Бөгелмә авазы

Рафаэль Яруллин: “Әти, иң элек, кеше булырга өйрәтте!”

Рафаэль Яруллин – Бөгелмәдә туып-үсә. 5нче урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт техник университетының (КХТИ) Бөгелмә филиалында технолог белгечлегенә укый. Өйләнгән, хатыны белән ул үстерәләр.

– Рафаэль, әңгәмәгә ризалашкан өчен сезгә рәхмәт әйтәсем килә, сезнең белән якыннан тынышуыма да бик шатмын! Минем уйлавымча, “Бөгелмә авазы” газетасын укучылар өчен сезнең кебек “алтын куллы”, ә иң мөһиме, мәрхәмәтле кеше турында белү кызыклы булыр. Рафаэль, сез һәр якшәмбе аз керемле бөгелмәлеләр өчен хәйрия ашлары оештырасыз, моңа нәрсә этәрде?

– Җылы сүзләрегез өчен рәхмәт. Әңгәмәбез күпләр өчен файдалы булсын. Аз керемлеләр өчен хәйрия ашлары оештыру турында инде 2009 елда уйлана башлаган идем. Тик һәрвакыт ниндидер сәбәпләр табылып торды. Я акча булмады, я вакыт җитмәде. Күптән ниятләп куйган бу эшне, ниһаять, 2020 елның октябрь аенда тормышка ашырдык. Кибеткә керәсеңме, урамнан барасыңмы, соңгы елларда хәер сораучыларны күп күрергә туры килде. Бәлки, бу хәл хәйрия ашлары оештыруга сәбәпче булгандыр да. Әзерлек эше инде август аенда башланды. Үземнең планнар белән мин дустым – Павел Аникин белән уртаклаштым. Ул мине куәтләп алды. Шулай итеп, мич, казан һәм азык-төлек сатып алдык. Социаль челтәрләрдә һәр якшәмбе аз керемле, ярлы, яшәү урыны булмаган бөгелмәлеләрне ашату турында белдерү урнаштырдык. Шул рәвешле, бу эш башланып китте дә...

– Хәйрия ашын үткәрү өчен шактый күп чыгымнар “түгәргә” туры килгәндер. Дустыгыздан кала, тагын кемнәр ярдәм итте? Беренче тапкыр никадәр кешене ашаттыгыз?

– Әйткәнемчә, беренче хәйрия ашын без дустым белән икәү оештырдык. Аннары безгә шундый ук мәрхәмәтле кешеләр кушылды. Кемдер – акча белән, кемдер азык-төлек белән ярдәм итә. Алар үзләре башка шәһәрләрдә яшиләр. Шулай булуга карамастан, изге эшләрдән читтә калмыйлар. Шуны әйтәсем килә, алар безгә ярдәм итәләр, тик үзләре турында күпертеп сөйләгәнне яратмыйлар, исемнәрен дә әйтмәүне сорадылар. Бу эштә миңа шулай ук туганнарым һәм хатыным булыша. Хәтта моңа кадәр мин белмәгән кешеләр безгә ярдәм кулы суздылар. Шәһәребездә мәрхәмәтле кешеләрнең күп булуы сөендерә. Безнең игелекле эшебез аларның барысын да берләштерде. Беренче хәйрия ашына әллә ни күп кеше килмәде. Ул вакытта күбесе бу хакта белми иде, хәзер якынча 90 кешене ашатабыз. 

– Аш әзерләү процессы, нигездә, хатын-кыз җилкәсенә төшә. Сезнең гаиләдә хәйрия ашларын пешерү эшен кемнәр башкара? Алар зарланмыймы?

– Юк. Бу эшне башлап җибәргәндә, без бу хакта алдан сөйләштек. Хатын-кызлар аш әзерләү өчен кирәк-яракларны өйдә хәстәрли, мәсәлән, суган, бәрәңге, кишер әрчи, турый, әгәр өлгермиләр икән, без – ир-егетләр булышабыз. Ризыкны тышта әзерлибез. Бу эш тулысынча ир-егетләр җилкәсендә. Командабызда инде 12 кеше, безгә кушылырга теләүчеләр дә бик күп.

– Һәр атна хәйрия ашына килүчеләр саны арта. Болар – яшәү урыны булмаганнар, аз керемлеләр һәм өлкән яшьтәгеләр. Соңгы тапкыр никадәр кеше килде?

– Чыннан да, хәйрия ашлары турында хәзер күбесе белә. Халык ишәя. Соңгы тапкыр, әйткәнемчә, 90га якын кешене ашаттык. Бик салкын көннәрдә кеше әллә ни күп булмый. Якынча – 60 кеше. Беренче тапкыр без 25 бөгелмәлене ашаттык. Илдә бик киеренке икътисадый хәл. Азык-төлеккә бәяләр үсә, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләр арта, минем уйлавымча, мохтаҗлар күбәя. Без һәркемне ашатырга әзер. Бу эшне туктатырга җыенмыйбыз.

– Хәйрия ашлары – атнасына бер тапкыр үткәрелә торган акция. Һәр якшәмбедә бушлай ашатуга мохтаҗлар инде күнекте. Кайчанга кадәр халыкны ашатырга ниятлисез, язга, җәйгә, көзгә кадәрме?

– Бу сорауга җавапны өздереп әйтеп булмый. Әлегә акча, көч бар, димәк, мохтаҗлар ач калмас. Аннары ничек булыр, вакыт күрсәтер. Җәй, көз айларында, әлбәттә, ризыкны табып була. Кемнеңдер бакчасы бардыр, бәлки. Шулай да елның кайсы гына фасылы булуга карамастан, безнең ярдәмгә мохтаҗлар табылыр.

– Кеше исәбенә ашау аларны бозмыймы? Шундый бер мәкаль дә бар бит: “Әгәр ач кешегә ярдәм итәсең килсә, аңа балык түгел, кармак бир”...

– Юк, мин моның белән килешмим. Безгә килеп ашаучыларның кайберләре белән мин шәхсән аралашам, алар безгә рәхмәтле, хәтта кайберләре елый-елый ихлас сүзләр әйтәләр. Үзегез уйлап карагыз әле, хәзер торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләүләр никадәргә артты. Очын-кырыен көч-хәл белән ялгап килгән ишле гаилә акчаны кая гына җиткерсен? Ә пенсионерлар... Түләүләрне түли дә, акчасы ике тапкыр кибеткә баруга кала. Шуның өчен без яшәү урыны булмаганнарны гына түгел, ә пенсионерларны да, күп балалы гаиләләрне дә, инвалидларны да хәйрия ашына чакырабыз. Мәсәлән, безгә бер ир-ат килә. Ул кулын җәрәхәтләгән. Ялгыз яши. Эшләми. Үзе ашарга әзерли алмый. Ул һәр якшәмбене көтеп ала. Беренче карашка, араларында нык бәдәнле ир-егетләр бар кебек, ләкин алар я сукыр, я чукрак. Дустым күбесенә эш тәкъдим итеп карады, тик, кызганыч, алар физик яктан сәламәт түгелләр. Бернигә карамыйча, без һәркемгә ярдәм итәргә әзер! Хәзер без аларга булышабыз, аннары алар башкаларга ярдәм итәр!

– Сез бит волонтер түгел һәм үзегезнең изге гамәлләрегез турында кычкырып сөйләп тә йөрмисез. Ни өчен?

– Әйе, мин волонтер түгел, бернинди иреклеләр отрядына да кермим. Бу – үз ниятем белән алынган игелекле эш. Без хәйрия фонды да, коммерция оешмасы да төземәдек. Йөрәк ничек куша, шулай эшлибез. Әлегә шул рәвешле халыкка ярдәм итәбез, киләчәкә тагын планнар бар. Тик бу хакта алдан сөйлисе килми.

– Барысы да шома гына бармыйдыр. Нинди дә булса авырлыклар, кыенлыклар бардыр?

– Авырлыклар җиңеп чыгу өчен бирелә. Безнең изге эштә алар юк. Барысы да план буенча бара: хатын-кызлар яшелчә, ит турый, без – ир-егетләр территорияне кардан чистартабыз, учак ягабыз, өстәлләр тезәбез. Эш сәгать иртәнге 10да башлана һәм көндезге икеләргә тәмамлана.

– Рафаэль, сез – “алтын куллы” ир-егет. Бина, хәрби техника макетларын ясыйсыз. Моның белән күптән шөгыльләнәсезме? Махсус белемегез бармы?

– Юк, махсус белемем юк. Бу эш белән 10 ел элек шөгыльләнә башладым. Тора-бара, бу өлкәдә осталыкны чарладым. Аннары хәзер күп әйберне интернетта өйрәнеп була бит. Кызыксынуым көчле иде, шуңа күрә ныклап торып макетлар ясау эше белән мавыктым.

– Тормышта сезнең төп укытучыгыз кем булды?

– Минем тормышымда укытучылар күп булды. Ә менә төп “укытучым” – тормыш үзе. Ул якын-тирәдәгеләрнең кемнең кем булуын аңларга өйрәтте. Фәлсәфи уйланулардан тайпылып, бу сорауга җавап бирсәм, әлбәттә, мине әти тормышка әзерләде. Иң элек, ул мине КЕШЕ булырга өйрәтте! 

– КЕШЕ булып калу безнең тормышта актуальме?

– Әлбәттә, үз мисалымда бу сорауга җавап бирәм, хәйрия ашлары оештыра башлагач, белмим кайдан, бәлки, югарыдандыр, миңа кемдер ярдәм иткән кебек. Әйе, мин үз акчамны сарыф итәм, тик миңа ул икеләтә әйләнеп кайта. Шөкер, үз эшем бар, керем килеп тора, гаиләм исән-сау. Ә бит минем дә төрле вакытлар булды. Хәзер исә яхшы кеше булырга тырышам. Тирә-якта начарлык күп булуга карамастан, мин кылган изге эшләр гаиләмә икеләтә яхшылык белән әйләнеп кайта. 

– Рафаэль, барлык игелегегез өчен бөтен бөгелмәлеләр исеменнән рәхмәт әйтәбез. Арабызда сезнең кебек мәрхәмәтле кешеләр күбрәк булсын иде. Ниятләгән барлык эшләрегез тормышка ашсын. Уңышлар сезгә!

Илүсә Искәндәр

Фото: шәхси альбомнан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: