәннәр: "1) авторитет, дәрәҗә; 2) намус, сафлык; 3) берәр коллектив, төркем һ.б. ш. эчендә дәрәҗәле, хөрмәт ителә торган, авторитетлы кеше". Ә "абруйлы" сүзе "авторитетлы, ышаныч казанган" дигәнне аңлата икән... Карасана, һәрбер сүзе, һәрбер мәгънәсе язмам герое - Бөгелмә районының Акбаш авылында гомер кичерүче Абруй апа Шакир кызы Насыйровага туры килеп, ябышып тора, аның холкы-сыйфатларын ачып бирә икән ләбаса! Менә шуннан әйтеп кара инде син исемнең кеше язмышына йогынтысы юк дип...

Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.

Фотолар - язма герое альбомыннан.

...Моннан 15 еллап элек, редакциябезнең "УАЗ" - "буханка" машинасында җәй көне коллектив белән Акбаш якларына җиләккә бару гадәте бар иде безнең. Бервакыт шулай юл буенда кул күтәреп торган апаны утырттык. "Мин Акбашта торам, кайтышлый чәй эчәргә керегез, - ди. - Абруй апа дип сорасагыз, кем дә юл күрсәтер". Без рәхмәтебезне әйтеп өлгергәнче: "Тик менә су юк әле авылда, җәй көне сусыз тилмерәбез", - дип өстәп куйды. Дәррәү көлеп җибәрдек. "Көлмәгез, сез кайтканчы табам мин чәйлек кенә су", - диде апабыз үзе дә без көлгәнгә кушылып. Ул төшеп калгач кына Әлфиябез: "Кызлар, бу безгә хатлар язып тора торган Абруй Насыйрова булды түгелме соң? Әйе, җырчы Бәширәнең апасы", - дип куйды. Абруй апа белән беренче очрашуым шулай булды. Аннан соң да Абруй апаның газетага язган күп мәкаләләрен, хәбәрләрен укырга, басмага әзерләргә, аның турында төрле кешеләрдән күп яхшы сүзләр ишетергә, төрле мәдәни чараларда күрергә, Татар мәдәният үзәгендә үзе үстереп тапшырган гөлләрен карап йөргәнен дә очратырга туры килде, тик турыдан-туры аралашкан юк иде әле.

- Әтием, мин тугач, "1 май көнне иртәнге 4тә Абруй атлы кызыбыз туды", - дип, хат салып җибәргән. Документларда мине апрель ахырында туды дип язсалар да, әти сүзе - мине өчен закон, ул ялгышмас, димәк туган көнем - 1 майда, - дип сүз башлады Абруй апа очрашкач. Аның белән беркадәр сөйләшеп утыруга ук, менә шушы "әти сүзе - минем өчен закон" дигән фикеренең гомер буе аны озата барганын, тәкъдирендә язылган яшәү юлын намус белән үтәр өчен маяк та, этәргеч тә, таяныч та булганлыгын ачык аңладым.

...Алты айлык чакта әнкәсеннән ятим кала кыз бала. Әбисе дә озак яшәми, дөнья куя. Бик кечкенәдән, бер тотам калмый, әтисенә ияреп йөргән кыз, билгеле, совет укытучысының дәресләрендә утырып, мәктәп яшенә җиткәнче үк шактый калын китапларны укырга өйрәнеп кенә калмый, ә колхозда нинди җәмәгать эшләре бар, әтисенең барысына да җигелеп тартканын күреп, активлыкны яшәү рәвеше дип аңына сеңдереп үсә, үзе дә җәмәгать эшләренең үзәгендә була. Ул елларда район милиция начальнигы булып эшләгән Гамбәров абый бер җыенда Абруй турында: "Ничәмә-ничә агитатор эшен шушы бала берүзе алып бара бит!" - дип әйтеп куя. Мәктәптә укыганда ук басуда да эшли, авыл Советында секретарь вазифаларын да башкарып ала, стена газетасы чыгару, концертлар оештыру кебек эшләр дә аның җилкәсендә була. Ә соңгылары дигәндә, Абруйның, кем әйтмешли, аяк идәндә. Ул җырга осталыгы, ул биюгә дисеңме! Шуңа да мәктәпне тәмамлауга ук авыл клубына мөдир итеп куялар үзен. Карабашның гына түгел, районның танылган артистларыннан була, республика сәхнәләрен яулый Абруй. Төрле бәйге-конкурсларда алган урыннары, әтисеннән бар балаларына мирас булып күчкән музыкаль сәләте белән Ленинград мәдәният институтына укырга керү мөмкинлеге дә туа, әмма язмыш аны бөтенләй башка юнәлешкә алып кереп китә.

Ул... медик һөнәрен сайлый, 1962 елда Бөгелмә медицина училищесына укырга керә. Нинди эшкә алынса, шуны җиренә җиткереп башкара торган кыз биредә укыган елларда да балкып яши: җыр-биюле кичәләр, смотрларда катнашу, стена газеталары, санбюллетеньнәр чыгару, халык дружинасы оештыру, аңа җитәкчелек итү...

Училищены тәмамлауга, Акбаш станциясенә фельдшер итеп эшкә җибәрәләр үзен. Шуннан бирле Абруй Насыйрова, менә 52 ел инде, төшкән урынында таш булып, Акбашта гомер кичерә, бүген авылның олысы-кечесе хөрмәт итә торган Ак әбие ул. Ә аңа кадәр - чын мәгънәсендә, яшьнәп узган яшьлек еллары, гомер юллары. Ул чорда ни атта, ни җәяүләп барып җитү мөмкин булмаган юлсыз Акбаш белән бөтен элемтә - тимер юл аша. "Төн димәдем, көн димәдем - һәркемгә ярдәм итәргә тырыштым. Бер төндә икешәр тапкыр поезд туктатуны сораган чаклар булды", - дип искә ала үзе ул елларны. Хәер, эшен яратучы, җаваплы караучы авыл фельдшеры ни җитте белгеч-табиблардан күбрәк белә: тәвәккәллек тә җитәрлек, ул доктор да, шәфкать туташы да, кендек әбисе дә, санитар да (шул ук поезд белән ничәмә-ничә тапкыр мәетләр алып кайттым, дип сөйли медицина ветераны Абруй Шакировна) - чөнки авыруның язмышын минутлар хәл иткән чаклар күп була аның хезмәт биографиясендә.

Ничәмә-ничә дистә еллар дәвамында Акбашның, күрше-тирә авылларның "духтыры" булып эшләгәндә дә бер генә көне дә җәмәгать эшләреннән башка узмый аның. Агитатор, парторг була, шул ук вакытта мәдәни эшчәнлеген дә ташламый - сәхнә йолдызының нуры сүрелми. "Бүләкләрем, Грамоталарым бик күп иде дә, авыл Советы бинасында ут чыгып, янып беттеләр", - ди. Әмма кешенең кылган игелекләрен аңа бирелгән Рәхмәт хатларының янып бетүе генә юкка чыгара алмый ул.

- 4 нче курсны тәмамлагагач, Бөгелмәгә практикага кайткан идем. Безне, булачак табибларны, авыллардагы медпунктларның эшләре белән таныштырдылар, - дип искә ала ветеран-табибә Минҗинан Гаян кызы Шиһабетдинова. - Акбашка да алып бардылар. Эшнең шулкадәр тәртип белән оештырылганы күзгә ташланып тора, документларын өйрәнү дә бик җиңел, чөнки бар да тәртиптә иде. Ә аннары безне, практикант кызларны авыл фельдшеры бәлеш белән сыйлады. Кай арада пешереп өлгерткән диген! Аның тәмлелекләре! Укуны тәмамлап кайтып, эшли башлагач, инде шактый еллар узгач, авыл халкына медосмотр үткәрергә дип, шул Акбашка тагын барырга туры килде. Эш белән эш арасында, безне тагын бәлеш белән сыйлыйлар! Кылт итеп, студент чорым искә төште. "Бу Акбашта бер бәлеш ашаган идем бит инде мин", - димен. Елмаеп тора апаң... Абруй Шакировна үзе булып чыкты! Шуннан дуслашып киттек, дуслыгыбыз озак еллар дәвам итә инде. Белгеч буларак әйтеп тә тормыйм, хәзер без лаеклы ялда инде, ә менә кеше буларак, шулкадәр ачык, киң күңелле, юмарт кеше! Кешеләрне аның кебек яратучы тагын кем бар икән?! Ял йортына баргач, санаулы көндә танышып кайткан иптәшләрен дә онытмый бит ул, хәбәрләшеп, алар белән дуслашып, хәтта чит райондагылары белән дә очрашып тора. Шундый сизгер күңелле ул, кешегә ярдәм кирәген күңеле белән тоя, сәгате-минуты белән ярдәм кулын суза да... Гаҗәеп кеше, берүк озын гомерле булсын, сәламәтлек бирсен Ходай үзенә.

Сәламәтлеге исә, Абруй апа үзе әйтмешли, 80не түгәрәкләп килгән кешенеке кебек. Әмма бирешә торганнардан түгел, көчле рухлы кеше ул Абруй Шакировна: "Хәтта багучы чегән хатыны да минем тиктормаслыкка шаккатты әнә", - дип сөйли. "Чыннан да, мин ялгыз дигән уйны башка кертеп карарлык вакытка гына да ялгыз калганым юк бит минем: гел кеше арасында. Хәзер менә җирлегебезнең ветераннар советы җитәкчесемен, ике авылга (Акбаш белән Андреевка) уннан артык ветераныбыз бар, кар эрү белән, өмәләр оештырып, зиратны чистарттык, бәйрәм арты бәйрәм, очрашулар, туганнарым, дусларым да күп. Авылда безнең мөселман халкы санаулы гына, шуңа күрә Коръән укырга, мәет сакларга да йөрим. Яз-җәй-көздә зур булмаган бакчамнан аерыла алмыйм, үземә кирәкне үзем үстерәм. Урманнан кайтып та кермим. Дару үләннәре җыям, күбесенең хасиятләрен беләм, шуларны киптереп, кешеләргә таратам. Җәен бергәләп җиләкләр җыеп, балалар йортларына, картлар йортларына илтәбез"... - Абруй апа ипләп кенә, сүзнең җаен китереп кенә шуларны сөйләгән арада, мин бу мөхтәрәм затның күпкырлы талантлары, активлыгы өстенә, шулкадәр дә киң карашлы, олы йөрәкле, үзе эшкә алынган һәрбер өлкәдә профессионалларча белгеч була алуының сер-сәбәпләрен беләсем килеп утырам менә. Аллаһы Тәгалә һәр затка үз миссиясен билгеләгән: кешеләрнең ярдәмчесе, терәге булу дигән вазифаны көчлеләргә йөкли ул. Абруй апа да шундый көчле кеше.

...Әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да тамырлары тирәнгә киткән затлылар һәм зыялылар нәселеннән ул үзе, Туйкиннар, Атласиларга һәм башка тарихи шәхесләргә барып тоташа ыру тамырлары. Ата-бабалары барысы да хаҗга барганнар, зур гыйлем ияләре булганнар. Бу хакта Дания Рәүпова "Мөгаллимгә мәдхия" дигән китабында Абруй апаның "Әтием мирасы" дигән истәлекләрен яза: "...Бабай бик таләпчән, көчле шәхес була. Бервакыт мәдрәсә эшчәнлеге белән танышу өчен авылга Габдулла Тукай килә. Ул бабайларда берничә көн кунак була. Сарык суеп, көн дә мунча ягып тәрбиялиләр шагыйрьне. Әтигә ул вакытта 11 - 12 яшьләр тирәсе. Мунчада Габдулланың аркасын юган. "Тәнендә бер чеметем дә ите юк, тире дә коры сөяк, аркасын ышкырга курка идем", - дип искә ала иде әтием. Тукай киткәндә әтиләргә шигырь дә язып калдырган. ... Казанга кайтып бер-ике ел үткәч, бөек шагыйрь дөнья куйган. "Безнең гаилә бик якын кешесен югалткан кебек булды, бик борчылдык", - дип сөйли иде әтием". Менә кайдан ук килә икән Абруй апаның мәдәни күңел мәйданы киңлеге һәм калебендәге хисси байлыгы, бүген дә Тукайны туганыдай якын күрүе. "Тукайны сөймәгән татар булмас" дисезме? Әмма бу сөю - үзгә сөю. Шушы 80 яше тулып килгән көндә дә Абруй апа Тукай юбилее уңаеннан уздырыла торган чараларда чыгышлар ясый. "Бу юлы шагыйрьнең китапларда басылган мәгълүм шигырьләрен түгел, ә бабамнарга үз куллары белән язып калдырганын укыйм әле", - ди ул (хөрмәтле укучылар, сез бу шигырьне безнең газета сайтыннан укый аласыз: www.bugulma-tat.ru) 1986 елда Казанга курсларга баргач, Тукай музее ачыласын ишетеп, укуы тәмамлангач та берничә көн фатир "снимать" итеп, шул музей ачылганны көтүен, һәрбер экспонат янында озаклап басып тора-тора, күз яшьләрен тыя алмыйча, ярты көнләп вакытын шунда үткәргәнен сөйли әнә. Ятимлек ачыларын тату, шигъри җанлык, хисчәнлек, тәэсирләнә белү, кешеләрне шулкадәр дә сөя алу кебек сәләтләре охшаш һәм уртак булганга җан тарта, кан тарта торгандыр мөгаен. Тормышны сөюе, кешеләрне сөюе дә шуннан киләдер аның: кеше никадәр баерак, тулы канлырак тормыш белән яши, аның күңел офыклары да шулкадәр киңрәк була ләбаса. Нәкъ менә шундыйлар үз карашы, үз үрнәге, үз хезмәте белән башкалар арасында хөрмәт-ихтирам казаналар да инде. Абруйлы Абруй апа кебек...

Сүз соңында. Абруй апаның 80 яшьлек юбилее якынлашуын Акбаш җирле үзидарә башлыгы Рәзгать Тәлгать улы Хуҗиев үзе истә тотып, аңа җитәкчелекнең һәм авылдашларның ихтирамын җиткерүне шәхсән кайгыртып йөри. Әле шушы көннәрдә генә авыл сәхнәсендә узган чарада да зурлаганнар юбилярны: тәбрикләгәннәр, котлап, махсус җыр башкарганнар. Бүгенге көндә кешенең гомер буе башкарган хезмәтен бәяләп, аңа игътибар күрсәтү, аның, чыннан да, башкаларга, яшьләргә үрнәк булырдай шәхес икәнен аңлау һәм аңлатудан да кадерлерәк ни бар соң "РӘХМӘТ"нең бернинди акча-байлык белән дә үлчәнә алмый торган рәхәт сүз икәнен җаны-тәне белән аңлаган ветераннар өчен?!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: