Бөгелмә авазы

Ризыкның сыйфатында – сәламәтлек нигезе, тәмендә – күңел көрлеге

"Әти-әниемнән элек, аларның яшьлек елларында, Бөгелмәдә бик күпләрнең җәмәгать туклануы оешмаларында ашап чыгарга яратуы, әмма "балык көннәре"н ул чакларда бер дә өнәмәүләрен ишеттем. Мин тарих белән кызыксынам, туган шәһәремнең үткәннәре турында тулырак беләсем килә. Шул хакта язмассызмы икән?" - шундый эчтәлектәге сорауны ишеткәч, минем күңелдә шактый хатирәләр яңарды.

Глирә ВӘЛИЕВА.
Бөгелмә шәһәре.
Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.
Фотолар - язма героеның гаилә альбомыннан.

Чыннан да, яшь дустым хаклы, элек шәһәребездәге җәмәгать туклануы оешмалары хезмәтеннән бик күпләр рәхәтләнеп файдалана иде. Моннан егерме еллап элек кенә дә әле илебездә 330 меңләп ашханә, кафе, рестораннар, ризык әзерләү белән шөгыльләнә торган башка оешмалар булган. Ул елларда безнең шәһәрдә 6 ресторан, 35 ашханә, кафе һәм тамак ялгап чыгу урыны булып, азык-төлек ОРСында гына да (эшче тәэминат бүлегендә)
1,5 мең кеше хезмәт итә иде. Сүз уңаеннан, бөгелмәләр бүген дә җәмәгать туклануы оешмаларын үз итәләр: шәһәрдә 63 объект эшли, шулар арасында
7 ресторан, 23 кафе, 15 капкалап чыгу ноктасы бар һ. б.

Бүген мин 15 яшендә җәмәгать туклануы тармагына эшкә килеп, хезмәт юлын ашханәдә җыештыручы булып башлап җибәргән, дүрт дистә ел шушы өлкәдә көч куйган һәм азык-төлек ОРСы начальнигы урынбасары дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыккан мөхтәрәм зат, хезмәт ветераны турында сөйләргә телим. Аның хезмәт биографиясе шәһәребездә җәмәгать туклануы тармагының үсеш этапларыннан аерылгысыз. Сүзем "Татарстан Республикасының атказанган сәүдә работнигы", "Россия Федерациясе сәүдә отличнигы", "Татарстан Республикасы сәүдә отличнигы" Бибинур Гыйззәтулла кызы Сайдемова турында булыр (рәсемдә).
- Безнең гаилә Бөгелмәгә сугыш елларында килеп төпләнде. Әти-әнием бу якларда яшәү җиңелрәк булыр дип уйлаганнар, күрәмсең. Әмма биредә дә тормыш итү җиңел булмады, алты баланы туйдыру, киендерү кыенлык белән бирелде. Мин баш бала идем, татар мәктәбен тәмамлауга, эшкә керергә булдым. 1 нче номерлы ашханәгә җыештыручы итеп алдылар үземне, - дип искә ала Бибинур Гыйззәтулловна.
Тырыш, өлгер, пөхтәлек сөюче кызны тиз күреп алалар, озак та үтми, аны пешекче ярдәмчесе итеп күчерәләр. Осталыкка тиз өйрәнә ул. Аннары Казанга укырга җибәрәләр үзен. Укуын төгәлләп кайтуга, производство мөдире итеп куялар. Әллә ни озак та үтми, ашханә мөдире була. Тагын уку. Казанда, Киевта алган белемнәре кызга хезмәт баскычы буйлап югарырак күтәрелергә ярдәм итә. Ул инде мәктәпләргә төшке аш әзерләп озата, киң ассортиментта ярымфабрикатлар җитештереп сата, ә кичен ресторанга әверелә торган зур ашханәгә җитәкчелек итә башлый.
Ә аннан соң - тагын да борчу-мәшәкатьлерәк, тагын да зуррак җаваплылык сорала торган вазифалар... Аны ОРС начальнигының җәмәгать туклануы буенча урынбасары итеп билгелиләр. Бу эшкә ул егерме елдан артык гомерен багышлый, 90 нчы еллар уртасына кадәр - лаеклы ялга чыкканчы эшли.
Башта матди базаны ныгытырга кирәк була. Күп кенә ашханәләрдә ремонт, реконструкция эшләре башкарыла, кухня җиһазлары яңартыла, пешекчеләрнең, кондитерларның квалификациясен күтәрү турында да ныклап кайгырталар.

Ул елларда әледән-әле үткәрелеп тора торган һөнәри осталык бәйгеләренең файдасы нык тия. Аларда катнашуның профессиональ үсешкә көчле этәргеч бирүен Б. Сайдемова үз тәҗрибәсендә бик яхшы белә. Ул кондитерларның зона, республика күләмендә уздырыла торган күп бәйгеләрендә
берничә тапкыр призёр була.

Реклама

Өлкәнрәк яшьтәге бөгелмәләр элегрәк еш үткәрелә торган кондитерлык, кулинария ризыклары сату күргәзмәләрен хәтерлидер әле, мөгаен. Аларда күптөрле продукция тәкъдим ителә иде. Римма Дьяченко, Рәхимә Алтынгәрәева, Нина Кизим әзерләгән ризыкларны халык ябырылып ала торган иде. Ә Наталья Лесных тәкъдим иткән "Бөгелмә" кәтлите ничек популярлык яулады! Гомумән, Наталья Егоровна менюда төпле урын алып тора торган күп ризыкларның авторы булды. Аның рецептларын республикабыздагы гына түгел, Мәскәүдә, башка төбәкләрдәге аш-су осталары да киң кулланалар иде.
- Хатын-кызлардан гына торган коллективларда эшләгәч, төрле чаклар булды инде, - дип искә ала ветераннар. - Әмма җитәкчебез бик тиз "урынга утырта" иде үзебезне. Бибинур Гыйззәтулловна таләпчән дә, гадел дә иде. Кешеләрне белеп, эчке халәтләрен яхшы аңлап эшләде. Аш-суны ярсыган һәм ачулы хәлдә түгел, ә тыныч күңел, күтәренке кәеф белән әзерләргә кирәклеге, шул вакытта гына ризык тәмле була икәнлеге турында гел-гел искә төшереп, кисәтеп торды.

Сәүдә өлкәсендә элек-электән бер принцип актуаль булып санала: ышан, әмма контрольдә тот. Ул вакытта исә тикшерүләр бик еш булып тора иде. Санитар табиблар да, ОРС җитәкчелеге дә, баш сәүдә оешмасы да, халык контроле комитеты да, депутатлар комиссиясе дә, кулланучылар да тикшерә...
Килгән клиентның шикаятьләр китабындагы бер генә кырын сүзе дә олы комиссияләр килеп төшүгә, җитди сөйләшүләргә, премиядән мәхрүм итүгә кадәр сәбәп булып тора ала иде. Хәзер генә ул андый даими алып барыла торган кырыс контроль кирәк түгел, кулланучы үз акчасын ничек тотасын үзе белә дигән караш формалашты. Бәлки шулайдыр да, әмма ныклы контроль барыбер кирәк ул дигән нәтиҗәгә китерә торган очраклар еш була шул.
- Бер хезмәткәрнең үз-үзен тотышына карап, бөтен коллектив турында фикер туа. Ә уңай фикер безнең эштә һөнәри осталык кебек үк кирәк нәрсә ул. Репутацияне саклагыз, - дип үгет-нәсыйхәт бирә торган була Бибинур ханым. Ул вакыттагы тикшерүләр кешеләрнең бу киңәшне тотканлыгын күрсәтәләр дә.
Совет заманындагы җәмәгать туклануын искә алганда, әлбәттә, "балык көннәре"н искә төшерми калып булмый. Әйе, бар иде шул андый көн. Берничә дистә ел дәвамында илдәге барлык җәмәгать туклануы предприятиеләре атнага бер көн (һәр пәнҗешәмбе) бары тик балык ризыкларыннан гына торган меню тәкъдим итәләр иде.
Балыкның төрлесен китерәләр: севрюга, мәрсин (осётр), тәрәч (треска), камбала балыклары... Бу көнне итле ризыклар пешерелмәгәнгә канәгатьсезлек белдерүчеләр дә була, әлбәттә. Әмма тәҗрибәле аш-су осталары Мингаян Харрас кызы Гайнанова, Валентина Сергеевна Горбатова, Анна Павловна Горшенина һәм башкалар балык ризыкларын шулкадәр тәмле итеп әзерлиләр иде, хәтта аларга махсус заказ бирүчеләр дә күп булды. Менә шулай итеп, кем - теләп, кем - ихтыяри-мәҗбүри дигәндәй, үз организмын йөрәк һәм кан тамырлары авыруларыннан саклау өчен бик тә кирәкле булган аксым-майлар белән тулыландыралар иде. Хәзер дә шул файдалы тәҗрибәне кайтару турында сүзләр юкка гына йөрми ул.

Бибинур Гыйззәтулла кызының таяныч итеп алган бер фикере бар: "Сәләтеңне күрсәт". "Кешедә бер сәләт тә булмый кала алмый, - дип саный ул. - Эзлекле эшләргә, максатчан булырга һәм шуңа ирешү өчен ныклы адымнар белән алга атларга кирәк!" Яшьләргә дә шундый нәсыйхәт бирә ул.
Шәкертләре арасында ни дәрәҗәдә сәләтле икәнлекләрен эшләре белән раслаган кешеләр дә аз түгел. Шундыйлардан, мәсәлән, Сиринә Гарифул-
лина эшмәкәр булып китте. Тырышлыкларының нәтиҗәсе буларак, "Минутка" кафесы, буфетлары гөрләп эшли. Биредә шәһәрдә иң яхшылардан саналучы аш-су осталары, кондитерлар хезмәт куя.
- Бибинур Гыйззәтулловна кул астында мин чын профессионализм мәктәбе уздым, - ди Сиринә Мирсәлим кызы. - Безгә биргән белеме, ярдәме өчен мин аңа бик рәхмәтлемен.
Элек ОРСта һәм хакимияттә бүлек җитәкчесе булып эшләгән Зинаида Борисовна Антонова да кулинария кибетләре челтәре тота. Күптән түгел генә "Венеция" рестораны ачып җибәрде, үз кондитерлык цехы бар.

ОРСта бергә эшләгән хезмәттәш-ләре Мингаян Харрас кызы Гайнанова, Альбина Александровна Алпаева җитәкләгән ашханәләр дә популяр. Кайчандыр
Б. Сайдемова кул астында эшләгән Гөлфирә Рамазан кызы Миңгәрәева, Зәлифә Габделхак кызы Галимова да - хезмәтләрендә ышаныч яулаган затлар.
- Минем остазларым да булдыклы, җитәкчеләрем дә акыллы иделәр, - ди Бибинур ханым. - Вера Семёновна Кровяковская, Зинаида Константиновна Краснова мине үз һөнәремне яратырга, иҗади эшләргә өйрәттеләр.

Аңа үз дәверендә ОРСның дүрт җитәкчесе белән эшләргә туры килә: сәүдә эшендә осталарның остасы саналган Галимҗан Кәрим улы Бакаев, эрудит Геннадий Иванович Мокеев, оста оештыручы Мәхәсим Зиннәтулла улы Гарифуллин, катлаулы 90 нчы елларда ОРС язмышын хәл итү җаваплылыгын күтәргән зыялы зат Ринат Зарипович Хәсәнов - барысы да талантлы җитәкчеләр, сәүдә тармагы үсешенә үзләреннән зур өлеш керткән кешеләр.
Бибинур Сайдемова эшләү елларында аларның һәммәсенең дә җәмәгать туклануы секторын җитәкләүче, шәһәр өчен яшелчәләр запасы әзерләүне оештыручы, еш килеп тора торган VIP-кунакларны сыйлау мәсьәләләрен хәл итүче "уң кул"ы булып тора һәм алай гына да түгел. Принципиаль, һәр нәрсәне үз исеме белән атый белә торган, ул чордагыча әйтсәк, политик яктан грамоталы ханым берничә тапкыр партия оешмасы секретаре булып та сайлана. Коллективта сәламәт мөнәсәбәт хөкем сөргән, кешеләр тату эшләгән, дуслык-иптәшлек рухы ныклы булган икән, моңа ирешүдә, әлбәттә, аның тырышлыгы да зур.

Бибинур Гыйззәтулловна хәзер дә тик тормый: хәйрия эшләре белән шөгыльләнә, яшәү урынында торак-коммуналь хуҗалыгына бәйле эш алып бара.
Гаиләсе дә бик тату. Кызы Альбина, кияве Марсель аның турында кайгыртып яшиләр. Мәскәүдәге техник югары уку йортларының берсен тәмамларга җыенучы оныгы Вил каникул вакытларында ул әзерләгән тәмледән-тәмле ризыкларны яратып ашый.
Элекке хезмәттәшләре белән дә еш очрашып тора ул. Дуслары да күп. Гомер буе тырышып эшләгән, дистә еллар дәвамында якташларыбызның дөрес туклануы турында кайгыртып, актив тормыш белән яшәгән кешенең гомере дә әнә шулай үрнәк булырга тиештер инде ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: