Бөгелмә авазы

Плансыз яшәргә планлаштыра

Шушы көннәрдә Татар Димскәендә яшәүче Фәрит Гаптелхак улы ШӘФИГУЛЛИН үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Без дә бу датадан читтә кала алмадык, чөнки ул безнең үз кешебез: газетабызның элеккеге мөхәррире. Фәрит Гаптелхак улы - үзенчәлекле кеше. Интервью алырга булгач, катгый каршы чыкты: "Минем турыда үзегез дә яхшы беләсез, ничек телисез,...

Шушы көннәрдә Татар Димскәендә яшәүче Фәрит Гаптелхак улы ШӘФИГУЛЛИН үзенең 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Без дә бу датадан читтә кала алмадык, чөнки ул безнең үз кешебез: газетабызның элеккеге мөхәррире.
Фәрит Гаптелхак улы - үзенчәлекле кеше. Интервью алырга булгач, катгый каршы чыкты: "Минем турыда үзегез дә яхшы беләсез, ничек телисез, шуны языгыз!" - дип кырт кисте, язып җибәргән сорауларга да җавабы шул булды. Газета укучылар аны "Тораш", "Җансыз кара чиксезлек", "Читлек " кебек әсәрләре аша яхшы белә. "Тораш" әсәре шундый дан казанды, хәтта укучыларыбыз соравы белән берничә тапкыр газета битләрендә басылды. Ә без, журналистлар, Фәрит абыйны, иң беренче чиратта, фәлсәфәче, сәяси күзәтүче, һәр сорауга җавап таба белүче, үткер сүзе белән таң калдыручы дип беләбез.
Фәрит Шәфигуллин 1955 елның 3 маенда Бөгелмә районының Татар Димскәе авылында туа. Казан педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый. Туган авылында укытучы, авыл Советы рәисе, колхоз рәисе булып эшли. Хәбәрче буларак, аның иҗат юлы 1990 елда "Бөгелмә авазы" газетасы редакциясендә бүлек мөдире булып эшләүдән башлана. Соңрак "Шәһри Казан", "Нефтемашевец", "Информ-курьер" газеталарында эшләп, журналистлык осталыгын арттыра. 2003 - 2007 елларда - "Бөгелмә авазы" газетасының баш мөхәррире, 2007 - 2011 елларда Бөгелмә типографиясенең генераль директоры булып хезмәт итә.
Әдәби иҗат белән 14 яшеннән шөгыльләнә башлаган Фәрит Гаптелхак улы бүген дә бу эшен туктатмый, чәчмә әсәрләр, шигырьләр яза. "Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге оешуга 50 ел тулу уңаеннан, "Рухият" нәшрияты чыгарган "Илһам чишмәләре" җыентыгында аның "Бүреләр" хикәясе урын алган.
Көн дә портфель күтәреп эшкә йөрүен инде күптән ташлаган, хәзер Фәрит Гаптелхак улы үзе өчен яши, дөньядан тәм табып көн күрә, умартачылык белән шөгыльләнә, 4 онык тәрбияли, киләчәктә, аның үз сүзләре белән әйткәндә, плансыз яшәргә планлаштыра.
Фәрит Шәфигуллин - "Бөгелмә авазы" газетасы үсешенә чиксез зур өлеш керткән кеше. Ул җитәкләгән чорда газетаның матди-техник базасы ныгыды, форматы, эчтәлеге үзгәрде, хезмәткәрләрнең хезмәт хакы артты. Аның белән бергә эшләгән каләмдәшләренең фикерләрен тыңлап карыйк әле.
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА:
- Фәрит Гаптелхаковичны мин, иң беренче чиратта, киң карашлы, кешелекле кеше буларак беләм. Бик кызыклы әңгәмәдәш: сәгатьләр буе ялыкмыйча сөйләшеп утырырга, гәпләшергә, үзең өчен күп яңалыклар ачарга була.
Шактый гына еллар газетада бергә эшләдек. Ул хәбәрче, мөхәррир урынбасары, аннары баш мөхәррир булды - шушы вазифаларны башкарганда, кәнәфие, кем әйтмешли, югарырак күтәрелә барса да, үзе без хезмәткәрләр өчен үзгәрешсез калды: гади, ачык, ярдәмчел. Шул ук вакытта бик тә кызыксынучан, яңалыкка омтылучан һәм, телисеңме-юкмы, синнән дә шундый ук омтылышны таләп итә торган үзенчәлекле шәхес. Газетаның редакторы булып эшли башлагач, һәр бүлектә һәр журналистны компьютер артына утыртып, һәрберебездән шунда эшләүне таләп итте, кирәк чакта, янәшә утырып дисәң дә әллә ни арттыру түгел, үзе үк өйрәтте дә. Әйткәнемчә, бик кызыклы, киң карашлы әңгәмәдәш: теләсә нинди темага белгечләр дәрәҗәсендә фикер йөртеп, рәхәтләнеп аңлаша ала. Берәр нәрсә белән кызыксынып китә икән, ул эшнең серләренә төшенгәнче өйрәнә, бу чорда янып эшли. Инде төбенә төшеп, тәмам аңлап җиткәч, сабый балага яңа уенчык кирәк булган кебек, аңа да яңа тема, яңа эш, яңа серләр ачу кирәк. Менә шундый киң карашлы, үзенчәлекле шәхес. Аның язучы буларак танылуы да, җитәкче буларак осталыгы да, телеаппаратура, компьютерлар белгече, техникага осталыгы, "медик" һәм психолог булуы, тагын әллә никадәр без белмәгән гыйлемнәре дә нәкъ менә шундый кызыксынучан булуыннан киләдер. Тагын бер олы ихтирамга лаек ягы: гаиләсендә төпле терәк, кызларын да нәкъ үзе кебек киң карашлы итеп тәрбияләгән әти дә әле ул. Юбилее уңаеннан иң изге теләкләр үзенә: сәламәт булсын, балалар һәм оныклар шатлыгына тиенеп, җәмәгате Рәмилә ханым белән тигезлектә яшәсеннәр!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: