Бөгелмә авазы

Шатлык һәм илһам чыганагы

Халыкның гамәли сәнгать традицияләре буыннан-буынга тапшырылып килә.

Татарстанда да алтын куллы кешеләр аз түгел – алар һәр авылда, һәр шәһәрдә яши. Безнең Бөгелмәдә дә сәләтле осталар бар.

Элек-электән татар осталарының төп шөгыльләре ука белән тегү, күн мозаикасы, туку, агач һәм таш уеп эшләү, челтәр бәйләү, зәркәнчелек булган. Борынгы бабаларыбызның гореф-гадәтләре, ничек кенә кадерле булса да, алар барысы да безнең көннәргә кадәр сакланмаган. Кызганычка каршы, таш уеп ясау, тукылган келәмнәр һәм полотнолардагы катлаулы бизәк-нәкышлар өлешчә юкка чыга. Шул ук вакытта һөнәр үзе дә, әлеге төр иҗат та заманча формалар ала. Гасыр белән аһәңдәш яңа юнәлешләр, кызыклы формалар барлыкка килә. Мисал өчен – гаҗәеп нәтиҗәгә ирешү өчен, зур һәм нечкә эш башкаруны күздә тоткан модельләштерү.

Якташыбыз Рафаэль Фәрит улы Яруллин төрле архитектура корылмаларының, техниканың, шул исәптән хәрби техниканың кечерәйтелгән модельләрен һәм макетларын әзерләү белән шөгыльләнә. Күчермәләре билгеле бер үлчәмдә әзерләнә. Ул әлеге мавыктыргыч шөгыльнең барлык нечкәлекләрен мөстәкыйль рәвештә өйрәнгән һәм хәзер инде чын шедеврлар иҗат итә – аларның күрер күзгә һәм эмоциональ тәэсирен берни белән дә чагыштырырлык түгел.

Яруллинның гамәли сәнгатенең аерым төре булып кечкенә генә әмма искиткеч тамашага тиң диорамнар тора. Бу тасмасыман, матур итеп бөгелгән картиналар, панорамадан аермалары да шуннан гыйбарәт. Алгы пландагы нәни  корылмалар, реаль һәм бутафор модельләр рәвешендәге предметлар экспозицияне ышанычлы һәм күләмле итеп күрсәтә. Рәссам үз макетлары өчен агач, металл, ктыргы, пластик һәм башка материаллар куллана.

– Дөресен генә әйткәндә, күңелемә хуш килерлек шөгыльне озак эзләдем, – ди Рафаэль. – Ун ел элек суднолар модельләштерү белән мавыктым, агачтан нәни кораблар җыйдым. Кызыксыну артты, нидер ясаган саен остара бардым. Акрынлап бронетехника, танклар, самолетлар төзүгә күчтем. Кеше сыннары һәм хайван фигуралары, соңрак пейзажлар рәвешендә аскуймалар ясый башладым.

Диорамнар эшләү сәнгати зәвык һәм тарихи белемле булуны таләп итә. Зур тырышлык сорый торган нечкә эшнең мөһим үзенчәлеге – хезмәткә чынбарлык  төсмерен бирү. Яруллин сыннарын шулкадәр чынга охшатып итеп ясый һәм бизи. Монда барысы да аның конструкторлык тәҗрибәсеннән һәм профессиональлегеннән тора. Эш барышында күләм-һәм үлчәм,  ландшафт элементларының үзара ярашуы,  төсләр балкышы, яктылык һәм күләгәбарысы да искә алына. Иҗат нәтиҗәләре сокландыра!

– Хәрби-тарихи юнәлештәге модельләр геройларча үткәнне ачык чагылдыра. Кагыйдә буларак, аларда эксплуатация эзләре була, – дип аңлата оста. – Әйтик, хәрби техникада ниндидер тишелгән, яньчелгән һәм хәрби характердагы башка шундый ватылган урыннар булырга мөмкин. Барлык әйберләр дә кулдан бизәлә.

Бөгелмәле-оста әлеге катлаулы эштә туплаган тәҗрибәсен, осталык нечкәлекләренә төшенергә теләгән һәркем белән бик теләп   уртаклаша. Рафаэль Ватсап популяр мессенджеры ярдәмендә модельләштерүгә өйрәтә. Заманча компьютер технологияләре ерак араларда да эшләргә мөмкинлек бирә. Аның сигез шәкерте бар, алар арасында – Канада, Польша, АКШ егетләре, нигездә – рустелле эмигрантлар.

– Әлеге яшь моделистларга нинди эш кораллары кирәк булачагын сөйлим. Ничек һәм нәрсә эшләргә кирәклеген җентекләп аңлатам, алар теләгән нәтиҗәгә ирешсен өчен процесс белән җитәкчелек итәм, – дип дәвам итә Рафаэль. – Алар канәгать, үзләрен иҗатта сынап карау гына түгел, ә әлеге мавыгулары алга таба төп эшкә әйләнсен өчен, күнекмәләрне дә үстерергә омтылалар. Чөнки минем өчен дә моделизм башта хобби иде, ә хәзер – табыш китерә торган җитди эш. Күпләр бүген мондый бизнеска ия булырга тели, өйдән чыкмыйча гына акча эшләү ысулы да бит әле ул. Әмма  үз эшен яратам дип, һәркем дә  әйтә алмый, ә мин үзем тулы ышаныч белән әөйтә алам.

Хәзерге вакытта Рафаэль Яруллин  Бөгелмәнең Мәңгелек уты макеты өстендә эшли. Гомумән алганда, мемориалны самолет һәм БМП-1 бронетехникасы белән бергә оештырырга планлаштыра. Әлеге эшләнмә җитмеш процентка әзер инде.

Диорамнар әзерләүгә уртача ике ай вакыт китә, ә аеруча катлаулы сюжетларга – бер ел да. Бөгелмәдә аның эшләре Техника йортында күрсәтелгән, киләчәктә Яшьләр сараенда экспозицияләр урнаштыру планы бар.

Моделизмнан тыш, Рафаэль Яруллин җиһазлар, агач һәм металлдан төрле әйберләр ясау, җитештерү белән шөгыльләнә. Билгеле булганча, талантлы кеше бар яклап та талантлы.

Бөгелмәлеләр арасында иҗат белән мавыгучы башка һөнәр ияләре дә күп. Алар чигәләр, бәйлиләр, агач кисәләр, балалар уенчыклары ясыйлар, рәсем белән мавыгалар. Үз куллары белән гадәти булмаган шедеврлар иҗат итәләр, шул рәвешле ата-бабаларының гореф-гадәтләрен саклап калалар.

Узганын хәтерләмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Татарстанның тарихи һәм мәдәни мирасын популярлаштыру максаты белән “Үзәкләштерелгән район клублар системасы” муниципаль бюджет учреждениесендә “Бөгелмә кәсепчеләре” иҗади проекты эшләнде,   авторы – учреждение директоры Ирина Ибәтуллина. Бу – татар һәм рус мәдәни-ял итү мохитен булдыру өчен ТР Мәдәният министрлыгы грантларын алуга республика конкурсында җиңүче һәм грантка ия булган беренче Бөгелмә проекты.

Традицион уеннар, бәйрәмнәр, гамәли иҗат тарихы буенча мәгълүмати-агарту сәгатьләре – болар барысы да безнең шәһәр халкын халык һөнәренең тарихи чыганакларына якынайта. Җирле осталар халык мәхәббәтен яулап, күргәзмәләрдә, мастер-классларда, фестивальләрдә һәм ярминкәләрдә бик теләп катнашалар. Һәм ышаныгыз, анда сокланырлык нәрсәләр бихисап! Искиткеч уенчыклар, бәйләнгән һәм тегелгән әйберләр, агач эшләнмәләр, кешеләр һәм хайваннар сыннары, сыбызгылар, сәйләннән “үстерелгән” агачлар һәм башкалар – якташларыбыз күп нәрсә эшли белә!

Халык һөнәрләрен саклап калу һәм популярлаштыру – гади генә бурыч түгел, әмма Бөгелмә осталары һәм Үзәкләштерелгән район клублар системасы хезмәткәрләре моны яхшы башкара.

Людмила ГАЛИМОВА   

Фото: Рафаэль Яруллин архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: