Бөгелмә авазы

Равил Хәсәнов – дәһшәтле Сталинград сугышында

Әлеге истәлекле көн уңаеннан Бөгелмә туган якны өйрәнү музее укучыларны Сталинград сугышында катнашкан сержант, 3нче дәрәҗә Дан ордены, 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “За оборону Сталинграда” медале иясе, якташыбыз – Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гражданины, РСФСРның атказанган юристы, Бөгелмә шәһәренең элекке Равил Кәшип улы Хәсәнов язмышы белән таныштырырга тели.

2 февраль – илебездә Россиядә Хәрби дан көне – 1943 елда совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең чираттагы еллыгы иде. Әлеге дата 1995 елның 13 мартында чыккан Федераль закон нигезендә ел саен билгеләп үтелә.  

Әлеге истәлекле көн уңаеннан Бөгелмә туган якны өйрәнү музее укучыларны Сталинград сугышында катнашкан сержант, 3нче дәрәҗә Дан ордены, 1нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “За оборону Сталинграда” медале иясе, якташыбыз – Бөгелмә шәһәренең Мактаулы гражданины, РСФСРның атказанган юристы, Бөгелмә шәһәренең элекке Равил Кәшип улы Хәсәнов язмышы белән таныштырырга тели.        

Р.К. Хәсәнов 1922 елда ТАССРның Арча кантонына караган Ювас авылында хезмәткәрләр гаиләсендә туа (соңрак – Дөбьяз, хәзер Биектау районына карый). 1939 елда казан шәһәрендә 13нче урта мәктәпне тәмамлый һәм 1940 елның сентябренә кадәр “Яшь ленинчы” газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли

1940 елда инженер-химик булу хыялы белән Казан химия-технология институтына укырга керә. Әмма язмыш аны бөтенләй көтелмәгән юлдан алып китә. Дәһшәтле 1942 елның язында, барлык башка студентлар белән бергә, Равилне дә фронтка алалар. Икенче курс студенты Бөек Ватан сугышының дуенына барып эләгә: Воронеж өчен барган сугышларда, Сталинград оборонасында катнаша.     

17 сентября 1942 елның 17 сентябрендә аныңхәрби часте Сталинград шәһәрендә “Баррикада” заводы районында була инде. Р.К. Хәсәнов Сталинград фронтының 233нче дивизиясе 734нче укчы полкының 2нче батальонында танкка каршы кораллар ротасы комсоргы итеп билгеләнә.  

Сентябрь көннәре Сталинград өчен гаять авыр чор була, аерым участокларда, шул исәптән, “Баррикада” заводыннан төньяктарак немецлар Иделгә үтеп керәләр. Равил Кәшипович хезмәт иткән отделениегә 35 көн һәм төн дәвамында фашистларның туктаусыз һөҗүмнәрен кире кагарга, дошманның тере көчен, сугышчан техникасын юк итәргә туры килә. 

1942 елның 22 октябрендә Р. Хәсәнов каты яралана. Тыл госпиталендә елдан артык гипсланган хәлдә ятарга  туры килә аңа, аннан 3нче дәрәҗә инвалид булып, култык таякларында чыга. 1943 елда, авыр ярланудан соң кабат фронтка бара алмый, демобилизацияләнә.  

Сугыш кырында Равил Кәшип улына күпне күрергә, күпне кичерергә туры килә. Шулай да бер вакыйганы ул аеруча тетрәнеп искә ала. Ветеран хатирәләреннән: “Канга батып ята берәү. Дошман пулялары шулкадәр теткәләп бетергән үзен, хәрәкәтләнерлек тә хәле юк. Шунда ул үзен чак кына күтәрелеп, шуышып китәргә мәҗбүр иткән бер аваз – кайдадыр янәшәдә генә, дәһшәтле сугыш барган җирдә бала елаганын ишетеп ала. Коедан ишетелә ул тавыш, ир-егет шунда таба шуыша. Чигенгән чакта фашистлар балаларны шунда ташлап киткәннәр икән. Яралы сугышчы өстәрәк булган балаларны тартып чыгара ала. Алар исән була әле. Күлмәген ертып сабыйларның яраларын бәйли. Ул балаларны кемгә тапшырырга да белгән юк – тирә-юньдә, мәшхәр, исән кеше дә күренми. Ике малай, дүрт кызны берәм-берәм кочып, үбеп юата сугышчы. Тегеләр исә сүз дә әйтә алмыйлар,   калтыраналар, күзләрен генә челт-челт йомгалап торалар. Нәкъ шул вакытта солдат аларга таба килә торган танк (совет танкын) күреп ала. Кульяулыгын канына манчып, өскә күтәрә. Кызыл әләм итеп күтәрелгән яулыкны күреп, танктагылар туктый, балаларны җыеп ала... Менә шундый хәлләр аша яуланды ул Җиңү”... 

1948 елда Равил Кәшип улы Казанга кайта һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы каршындагы юридик институтны тәмамлый. Шул елның җәеннән үк прокуратура органнарында эшли башлый. 1953 елдан – Бөгелмә шәһәре прокуроры була. 1966 елда РСФСР ПВС Указы белән аңа “РСФСРның атказанган юристы” дигән мактаулы исем бирелә. Р.К. Хәсәнов берничә тапкыр КПСС шәһәр комитеты Пленумы члены булып сайлана, халык депутатларының шәһәр Советы депутаты була. 1987 елда исә  “Бөгелмә шәһәренең мактаулы гражданины” дигән мәртәбәле исемгә лаек була. 

Любовь Дёкина,  экспозиция-күргәзмәләр эшчәнлеге белгече.

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе.

Фото  – музей фондыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: