Бөгелмә авазы

Синдә минем язмышым

8 июль - Россия Федерациясендә гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне. Бу гадәт безгә... Флоренциядән килгән. Ике гашыйкның күпер өстендәге баганага чылбыр бәйләп, аңа йозак элүләре турында язучы Федерико Моччиа романыннан укыгач, яшьләр аны чынбарлыкта кабатлый башлый. Йозакны бикләгәч, ачкычны елгага ташлыйлар: кеше кулына эләгеп, арага читләр керерлек булмасын, хисләр сүнмәсен, сүрелмәсен....

8 июль - Россия Федерациясендә гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне. Бу гадәт безгә... Флоренциядән килгән. Ике гашыйкның күпер өстендәге баганага чылбыр бәйләп, аңа йозак элүләре турында язучы Федерико Моччиа романыннан укыгач, яшьләр аны чынбарлыкта кабатлый башлый. Йозакны бикләгәч, ачкычны елгага ташлыйлар: кеше кулына эләгеп, арага читләр керерлек булмасын, хисләр сүнмәсен, сүрелмәсен. Никахлашканнан соң кияү белән кәләш мондый йозак элә торган рәсми булмаган урыннар Россиянең барлык шәһәрләрендә дә бар инде хәзер.
Әңгәмәдәш - Равилә АРСЛАНОВА.
Кодаш авылы.
Фото - гаилә альбомыннан.
"Гаилә, мәхәббәт, тугрылык" көне уңаеннан сезне, "Бөгелмә авазы"н укучылар, үзебезнең Кодаш авылында гомер итүче бик матур бер пар, үрнәк гаилә белән таныштырып китим әле. Гүзәл һәм Илдар Гаязовлар алар. Ни өчен нәкъ менә аларны - озакламый көмеш туйларын билгеләп үтәргә әзерләнүче бу парны сайлавымның тагын бер сере бар, ул да булса, алдагы якшәмбедә илебез Россия почтасы көнен билгеләп үтәчәк, димәк, Гүзәл ханымның һөнәри бәйрәме дә якынлаша дигән сүз.
Кичкырын, урман ягыннан искән җил, авылны баллы, хуш исле юкә чәчәге исе белән тутырды. Әкрен генә атлап Гаязовларга юл тоттым. Мин килгәндә хуҗа кеше гаражында, каен ботакларына хуш исле мәтрүшкәләр кушып, мунча себеркеләре бәйли иде. Йортка уздым. Зур табак тутырып эре, кызыл урман җиләкләре чистартып куйганнар. Аларның исе-е-е!
Гүзәл ханымга килүемнең максатын әйттем: "Үзебезчә, хатын-кызларча гына тормыш турында, бәхет һәм мәхәббәт хакында сөйләшик әле", - дидем, ул рәхәтләнеп риза булды.
- Сез нинди гаиләдә үстегез?
- Әтием Әхмәтҗан белән әнием Әлфиянең өченче - төпчек кызлары мин. Бер-берсен санлап, хөрмәтләп инде 55 ел бергә гомер кичерәләр алар. Әтигә быел 80 яшь тулды. Ул эшләп лаеклы ялга чыккан Азнакай нефть һәм газ чыгару оешмасына рәхмәтебез зур. Әтиебезне онытмыйча, искә алып, юбилее белән шундый матур итеп котладылар. Күп кирәкмени кешегә?! "Энә дә бүләк, дөя дә бүләк", - дип әйтергә ярата иде безнең 100 яшен тутырып, бакыйлыкка күчкән әбиебез. Игътибар, ихтирам, күңел җылысы кирәк бит кешегә. Инде өлкән яшьтә булуына карамастан, әтиебез әле һаман хәрәкәттә. Авылның югары оч зиратын карап тота, авыл дип яши, аның киләчәге өчен җан атып йөри. Күп укый, "Бөгелмә авазы" газетасының якын дусты, хәбәрчесе дә әле ул. Умарталар тота.
Әнием бик тәртипле, эшне җиренә җиткереп, бер кимчелексез башкаручы хезмәткәр һәм хуҗабикә булды. 40 елдан артык колхозда сыерлар сауды. Тәмле-тәмле ризыклары белән барыбызны да куандырып, ачык йөз белән каршы алып, киңәш-табышлары белән безне сөендереп яши. Әти белән алар бер-берсенә - терәк, ә безгә - үрнәк. Әле хәзер дә әнинең пешергән ашлары телеңне йотарлык, юган керләре ап-ак, урын-җир тип-тигез итеп җыелган, йортта үзгә бер чисталык.
- Сез ирегез белән ничек таныштыгыз?
- Актүбәдә урта мәктәптә укып йөргән чаклар. Беркөнне авылдаш кыз Лена килде дә: " Кызлар, армиядән Илдар кайткан!", - диде. Шулчак, минем күңел әллә нишләп куйды. Югыйсә, моңа кадәр аның миңа, минем аңа игътибар иткәнебез юк иде. Шимбә көн авылга кайттык, клубка чыктык. Караштырам инде ипләп кенә армиядән кайткан егетне. Ошый бит күңелгә!
Бер төркем булып, яшьтәшләр кайтырга чыктык. Минем күз төшкән егет, арттан килеп: "Сәлам яшьләргә!" - ди-мәсенме! Шулчак: "Сәлам, Илдар!" - ди-гәнемне үзем дә сизми калдым. Егет мине озата китте. Шушы кичтән соң ике ел очрашып йөрдек тә, гөрләтеп туй ясап өйләнештек. Уңдым мин иремнән, бәхетле кеше дип саныйм үземне. Гаиләмне, эшләгән эшемне, авылымны яратып яшим.
Илдар да матур, күркәм гаиләдә туып үскән. Кайнана, кайнаталарым, Аллага шөкер, исән-саулар. Тигез, матур тормышта яшиләр. Алтын туйларына җитәргә дә күп калмады. Безнең йортта өч кыз бала үссәк, Илдарлар йортында өч ир бала, ата-ана йөзенә кызыллык китермичә, уңган ир-егетләр булып җитешкәннәр. Талия әнигә, Инсаф әтигә миңа шундый тырыш, тәртипле, ышанычлы ир үстереп биргәннәре өчен мең рәхмәтлемен.
Ирем - гаиләбезнең тоткасы. Кызларымның әтисе. Мин аны башкалар белән чагыштырып та карый алмыйм, чөнки ул минем беренче һәм соңгы мәхәббәтем.
Кайгыммы син, бәхетемме?
Бәлки, хатам, ялгышым?
Ни булса да булган инде,
Синдә - бөтен язмышым.
Беләм йөрәкләрнең бергә
Типкәнен, тибәчәген,
Бердәнбер үткәнем бит син,
Бердәнбер киләчәгем!
Илдар яшьтән үк бик кызыксынучан, тик торуны белмәс, инициативалы булды. Тагын шунысы аеруча мөһим: ул беркайчан да, бернәрсәгә дә битараф түгел. Үзенә йөкләнгән эшне һәрвакыт җиренә җиткереп башкара. Мөгаен, аның бу сыйфатлары әтисеннән киләдер. Инсаф Шәрип улы Гаязов күп еллар Кодашның авыл җирлеге башлыгы булып торды. Талия әнидән безнең кызларыбызга да чын әби тәрбиясе эләкте.
- Тормыш йомгагын бераз сүтик әле...
- 1989 елның октябрендә өйләнеш-тек. Илдар - машина йөртүче, мин - тегүче. Әлмәт шәһәрендә ике ел ярым кеше фатирларында яшәдек. Кызыбыз Лилия Әлмәттә туды. Кеше өсләрендә йөрүләрнең "рәхәтлеген" үзе татыган кеше генә белә инде ул. Шул чорда безне колхозга эшкә чакырдылар. Яшьләр
урамыннан йорт та биреп куйдылар. Түбәләр күккә тиде. Икебез дә эшлибез. Илдар - машина йөртә. Мин - диспетчер. 7 ел яшәдек шул йортта. Кызыбыз Ләйлә шунда туды.
Әкренләп, минем әтиләр күршесен-дә, үзебез йорт җиткезеп чыктык. Әти-әниләрнең янәшәдә булуларының рәхәтлеген белсәгез. Әхлак тәрбиясен дә, хезмәт тәрбиясен дә алар бирде.
Әйткәнемчә, без гаиләдә 3 кыз бала үстек. Безнең һәм балаларыбызның, оныкларыбызның зур бер гаилә булып, дус-тату яшәвендә әти-әниебезнең өлеше искиткеч зур. Өчебез дә беренче кушылган парларыбыз белән тормыш көтәбез. Һәрберебездә - икешәр бала, инде оныклар китте. Чаллыда яшәүче зур апам гаиләсе - йортта көтеп алынган кунаклар. Алар кайткач, гаиләләребез белән без дә шунда җыелабыз. Бергәләп умарталар карау, бал аертулар күңелгә рәхәтлек өсти. Апалар белән серләшә-серләшә мунча керүләр, аннан чыккач, әнинең кайнар коймакларын яңа аерткан балга манып, чәй эчүләр үзе генә дә ни тора!
- Ирне ир иткән дә хатын, җир иткән дә хатын, диләр бит....
- Әй, булыр-булмастай кешене, ничек кенә тырышсаң да, әлләни шәп ир итеп булмыйдыр ла ул. Менә үземнең өлешемә чынлап та "көмешем" язган булгандыр. Тормышыбызга күзләр генә тимәсен: үз көчебез белән тырышып эшләп, дөнья көтәбез. Йортыбыз җитеш, эшебез бар. Ходай сәламәтлектән генә аермасын. Танышларыбыз күп. Аралашып яшибез. Чын дусларыбыз да бар. Көмеш туебыз якынлаша. Ике кыз бала үстердек. Олысы инде башлы-күзле. Ходай безне инде оныклар белән дә куандырсын иде дип яшәп ятыш.
Аллага шөкер, актив тормыш алып барабыз. Кышларын тимераяк, чаңгы-чаналарны ерак җыймыйбыз. Сабантуй бәйгеләрендә дә Илдар һаман да актив катнаша. Үзем инде ике чакырылышта авыл җирлеге депутаты булып торам. Гозер белән килгән кешеләргә кулымнан килгән ярдәмне күрсәтергә тырышам.
Хәзерге вакытта Кодаш авыл җир-легендә элемтә бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкарам. Эшем ошый. Үзем белән эшләүче хезмәткәрләремнең эшеннән кәнагатьмен. Әле күп еллар шушы төркем (Зөлфия Садыйкова, Фәридә Шиһапова) белән бергә-бергә эшләргә язсын иде дип телим.
- Быел "Бөгелмә авазы"на язылулар ничегрәк булды соң?
- Беренче яртыеллык белән чагыштырганда оттырдык, анысы. Шул, бәяләрнең кинәт күтәрелүе нәтиҗәсе инде ул... Сер түгел, үзара рус телендә аралашу кабул ителгән мохиттә яшибез. Районыбызда чиста татар авыллары да күп түгел. Шуңа күрә, без - татарлар, бердәнбер татар басмабыз булган "Бөгелмә авазы" газетасының тиражы кимүгә һич кенә дә юл куймаска тырышырга тиеш тә бит, гел без теләгәнчә генә барып чыкмый шул. Оешма җитәкчеләребез, авыл зыялылары да, шул фикердә булып, ана телебездә чыгучы бердәнбер басмабызның тиражын киметмичә, йортларыбызга килеп торуын тәэмин итү өчен, бераз гына булса да, үз көчләрен кертсеннәр иде дигән теләктә калабыз инде. Булган бит элгәре татар байлары: мәдрәсәләр тотканнар, мәчетләр төзеткәннәр, үз телебездә китаплар нәшер иткәннәр, газеталар бастырганнар... И-ий хәзер дә шундый татар байларыбыз күбрәк булсын иде, дип уйлыйм күңелемнән.
- Гүзәл ханым, газета укучыларга нинди теләкләр җиткерәсегез килә?
- Бер карасаң, тормыш бик гади, икенче карашка бик катлаулы инде ул. Шуны белеп, барыбызга да мәгънәле итеп яшәргә язсын иде. Һәммәгезгә дә гаилә җылысы телим, никахыгыз ныклы, мәхәббәтегез дәвамлы булсын. Аннары, яраткан эше булсын иде һәркемнең. Яратып башкара торган хезмәт шулай ук бәхетнең бер өлеше бит инде ул.
Форсаттан файдаланып, хезмәттәшләремне дә, районыбыздагы барлык почтальоннарны да 13 июльдә билгеләп үтеләчәк Россия почтасы көне белән тәбрик итәсем килә. Эшләрендә - уңышлар, гаиләләрендә тигезлек һәм бәхет телим.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: