Бөгелмә авазы

Полициейскийлар эшкә йомгак ясады

Россия Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә шәһәре һәм районы бүлеге составында эшләүче хезмәтләр һәм бүлекчәләр агымдагы елның беренче яртысынлдагы эшчәнлекнең нәтиҗәләре белән танышу, йомгак ясау киңәшмәсе уздырдылар.

Утырыш ТР Эчке эшләр министрлыгы уголовный розыск идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Илгиз Хәмитов җитәкчелегендә узды.

Чара барышында Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге штабы начальнигы полиция подполковнигы Наталья Романова  җыелган хезмәткәрләрне эчке эшләр органнары эшчәнелгенең ярты еллык нәтиҗәләре белән таныштырды. Җинаятьчеләрне эзләү,  наркотиклар  әйләнешенә контрольлек итү, икътисадый җинаятьләргә каршы көрәшү, җәмәгать тәртибен саклау бүлекчәләренең эшләре тәфсилләбрәк тә каралды.

Бөгелмә полициясе службалары җитәкчеләре үз эшләре турында бәян иттеләр, төрле сорауларга җавап бирделәр.

Очрашуга йомгак ясап, Бөгелмә эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Баһауов яхшы хезмәте өчен шәхси составка рәхмәт белдерде, эштә аеруча яхшы күрсәткечләргә ирешкән хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды. Ул шулай ук полицейскийлар тарафыннан күрелә торган чараларның, тулаем алганда, Бөгелмә районында җинаятьчелек динамикасына һәм структурасына уңай йогынты ясавын, криминаль ситуацияне ныклы контрольдә тотарга мөмкинлек бирүен әйтеп узды.

2018 елның беренче яртысындагы оператив эшчәнлек бәяләмәләре буенча Бөгелмә эчке эшләр бүлеге Татарстандагы тиңдәш категорияле 9 эчке эшләр бүлеге арасында 4нче урынны били. 

Бөгелмә эчке эшләр бүлеге матбугат хезмәте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: