Бөгелмә авазы

Син дә, мәктәп, безнең шикелле

Табигатьтә, чын мәгънәсендә, алтын көз тантана итә. Көн аяз, җылы, кояшлы. Безне юл буе сихри буяуларга манылган алсу, җете кызыл, көрән, ут кебек сары яфраклары белән көяз өрәңгеләр, сылу каеннар, ефәктәй ботакларын болгап, озата баралар. Күңел, ирексездән, яшәрә һәм ул чактагы җырны кабатлый: Нинди матур озын юлга чыктык, Янар чәчәк...

Табигатьтә, чын мәгънәсендә, алтын көз тантана итә. Көн аяз, җылы, кояшлы. Безне юл буе сихри буяуларга манылган алсу, җете кызыл, көрән, ут кебек сары яфраклары белән көяз өрәңгеләр, сылу каеннар, ефәктәй ботакларын болгап, озата баралар. Күңел, ирексездән, яшәрә һәм ул чактагы җырны кабатлый:
Нинди матур
озын юлга чыктык,
Янар чәчәк иде юл башы...

Әйе. Нәкъ илле ел элек Карабашның 1 нче урта мәктәбе безне, балаларын очырган ана кош сыман, тормыш күгенә озатып калды. Әнә ул ерактан ук, Зәй буендагы бөдрә таллары белән кочак җәеп, безне каршы ала. Шушы мәктәпне тәмамлаганга - 50 ел! Әле кичә генә чыгарылыш кичәсе иде
кебек!
Кичә генә шаулы,
якты язлар иде,
Шул язларның
чәчәкләре идек без.
Сизмәдек тә -
җимешләрдәй өлгергәнбез,
Алдыбызда бүген -
алтын көз!
Кош баласы кебек
кыяр-кыймас
Күтәрелдек күккә - очарга!
Чакырдылар безне
ак хыяллар
Язмыш дәфтәрләрен ачарга...

Ишектән үк милли киемнәргә төренгән укучылар, күбәләктәй талпынып, чәкчәк белән үзебезне каршы алдылар. Ирексездән, күзләргә яшь тулды: никадәр якын, сагынылган бу мизгелләр! Мәктәпнең хуҗабикәсе Мәдинә ханым Котдус кызы белән җылы исәнләшеп, залга уздык. Анда сыйныфташлар тезелешеп утырганнар - кочаклашып күрештек.

Сыйныфташыбыз, мәктәптә озак еллар директор булып эшләгән Әнисә Кәрам кызы Гәрәева тантананы ачты. Ул чакта без - 6 егет һәм 5 кыз - мәктәпнең тәүге чыгарылышы идек. Укытучылар безне үзләренә тиң күреп, дустанә, эчкерсез мөгамәләдә булдылар, безнең белән ешрак аралашуга, класстан тыш чаралар үткәрүгә һич тә вакытларын кызганмадылар. Асия апа Сарим кызы, Лира апа Газиз кызы, Муса абый Ибраһим улы, кызганыч, бүген мәрхүмнәр (авыр туфраклары җиңел булсын). Лира апабызның һәрберебез белән җанга кереп эшләве, бигрәк тә тормыш авырлыкларына каршы торырга өйрәтүе, педагогик алымнары гомер буена минем укыту эшчәнлегемдә юлдаш булды.

Реклама

Бүгенге мәҗлеснең иң мөхтәрәм кунаклары - Олимпия чемпионнарын тәрбияләгән, үзе дә халыкара ярышларда катнашкан орден-медальләр иясе, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданины Миңнулла абый Чинкин белән аның тормыш таянычы Зәйтүнә апа Гайнетдин кызы, Фәүзия апа белән Расиха апаларыбыз һәм башка бик күп укытучыларыбыз. Алар алдында бүген баш иябез. "Картлык, безгә якын килә күрмә", - дигәндәй, түрдә кояштай балкып утыралар, елларга бирешмәгәннәр, хәтерләре яхшы: безнең яшьлек елларын җылы итеп искә алалар.

Безнең сыйныф иң тыйнагы булгандыр, мөгаен. Хәзер дә шулай, арабызда хөкүмәт тарафыннан бүләкләнүчеләр булса да, ул хакта сөйләшмәдек. Бәйрәмебезнең иң күркәм ягы - табында хәмер белән хәрәм ризыклар булмады. Ашханә хезмәткәрләре хәләл ризык-лардан гына өстәлләр сыгылырдай тәм-томнар әзерләгән-нәр. Мәктәп администрациясе шулкадәр игътибарлы: намаз бүлмәсенә кадәр хәстәрләп куйган. Сыйныфташыбыз, авыл мәчете имамы азан әйтте. Арабызда ике хаҗи да бар, бергәләп намаз укыдык. Күңелләр тагын да яктырып китте. Маңгай-битләргә сизелер-сизелмәс кенә сызылган буразна-сырлар язылгандай булды: тиздән безгә дә 70 тула бит... Иншаллаһ! Без бит нык буын - 1941-1945тә туган балалар...
Мәктәбебез, сиңа да бит бүген
Ярты гасыр - безнең шикелле.
Рәхмәт сиңа,
озын гомерле бул!
Очрашулар ничек күңелле!
Очрашулар бәхет түгелме?!

Әлфия
Түләкова-Мөдәррисова.
Чаллы шәһәре.
Ф.Вәлиәхмәт фотосы.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: