Бөгелмә авазы

Һәрбер көнең үтсен бәхет белән, яшә шатлыкларга төренеп!

Без бүген сезне таныштырачак мөхтәрәм зат - Оркыя Фәтхулла кызы Хөсәенова 1934 елның октябрь аенда күрше Азнакай районының Уразай авылында дөньяга килгән. Әтисе Фәтхулла агай сугышка чыгып киткәндә, Оркыяга нибары 6 яшь була һәм шул китүдән әйләнеп кайту аңа насыйп булмый инде. Кызчык "әти" сүзен әйтергә өлгереп калса да, ата...

Без бүген сезне таныштырачак мөхтәрәм зат - Оркыя Фәтхулла кызы Хөсәенова 1934 елның октябрь аенда күрше Азнакай районының Уразай авылында дөньяга килгән.
Әтисе Фәтхулла агай сугышка чыгып киткәндә, Оркыяга нибары 6 яшь була һәм шул китүдән әйләнеп кайту аңа насыйп булмый инде. Кызчык "әти" сүзен әйтергә өлгереп калса да, ата назын күреп үсү тәтеми аңа. Әнкәсе кулында яңа туган энесе Әнәс белән калалар алар. Сугыш ятимнәре өлешенә тигән бөтен ачылыкны татырга туры килә Оркыяга: туң-өшегән бәрәңге кәлҗемәләре ашау, кырда адашып калган башак уып тукланырга тырышулар, яз керүгә, ашарга яраклы үлән эзләп, яланнарга, урманнарга йөрүләр... Алай гынамы, урманнан утын алып кайту эше дә кыз өстендә була бит әле,
7 яшьлек бала курка-курка күпме чыбык-чабык җыйгандыр (чын утын күтәрергә көч кирәк, ләбаса)! Энесен дә карарга, олы бала буларак, үзенә күрә өйдә дә күз-колак булып торырга кирәк, әнисе көнне төнгә ялгап эшләгәндә, төп хуҗабикә бит ул. Ул вакытларда күргәннәр, ул чорларда баштан кичергәннәр әле дә булса, йөрәген әрнетеп, искә төшеп кенә тора шул. Алай да ятим балачакның иң ачы хатирәсе - 6 ел буе бер ипи кыерчыгы күрмәү, ипекәй тәмен татымау. Шуңа да бүген балаларына, оныкларына, ипекәйнең кадерен белегез дип, кабатлап тора ул. Әле дә булса үзәкләр өзелә чөнки...
Әмма тормыш дәвам итә. Кыз мәктәптә белем ала. Беренче укытучысы Икълимә апа аның иң яраткан кешесенә әверелеп, үксез авыр балачакның иң җылы хатирәләре аның белән бәйле булганга, Оркыя апа аны бүген дә сагынып сөйли, рәхмәт хисләре белән генә искә ала.
Мәктәптән соң колхозда кала кыз. Хәер, ул елларда, хәзерге кебек, сайланып тору мөмкинлеге дә булмаган бит аның. Сугыштан соңгы авыр еллар. Ә крестьян тормышы тагын да авыррак. 1955 елда насыйп ярын очратып, Әсәй егете Әхәткә кияүгә чыга Оркыя.
Яшь гаилә туры Бөгелмәгә юл тота. Төзелешкә эшкә урнашалар. Барактан бер бүлмә бирәләр үзләренә. Ире гомере буе 27 нче төзү-монтажлау идарәсендә кранда эшли аның (хәзер мәрхүм инде, урыны җәннәттә булсын). Ә менә Оркыя апа, ул вакытта төзелештәге эш тә колхоздагыдан бер дә җиңел түгел иде, дип искә ала. Көрәк тотып, траншеялар казыйлар, авыр күтәрергә дә, пычрак ерырга да туры килә.
Төзелештә озак тоткарланмый Оркыя: бер-бер артлы уллары Разин белән Рузалин, төпчекләре Рузалия дөньяга килә. Ә Оркыя апаның төп хезмәт биографиясе шәһәребезнең "СУ-2" районында урнашкан ул чордагы 3 нче номерлы балалар бакчасы белән бәйле - башта тәрбияче ярдәмчесе - "нянечка", аннары пешекче булып эшли. Бик яраталар үзен эшендә, хезмәттәшләре дә, балалар һәм ата-аналар да хөрмәт итәләр. Үзе дә тырыш, чиста, төгәл һәм эшчән була шул ул. Шулай булмаса, ике дистәдән артык ел дәвамында бер урында эшли дә алмас иде. Әмма көннәрдән бер көнне, шәһәрнең генераль үсеш планы нигезендә, әлеге балалар бакчасын "урыннан кузгаталар" - бинасын сүтеп ташлыйлар. Урыннан-урынга күчеп йөрергә ияләшмәгән, җитмәсә, эшен бик яратып эшләгән Оркыя апа өчен яңа эш эзләргә туры килү шактый читен хәл була.
Әмма шул кыен көннәрдә Аллаһы Тәгалә аңа үз рәхмәтен сала: көтмәгәндә-уйламаганда җае килеп, ул чорда шәһәр һәм районның төп бюджетын тәэмин итеп тора торган иң хәлле идарәләрнең берсенә - "СЗНУ"ның төзелеш оешмасына буяучы-сылаучы булып эшкә барып керә ул һәм дистә ел дәвамында, лаеклы елга чыкканчы, шунда хезмәт куя. Биредә дә тырышлыгы, һәр эшне җиренә җиткереп башкаруы белән хөрмәт казана ул: бихисап санда Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына, премияләргә, бүләкләргә лаек була. Хәзер, төп предприятие Казанда булса да, онытмыйлар анда ветераннарны: Өлкәннәр көне, нефтьчеләрнең олы бәйрәмнәре уңаеннан искә алып, тәбриклиләр, күчтәнәчләр җибәреп торалар, ярдәмнәреннән ташламыйлар. Намус белән тырышып эшләгән, инде гомер көзендә булган олы кешегә хезмәтеңне бәяләп, игътибар күрсәтүдән, җылы караштан да кадерлерәк нәрсә бар соң?
Ходайның һәр бирмеш көненә шөкер итеп, кызы Рузалия, кияве Дамир белән җитеш тормышта тыныч-имин генә гомер итеп яталар алар. Уллары Разин белән Рузалин, киленнәре Флүрә белән Зөл-фия дә бик еш килеп, хәлен белеп торалар үзенең. Алар тормышына шатланып, үзе янында - Бөгелмәдә яшәүләренә сөенеп туя алмыйча, күчтә-нәч-бүләкләргә рәхмәтле булып, балаларына, оныклары-на, инде мәктәптә гел "5"ле билгеләренә генә укып, барчасын сөендерүче Камилә кебек оныкчыкларына бары тик бәхет һәм уңышлар гына теләп, хәер-догада утыра бу Ана. Олыгайган көндә балаларың янәшәдә булу, алардан игелек, игътибар күреп, аларның яратуын тоеп яшәү һәр ананың хыялыдыр инде ул. Бу яклап Оркыя апа, һичшиксез, бәхетле ана.
Яшәү ямен тоеп, дөнья гамен дә күңеле аша уздырып, актив тормыш белән яши Оркыя апа: телевизор карап, ил-көн вакыйгаларыннан хәбәр-дар булып тора, кроссвордлар чишәргә ярата, оныкларының мәктәп тормышы белән гел кызыксынып тора, каләмне дә читкә тибәрми - элекке елларда аның язганнары безнең "Бөгелмә авазы" газетасында да еш басылып килде. Укучыларыбыз хәтерли булыр, быел да май аенда олы улын туган көне белән тәбрикләп, бик матур шигырь юллары җибәргән иде, газетабызда басылып чыкты.
Тормыштагы һәр вакыйганы йөрәк хисе белән бәяли белә торган шигъри җанлы ананың иҗади сәләте төрле формаларда балаларына да күчкән: Разины, үзенә охшап, башка сәләтләре өстенә, шигырьләр яза; Рузалины, кирәк булса, гармунын кулга ала, кирәк икән, һәркемнең йөрәген җилкендереп, матур итеп, теттереп биеп җибәрә; ә кызы Рузалия - шәһәребезнең танылган җырчысы. Әле узган ел гына Казанның "ТНВ" каналыннан "Җырлыйк әле" прог-раммасының якташыбыз Зиннур Гыйбадуллинга багышланган тапшыруында "Яшьлегем тугае" җырын башкарган Рузалия Саттарова Оркыя апаның кызы инде ул.
Шулай тормыш дәвам итә. Оркыя апа бүген, шөкер, олы юбилеен бик матур каршылый. Күзләр генә тия күрмәсен үзенә. Газиз балалары, якын туганнары белән бергә-бергә шундый матур тормыш дәвамлы булсын дип, без - редакция хезмәткәрләре дә юбилярга хәерле озын гомер, сәламәтлек теләп калабыз.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА.
Котлыйбыз!
16 октябрьдә Оркыя Фәтхулла кызы ХӨСӘЕНОВАга 80 яшь тулды.
Кадерле әниебез, әбиебез, сине олы юбилеең белән чын күңелдән котлыйбыз! Озын гомер юлыңда күпме генә кыенлыклар күрсәң дә, безне - газиз балаларыңны авырлыклардан саклап үстердең, тормышның зәһәр җилләреннән гел ышыклап яшәдең. Бүгенге көндә дә, әни, һәммәбезнең төп киңәшчесе, олы таянычы, өебезнең нуры син.
Барчабызның: балаларыңның һәм оныкларыңның, якыннарыңның тормышына иминлек теләп, хәер-догада булып, озак еллар хәерле озын гомер кичерсәң иде. Сау-сәламәт бул, әни, кайгы-хәсрәт күрмә!
Сызылып аткан алсу таңнар
Килсен сиңа кояш, нур булып.
Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын,
Куанычлар килсен ургылып.
Күңелеңнән язлар назы,
Көзләр сабырлыгы китмәсен.
Шат елмаеп каршыла син
Гомереңнең һәрбер иртәсен.
Иң изге теләкләр белән,
кызың Рузалия, киявең Дамир,
оныкларың Динара, Диана белән кияве Рөстәм, оныкчыкларың Камилә, Илнур, Илнар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: