Бөгелмә авазы

Рөстәм Хәбиров: “Безнең гаиләдә бердәнбер рәссам – ул мин”

Рөстәм Хәбиров Бөгелмә шәһәрендә туып-үсә. Башта – 16нчы, аннары 3нче урта мәктәпләрдә укый. Бөгелмә сәнгать мәктәбендә рәсем ясау осталыгын чарлый һәм Лениногорск шәһәренең музыка-рәсем педагогия көллиятенә укырга керә. Диплом алгач, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында югары белем ала. Әлеге вакытта Бөгелмә шәһәренең сәнгать балалар мәктәбендә эшли.

– Рөстәм, сезнең турыда без күптән түгел белдек, төгәлрәге, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган күргәзмәдә үз эшләрегезне тәкъдим иткән идегез. Сез холык буенча бик тыйнак кеше, үзегез турында зурлап сөйләгәнне яратмыйсыз, ахры, әллә сәбәп башкадамы?

– Минем хакта ишетмәвегез бик гаҗәп, мин бит инде шәһәрнең төрле мәйданчыкларында күптәннән эшлим һәм үз иҗат җимешләремне актив рәвештә халык игътибарына тәкъдим итәм, шулай ук ярминкәләрдә катнашам, керамика белән шөгыльләнәм. Яшьләр сараенда оештырылган шәхси күргәзмә беренчесе дә, соңгысы да түгел. Әлеге оешма белән күптән хезмәттәшлек итәбез. Педагогларыбызның һәм укучыларыбызның рәсемнәрен, иҗади эшләрен халыкка күрсәтә алганга без аларга бик рәхмәтле.

– Шөкер, Бөгелмәдә яшь талантлар бар һәм сез – тәҗрибәле остазларның эшен дәвам итүчеләр. Туган телләр темасына кабат әйләнеп кайтам һәм шуны сорыйсым килә, бу елны нәкъ менә яшь рәссамнар күргәзмәсеннән башлап җибәрү идеясе ничек барлыкка килде?

– Иҗатыма карата игътибарыгыз өчен зур рәхмәт. “Бөгелмә авазы” укучылары белән аралашу мөмкинлеген бирдегез. Бу – минем өчен зур дәрәҗә. Төп сорауга килгәндә, миңа укучым Әминә Хәсәнованың күргәзмәсен үткәрергә дигән тәкъдим белән мөрәҗәгать иттеләр. Әминә, чыннан да, бик сәләтле бала. Төрле дәрәҗәдәге конкурсларда катнаша, призлы урыннар яулый. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән эшләрнең бер өлеше минеке. Республикабызны, халык авыз иҗатын бик яратам, шуңа күрә күп эшләрем нәкъ менә Татарстан белән бәйле. Аларны бөгелмәлеләргә күрсәтә алдык, шуңа сөенәбез.

– Сез – рәссам... Бу сәләт кемнән бирелде, бәлки, сез гаиләдә бердәнбер рәсем сәнгате белән мавыгучыдыр?

– Кызганычка каршы, безнең гаиләдә бердәнбер рәссам – ул мин. Туганнарым бу төр сәнгать белән берничек тә бәйле түгел. Әтием Нәсим Хәбиров гомере буе ПАТПда эшләде, зур “Ikarus” автобусын йөртте. Әнием Римма Хәбирова инженер булып эшли. Нәкъ менә ул миндә сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләде. Без аның белән еш кына Санкт-Петербург, Мәскәү һәм башка шәһәрләрдә музейларга йөрдек.

– Нинди жанрдан эшли башладыгыз? Сезнең яраткан рәссамнарыгыз...

– Гадәттә, сәнгать мәктәбендә барысы да натюрмортлар ясаудан башлана, соңыннан җитди детальләр өйрәнә башлыйбыз. Эш монда түгел, ә сыйныфтагы атмосферада. Миңа сәнгать мәктәбендә оештырылган иҗат күргәзмәләре ошый. Андагы эшләргә сокланам, үземне канатлангандай хис итәм. Мәктәптә укыган чорда, кайвакыт хәтта дәресләргә йөрисе дә килми иде. Бүгенге көнгә килгәндә, мин реализм, этноавангард, сюрнатурализм стильләрендә эшлим. Мине илһамландыручы рәссамнар арасында Густав Климт, Михаил Врубель, Ван Гог кебек дөнья күләмендә танылган сәнгать осталарын әйтеп үтәсем килә.

– Сезне рәсем дөньясына алып керүче укытучылар арасыннан кемнәрне билгеләп үтәр идегез?

– Минем тормышымда укытучылар бик күп булды. Барысы да төпле белем бирделәр, шуңа күрә аларны яратам һәм хөрмәт итәм. Иң элек, Бөгелмәдәге остазларым турында әйтәсем килә. Елена Әхмәткәримова һәм Илдус Насретдинов миндәге сәләтне күрделәр һәм аны ачып бирделәр. Көллият һәм университеттагы остазларым миндәге омтылышны беркайчан да басмадылар, киресенчә, куәтләп тордылар. Шуның өчен аларга зур рәхмәт әйтәм. Үсмер чакта Илдус Насретдиновның эшләренә соклана идем. Алардан туган җиргә булган мәхәббәт хисләре ташып тора. Елена Әхмәткәримова – рәсем сәнгатендә беренче остазым. Нәкъ менә ул мине сәнгать мәктәбенә кабул итте. Рәсем укытучысы Нина Горюнова үз эшләремә карата җитди караш тәрбияләде. Ирина Андреева – иҗади педагог, ул мине рәсем сәнгатендәге барлык нечкәлекләргә өйрәтте. Елена Курганская материалларны нәфис эшкәртү серләрен ачты. Риана Әхмәтвәлиева кыю булырга өндәде. Ирина Хөсәенова минем беренче шәхси күргәзмәмне оештырды. Барысын да санап китсәң, газета битләре җитмәс. Гомумән, тормышымда миңа үз эшенең чын осталары очрады.

– Нинди техникада эшләүне өстен күрәсез?

– Билгеле бер техникада эшлим дип әйтә алмыйм. Төрле жанрда иҗат итәм. Мин реаль рәсемнәр ясыйм, шул ук вакытта эшләремдә декоратив манералар да сизелә. Әйткәнемчә, керамика белән шөгыльләнәм. Балчык белән эшләргә яратам. Мин дөньяга карашымны җиткерә алырдай үз “иҗат телем”не бик озак эзләдем. Ниһаять... Хәзер үз стилем бар, төрле сәнгать материаллары белән эшлим. Иҗатым белән интернетның төрле мәйданчыкларында танышырга мөмкин, әйтик мәсәлән, Инстаграмда rustem.khabirov.

– Үзегезнең беренче рәсемегезне хәтерлисезме?

– Беләсезме, балачактан ук шундый гадәт барлыкка килгән, ясаган эшне төзәтү, тулыландыру теләге... Бу – рәссамнарга хас сыйфат. Шуның белән яшибез дә. Әйтик, мәсәлән, Репинның шундый гадәте булган, картиналары сатылганнан соң да, ул аларны кабат төзәткән, нәрсәләрнедер өстәп язган.

– Рәсемнәрне сез нинди күңел белән ясыйсыз? Илһам кайчан килә?

– Төп эшем, әлбәттә, балаларны рәсем ясарга өйрәтү. Бу эш күп вакытны һәм энергияне сарыф итә. Шулай булуга карамастан, иҗатка вакыт табарга тырышам. Рәсем ясау яисә балчыктан әйберләр ябыштыру вакытында мин үземә көч туплыйм. Иҗат итү өчен яллар – менә дигән мөмкинлек.

– Сез, нигездә, рәсемнәрне заказга ясыйсызмы, әллә бары күңел өченме?

– Заказга рәсем ясамыйм. Безнең үз иҗат төркемебез бар. Теге яисә бу әйберне бизәү, матурлау буенча мөрәҗәгать итәләр. Тик бу – бераз үзгә эш формасы. Рәсем ясауга килгәндә, күңел нәрсә куша, шуны ясыйм. Күп кенә эшләрем минем өчен якыннарымның, туганнарымның хатирәсе буларак бик кадерле, шуңа күрә алар белән саубуллашырга мин әле әзер түгел.

– Сез балалар сәнгать мәк-тәбендә эшлисез. Тәрбияләнүчеләрегез арасында булачак Репин, Шишкин, Малевичлар булырмы икән? Яшьләргә үз сәләтләрен ачып бирү өчен нәрсә җитми?

– Мин балалардан Репин, Шишкин, Малевичлар ясарга омтылмыйм. Һәрберсе үзенчә ачылсын. Ә иң мөһиме, уку вакытында алар үз иҗат потенциалын күрсәтә алсын иде. Кызганыч, хәзер балалар өчен вакыт, чыннан да, алтынга тиң. Дәресләрдән тыш, өстәмә шөгыльләр, түгәрәкләр, репетиторлар һәм башкалар. Бу минем сүзләр түгел, балалар шулай дип сөйли. Иҗатка вакыт калмый. Мин, әлбәттә, хәлләренә керергә тырышам. Шул ук вакытта алар белән горурланам, ни дисәң дә, барысына да өлгерергә тырышалар. Кызганыч, кайвакытта безнең балаларга үз сәләтләрен ачып бирү өчен гадәти ялкаулык комачау итә. Тик минем девиз: “Әгәр бу тормышта нәрсәгә дә булса ирешәсең килә икән, тырыш, эшлә!”

– Рәсем ясаудан тыш, тагын нәрсә белән мавыгасыз?

– Әйе, мин керамика белән эшлим, ябыштырып ясарга яратам. Әлеге материалдан паннолар, магнитиклар, сызгыручы кошлар ясыйм. Ләкин бу – мавыгу түгел, минем эшем. Ә хоббига килгәндә, шигырләр язам. Берсен сезгә дә тәкъдим итәсем килә. “Балкончик” дип атала:

 

Приятней мне всего…

С горячей кружечкой чайку…

Лишь на балкон мой выйти…

Укутаться в горячий плед…

Локтями к раме прислониться…

Отпить горячего чайку…

Задуматься той мыслью…

Лишь ветерок холодный греет…

Мое усталое лицо…

А я смотрю на небо…

Уйдя от всех проблем…

Луна бессмертно светит…

И звездочка вон там…

Они мне просто душу греют…

А кружка чая, что там…

Моя наивность только и всего…

Люблю балкончик этой ночью…

Ведь отдыхает там душа…

И в мысли просто погружаясь…

Я улетаю в небеса…

 

– Рөстәм, әңгәмә өчен сезгә зур рәхмәт!

– Үз чиратымда, мин сезгә бик рәхмәтле. Иҗади уңышлар һәм иң изге теләкләр телим. “Бөгелмә авазы” газетасы укучылары белән таныша алуыма бик сөенәм! Күргәзмәгә килегез, сәнгатьне яратыгыз һәм якыннарыгызны саклагыз!

Илүсә Искәндәр

Фото: шәхси альбомнан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: