Бөгелмә авазы

Үрнәк тә, остаз да, ярдәмче һәм яклаучы да иде

* Дамир Асыловның "Җир маеның бар җае" китабындагы очеркларга күзәтү Татар журналистикасы аксакалы, "Бәллүр каләм" иясе Дамир абый Асыловка, үзе исән булса, 17 февральдә 76 яшь тулган булыр иде. Каләм остасының безгә мирас итеп калдырган "Җир маеның бар җае" очерклар җыентыгы "Рухият" нәшриятында дөнья күрде. Җыентыкка кергән очеркларның геройлары -...

Гөлзадә СИДЫЙКОВА.
4 нче урта мәктәпнең татар теле
һәм әдәбияты укытучысы.


Җыентык озак еллар "Нефтяник Татарстана" газетасында мөхәррир булып эшләгән Ирек Бәдретдиновның сүз башыннан һәм III бүлектән тора.
Ирек Бәдретдинов - Дамир абыйның якташы. Ул китапка кереш сүзендә болай дип яза: "Район газетасында эшли башлагач, миңа Дамир Асылов белән якыннанрак танышырга туры килде. Ул инде колхоздан киткән, Азнакайда яши, нефть идарәсендә эшли иде. Язарга да һәвәслеге бар икән, эшләре, хезмәттәшләре турында, төрле уңайдан фикерләре белән уртаклашып, мәкаләләр язып китерә. Дамирның язмышында үземнең дә катнашым булды. Кичке мәктәптә укып, урта белем алгач, без моны журналистлыкка кодаладык. Каләме үткен, үз фикерен җиткерә белә, тормыш мәктәбен шактый үткән. Кабул итү комиссиясенә редакциядән юллама да яздык. Журналист дипломы алуга ук, аны, гомердә булмаган хәл, "Социалистик Татарстан" газетасына хәбәрче итеп чакырдылар. Вакытлар үтеп, мин "Татарстан нефтьчесе" газетасының мөхәррире булып эшли башлагач, аңа бу газетага да эшләргә тәкъдим иттем. Һәм үкенергә туры килмәде".

Китапның I бүлеге "Без дә нефть чыгарыштык" дип исемләнгән. Бүлеккә 8 очерк кергән. II бүлек "Бирелгәнлек" дип атала. Бу бүлеккә 20 очерк кертелгән. III бүлек исә "Күңел күге" дип исемләнгән һәм анда 10 язма урын алган.

Беренче бүлеккә кергән беренче язмасында авторыбыз "җир мае"на зур бәя бирә: "Кара алтын - гади эшчедән алып, галимнәр кебек меңнәрчә вә меңнәрчә затларның акылын, зиһенен, биниһая тырышлыгын чагылдыручы галәмәт бәрәкәт ул. Менә шушы бәрәкәтне тудыруда шәхсән миңа турыдан-туры катнашырга туры килде һәм мин дә тоташтан 14 ел нефть чыгарып йөрдем".

"Сәпәйдән башланды" язмасында ул: "...Минем авылымны язмыш урынсыз кыерсытты кебек. Шул исемә төшкән саен, күңелдә үпкә хисе уянып куя, чөнки нефтькә бәйле вакыйгаларда аның исеме телгә алынмый. Югыйсә, Азнакай төбәгендә зур нефть безнең авылдан башланды бит! Нефть эзләүче разведчиклар безнең авылда төпләнеп яттылар", - дип яза. Үзенең нефтьче һөнәрен сайлавы турында: "Азнакайда басу-кырларны, болыннарны скважиналар басып ала башлады, тегендә дә, монда да буровойлар үкерешеп җир тишә, нефть коелары казыйлар, бер-бер артлы хикмәтле корылмалар торгызыла... Нефтьчеләрнең йөреш-торыш бөтенләй башка: мәгърурлар! Фыртлар! Моңа ничек түзеп тормак кирәк!" Озакка сузмый, Дамир абый да Бөгелмәдәге нефтьчеләр әзерли торган училищега укырга керә. Бу уку йортында чыгарылыш имтиханнары турында ул болай дип яза: "Аллаһы Тәгалә бүрегә бәхет бирсә, тешен җимереп бирә ди, мин дә чыгарылыш имтиханнары вакытында чак кына янмадым. Һаман шул авылдан аерыла алмау бәласе инде. Безнекеләрнең көтү чираты җиткән иде. Шушы эштә әти-әнигә ярдәм итмичә булдырып булмады. Чыктым көтүгә. Үземнең эчтә ут. Алмаштыручы вакытында килеп җитәрме, имтиханга өлгерә алырмынмы? Кул астында машина юк. Кыр-басудан Азнакайга - җәяү, аннан машина белән Бөгелмәгә барырга кирәк. Мин тыным-көнем бетеп, Бөгелмәгә килеп җиткәндә, имтихан алу тәмамланган иде инде. Имтихан алучылар, мине көтеп, шактый озак утырганнар. Мин килеп кергәндә, алар чыгып китәргә җыенып торалар иде. Әле дә ярый, имтихан алучылар хәлемә керделәр. Имтиханны "бишле"гә бирдем".
"Чыгырга чыдасаң", "Хәтәр тәвәккәллек", "Төнге имтихан" язмаларында автор укучыларның төп игътибарын үзе сайлаган һөнәрнең гаять киеренке физик көч һәм акыл таләп итә торган хезмәт икәнлегенә юнәлтә: "Бу һөнәр бик четерекле булуына күрә, үз-үзеңә дә, башкаларга карата да гаять таләпчән булуны сорый. Шуңа күрә нефть оешмаларында теге яки бу затны эшкә алганда, аның тышкы ыспай кыяфәтенә карап кына хөкем йөртмиләр, бәлки беләгенә, йөрәгенә дә карыйлар".

Очеркларында, милләт тарафдары буларак, милли мохитне саклап калу турында да язып үтә: "Милли мохитнең тоныклана баруына тыныч кына карамый идек. Милләтне яклап,аның хакын хаклап, кулдән килгән кадәр гражданлык бурычын үтәргә тырыштык. Минем плакатлар, ләүхәләр ясарга азмы-күпме маһирлык бар. Яңа ел бәйрәме алдыннан урамнарга куела торган чыршыларның әйләнәсен әкият персонажлары төшерелгән ләүхәләр белән әйләндереп алырга кирәк иде. Мин кушканнарны ясамыйча, Г. Тукай әкиятләре, татар халык әкиятләре персонажларын ясый торган булып киттем. Көне җиткәч кенә тапшырам ләүхәләрне, икенчене ясарга вакыт калмый. Халык бик куана иде. Октябрь бәйрәме, 1 Май демонстрацияләрен дә татар телен куәтләү өчен файдаланырга тырыштык. Аларга шигарьләрне татарча язып чыга идек. Бу гамәлебез дә җәмәгать тарафыннан яратып кабул ителде. Анысы шулай, "Ялгыз карлыгач яз ясамый" дигән мәкаль дә бар барын. Ләкин "әгәр син янмасаң, әгәр мин янмасам, кем яктыртыр бу дөньяны?" дигәнне дә онытырга ярамый".
"Мәскәү түрәсен "Әпипә"гә биеттек" язмасында: "Яшь нефтьчеләр слетында ВЛКСМ Үзәк Комитетының беренче секретаре Сергей Павловны "Әпипә"гә биеткәнебезне дә онытырлык түгел. Анысы болай килеп чыкты. Слетның пленар сессиясендә тәнәфес игълан иттеләр. Барыбыз да мәйданга чыктык. Без, азнакайлар, бер түгәрәк ясап, татарча җырлап торабыз. Яныбызга ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты секретаре Рәис Беляев һәм Сергей Павлов килеп кушылдылар. Без каушый төштек. Татарча җырлап торабыз бит!.. Шунда Рәис Беляев гармунчыбызга татарча бию көе уйнарга кушты һәм үзе җилдереп биеп китте. Бераз биегәч, Сергей Павловка китереп басты. Моңардан без рухланып киттек, Павловның биюен даулый башладык. Ниһаять, комсомол вожагының "Әпипә"гә биемичә чарасы калмады. Бу безне, ана телендә сөйләшергә дә куркып, милли яктан кысрынкылыкта яшәгән бер даирәне, чын-чынлап рухландырды, канатландырды. Мөгаен, мин бу очракны нәкъ шуның өчен дә оныта алмый торганмындыр. Ни дисәң дә, кечкенә генә булса да, милли өлкәдә үзенә күрә җиңү иде бит ул", - дип язган милләте өчен янып яшәгән Дамир абыебыз.

Сүземне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: Дамир абыйның "Җир маеның бар җае" китабы зур кызыксыну белән укылыр, укучыларда соклану хисе уятыр, чөнки нинди генә язмышлар, кемнәр генә турында язмасын, ул үз иманына хыянәт итмәде, үзе кичергән тормыш турында язды, аның темасы һәрвакыт игелекле һәм кирәкле булган хезмәт темасы булды. Ул яшь иҗатчылар өчен үрнәк тә, остаз да, ярдәмче дә, яклаучы да иде. Дамир абый тормышның үзәгендә кайнады, әдәби һәм милли хәрәкәтнең алгы сафында булды. Башкаларны да үз артыннан ияртә алды. Шундый талантның, олуг шәхеснең якташлары, замандашлары булуыбыз белән горурланабыз. Аның турындагы якты истәлекләр беркайчан да онытылмас! Кабере нурлы, җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын!

Реклама

*Җыентыкка кермәгән бәян

Гыйсьян

Дамир АСЫЛОВ.

Мең тугыз йөз җитмеш дүртенче ел иде бу. Сентябрь аеның азаклары иде булса кирәк. Иртә белән килдек автовокзалга. Ләкин анда бер генә вахта машинасы да юк. Вокзал биләмәсе шып-шыр. Без, нефтьчеләр, дулкынланабыз. Берзаман хәбәр ки-леп иреште: нефтьчеләрне эшкә илтүче, пассажирлар ташучы Азнакай пассажир предприятиесе шофёрлары баш күтәргәннәр. Хәтта шәһәрара йөрүче автобуслар да тоткарланган. Предприятие капкасыннан бары тик ике төрле - кибетләргә ипи ташучы һәм ашыгыч ярдәм машинасын гына чыгарганнар рейска. Ул елларда бу - баш китәрлек коточкыч вакыйга. Ләкин шофёрлар - карты-яше, олысы-кече дигәндәй - бөтенесе бер булып тупланганнар һәм җитәкчелек алдына таләпләрен куйганнар: тиешле хәләл акчабызны тиененә кадәр түләгез, предприятие башлыгы урынын шушы сәгатьтә үк бушатсын! Шушы шартлар үтәлгәнче, без урыныбыздан да кузгалмыйбыз.

Әлбәттә, урынга район башлыклары, КПССның район оешмасы җитәкчеләре килеп җитәләр. Алар шоферларны төрлечә үгетләп, кисәтеп тә карыйлар, ләкин шоферлар нык торалар, коткыга бирелмиләр. "Коммунистлар, алга чыгыгыз!" - дигән оран да файда итми. Ул оран яңгырауга, шоферлар, барысы бер булып, бер адым алга атлыйлар. Шулай итеп, шофёрлар куйган таләпне үтәүдән башка чара калмый. Транспорт предприятиесе җитәкчесен урыныннан төшерәләр, яңа җитәкче куялар. Болар барысы да җиренә җиткереп, тиешле документларга теркәлеп башкарыла. Шофёрлар документларны җентекләп тикшерәләр: ялган түгелме? Тынычландыру өчен генә мәтәштермәгәннәрме? Ике яклы сөйләшү көне буе бара. Таләп үтәлгәч, хәләл эш хакларын алу гарантияләнгәч кенә шоферлар машиналарын кабызып, кич җиткәндә генә эш башлыйлар. Без, нефтьчеләр исә, ул көнне эш урыннарыбызга кайсыларыбыз җәяүләп, кайсыларыбыз, кагыйдәләрне бозып булса да, технологик транспорт чараларына төялешеп, чөнки барасы җирләребез ерак, бардык. Кичен инде безне вахта машиналары килеп алдылар. Алар җиңүгә ирешүләре белән рухланганнар, дәртләнгәннәр иде. Бу аларның йөзләрендә, үз-үзләрен ипле, эшлекле тотуларында бик ачык чагылып тора иде.

Шунысы әле дә сокландыра, ул чор өчен бу хак хокукларыңны даулап көрәшүдә бик зур батырлык гамәле иде, икенчедән, шофёрларның әлеге гыйсьянлык акциясе шул дәрәҗәдә оешкан төстә уза ки, анда черки борын төртерлек тә коткыга юл куелмый, чыгыш ясаган шофёрларның бер генә сүзенә дә каршы төшә яки бәйләнә алмыйлар. Билгеле инде, күпләрне органнарга чакырталар. Тик алай да шофёрлар гамәлендә җинаять җаваплылыгына тартырлык гаеп-кыек таба алмаганнар.



Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: