Бөгелмә авазы

Петр Рычков һәм татар тарихы

Узган ел танылган тарихчы һәм географ, мәгърифәтче, күпкырлы галим Петр Иванович Рычковның тууына 300 ел тулды. Ерак Вологдада 1712 елның 1 октябрендә туган, 1777 елның 15 октябрендә бакыйлыкка күчкән һәм хәзерге Бөгелмә районының Спас авылында җирләнгән бу рус галименең татарлар турында да хезмәтләре шактый һәм әһәмиятле фикерләре бар. Ә милләтебезнең...

Фәүзия Бәйрәмова,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
2013 ел, 7 гыйнвар.

18 нче гасыр урталары Россия империясендә фәннең нык үсеп киткән, тарих, география, табигый байлыклар белән ныклап кызыксына башлаган чор була, чөнки яулап алынган җирләр, бигрәк тә Урал һәм Себер төбәкләре җентекле өйрәнүне һәм даими кулда тотуны таләп итә. Шуларны истә тотып, Урал аръягына Петербургтан экспедиция артыннан экспедиция җибәрәләр, аларның составында, хәрбиләр белән бергә, тарихчылар һәм географлар да була. 22 яшьлек Петр Рычков нәкъ шундый фәнни-хәрби экспедиция-комиссияләрнең берсенә эләгә - 1734 елда аны Иван Кирилов җитәкчелегендәге Ырынбур экспедициясе составына кертәләр һәм ул, инде үзлегеннән немец һәм голланд телләрен өйрәнгән һәм Петербург портында тәрҗемәче булып эшләгән яшь егет, бухгалтер булып, Ырынбур далаларына юл тота... Экспедициягә дип чыгып киткән егет кып-чак-татар далаларында бөтен-ләйгә кала, биредә илле елга якын гомер итә, гаилә кора, балалар үстерә, дөньяга танылган фәнни хезмәтләрен яза...

Дәүләт чиновнигы булып исәпләнсә дә, Петр Рычков сәфәренең беренче көннәреннән үк борынгы тарихка, җирле халыкларның тормышына, бу җирләрнең географик төзелешенә, табигый байлыкларга зур игътибар бирә һәм барысын да дәфтәренә терки бара. Ул хәрби-фәнни экспедиция җитәкчеләре Иван Кирилов, Василий Татищев һәм Ырынбурның беренче губернаторы Иван Неплюевлар белән якын мөнәсәбәттә була, Татищевтан исә тарих һәм география белән тирән кызыксынуны үзләштерә. Петр Рычков 1735 - 1741 елларда Ырынбур губернасына һәм Ырынбур шәһәренә нигез салуның юл башында тора, канцелярия хезмәткәре буларак, әлеге вакыйгаларны тарих өчен теркәп бара, шуңа күрә аны бу төбәкнең елъязмачысы, эн-циклопедиячесе дип тә атарга мөмкин.

Рычков хәрби җитәкчеләре белән дә, үзлегеннән дә Көньяк Урал буйлап күп сәфәрләр кыла, күп күзәтүләр ясый һәм алар буенча хисап язып кына калмый, әкренләп фәнни-популяр хезмәтләр язуга да күчә. Әлбәттә, моның үзенә күрә җитди сәбәбе дә була - Көньяк Урал, Урал аръягы географик яктан да, милләтләрнең тормышы ягыннан да бик аз өйрәнелгән төбәк булып чыга һәм бу идарә итәргә нык комачаулый. 18 нче гасыр уртасында империягә каршы кабынып киткән дистәләгән баш күтәрүләрне һәм аларда җирле халыкларның - татар-башкортларның күпләп катнашуы, хакимияткә буйсынмавы да төбәк җитәкчелеген уйга сала, алар бу халыкларны төрле яклап өйрәнә башларга мәҗбүр булалар. Петр Рычков исә шушы вакыйгаларның уртасында кайный, нык күзәтүчәнлеге, гаять тырышлыгы, фәнгә омтылышы аны зур хезмәтләр язарга этәрә.

Петр Рычковның төрле темаларга алтмыштан артык фәнни хезмәте барлыгы билгеле, әмма шулар арасында иң танылганнары - "Топография Оренбургской губернии" һәм "История Оренбургская" хезмәтләре. Исемнәреннән үк күренгәнчә, Рычковның бу титаник хезмәтләрендә Ырынбур төбәгенең тарихы да, гео-
график үзенчәлекләре дә ачык чагыла, шулай ук анда яшәүче төрле милләт халыкларына, шул исәптән татар-мишәрләргә, кыргыз-кайсакларга, башкортларга да бәяләмә бирелгән. "История Оренбургская" хезмәте 1759 елда, ә "Топография Оренбургской губернии" китабы 1762 елда Петербургта беренче тапкыр дөнья күргән һәм киң җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алынган. Рычковның "Топография..." хезмәте шунда ук немец теленә дә тәрҗемә ителгән һәм 1772 елда Берлинда аерым китап булып басылып та чыккан. Дөрес, әлеге хезмәтләрнең милләтләргә һәм аларның тарихларына караган өлешләрендә бәхәсле урыннар да булырга мөмкин, чөнки Рычков бу хәлләргә, беренчедән, хөкүмәт чиновнигы күзлегеннән карарга һәм бәя бирергә мәҗбүр, икенчедән, ул - бу өлкәдә иң тәүге тикшеренүчеләрнең берсе, шунлыктан күбрәк кешеләр сөйләгәнгә нигезләнеп яза. Петр Рычковның "Топография Оренбургской губернии" хезмәтен укыганда, аның төрки телләрне, шул исәптән татарчаны да шактый яхшы өйрә-нүен күрәсең, ул шулай ук га-
рәп, фарсы, төрек чыганаклары белән дә иркен эш йөртә.

Инде хәзер Петр Рычковның "Топография Оренбургской губернии" хезмәтендә татар-мишәрләргә караган кайбер фикерләренә тукталып үтик. Хезмәтенең башында, дүртенче бүлекнең "О татарах" дип аталган өлешендә, Рычков татарларга шактый югары бәя бирә, грек һәм рум тарихчыларына нигезләп, ул татарларны борынгы скиф һәм сарматларның дәвамчыла-ры дип карый, аларның күп җирләргә таралып яшәүләрен һәм Урал тауларының ике ягында да көн күрүләрен ассызыклый:
"Все ученые люди согласуются в том, что татарский народ, во многие места разъевшиеся, то есть отроде Скифов, и все древние, как Греческие, так и Римские писатели, нынешних Татар обыкновенно под именем Скифов, а иногда и Сарматов тут же включая, описывали, разделяя их надвое, и полагая одних по ту, а других по сю сторону Имайских (Уральских. - Ф.Б.) гор, которые у разных авторов разно описаны". (П.И. Рычков. Топография Оренбургской губернии. (Сочинение П.И. Рычкова 1762 года). - Оренбург, 1887, стр. 50).

Шунысы да игътибарга лаек, Рычков Әбелгази Баһадир ханның "Шәҗәрәи төрек" ("Родословная тюрков") хезмәте белән дә таныш булган, үзенең китабында ул бу хезмәтнең татарларга кагылган өлешенә шактый зур урын биргән. Борынгы шәҗәрәләргә нигезләп, Рычков татар халкының килеп чыгышын Нух пәйгамбәр чорлары һәм шәхесе белән бәй-ли, җирле авторларда сакланучы китапларга таянып, татарларны, Нух пәйгамбәр нәселен дәвам итүчеләр, дип яза:
"... якобы Афис, или Афет, сын Ноев, отлучась от отца своего с людьми своими, пошел к рекам Волги и Яику, где, жив двести пятьдесят лет, умер, оставя после себя владение восьми сыновьям. Старший между ими назывался Тюрк, или Турк... в пятом поколении от Турка произошел Аланча или Аламзя-хан, у коего были два сына, в одно время рожденные (близнецы), Могул да Татар, коим он владение свое пополам разделил, и так от Могула род могул, от Татар имя татар произошло..." (П.И. Рычков. Топография Оренбургской губернии. - Уфа, 1999, стр. 46).

Нәсел шәҗәрәләренә һәм борынгы кулъязма китапларга нигезләп, Рычков татар-могулларның Чыңгыз ханга кадәр дә, Угыз ханга кадәр дә, яңа эрага кадәр дә булуларын, үзара тынышмаулары сәбәпле дөнья буйлап таралуларын тасвирлый. Рычков хезмәтенең башында татарларга менә шундый югары бәя бирә, аларның тарихын Нух пәйгамбәрдән башлый, скиф һәм сарматлар белән дәвам итә, Угыз һәм Чыңгыз ханнар белән мөһерләп куя... Әмма хезмәтенең ахырына таба, ахырысы тышкы көчләр тәэсирендә, ул татарларга карата үзенең фикерен шактый тискәре якка үзгәртә. Эш шунда, Петр Рычков "Топография Оренбургской губернии" хезмәтен, әле кулъязма хәлендә үк, Михайло Ломоносовка биргән була, ул исә үзенең киңәшләре белән "тарихка төзәтмәләр кертә", чөнки Ломоносов беркайчан да татарларның борынгы, мәгърифәтле халык булуы белән килешә алмый.

Төрле Европа китапларыннан укыганнарын, төрле кешеләрдән, тәрҗемәчеләрдән "ишеткәннәрен" нигез итеп алып, Рычков хезмәтенең икенче өлешендә татарларны, читләр сүзеннән чыгып, "рәхимсез варварлар" итеп тасвирлый.
Бу урында инде татарлар белән бергә скифларга да "эләгә", грек язмаларына һәм рухани китапларга таянып, Рычков скифларны да кыргый варварлар рәтенә кертә, дөнья аларны шулай дип атады, ди:
"Из вышеписанного уже явно, что имя татар у иных народов употребляется за презренное и бесчестное звание и прилагается народам, кои у них за беззаконных, бесчеловечных и ненавидимых ими людей признаются, так как греки в древние времена всех тех, коих ненавидели и пренебрегли, варварами именовали, - дип яза ул. - И в посланиях апостольских на некоторых местах видно, что варвары и скифы за дикие ж народы почитались, да еще и доныне чрез варварство и варваров нечто бесчеловечное, люди дикие, жестокие и лютые, почти во всех европейских языках разумеются, не рассуждая, какому б языку сие звание было свойственно". (Шунда ук, 191 нче бит).

Бүгенге көндә исә скиф тарихына, скифларның затлы мирасына ярты дөнья, шул исәптән руслар да дәгъва итә, чөнки скифларның көчле, затлы, гайрәтле, җиңелмәс халык булуын тарих исбат итте инде, татарлар белән дә шулай булыр, иншаллаһ! (Рычков хезмәтеннән бу өзекләрне дә 18 нче гасырда татарларга карата урыс җәмгыятендә ни дәрәҗәдә дошманлык, күралмаучылык һәм һаман алардан эчке курку булганлыгын күрсәтү өчен генә керттек).
Петр Рычков - ул вакытта Ырынбур губернасына кергән, хәзер исә Курган өлкәсендә исәпләнгән татар авылларын, шул исәптән борынгы эчкен татарларын да җентекләп өйрәнгән галим. Тарихчы Дамир Исхаковның әйтүенчә, фәнни әдәбиятта эчкен татарлары турында беренче хәбәрләр 18 нче гасыр урталарында, Петр Рычков хезмәтләрендә күренә башлый: "В литературе первые сведения об этой группе появились в середине XVIII в. в трудах П.И. Рычкова, сообщившего о проживании ичкинских татар в Исетской провиниции Оренбургской губернии", - дип яза ул. (Исхаков Д.М. Этнографические группа татар Волго-Уральского региона. - Казань, 1993, стр. 48).

Рычков бу якларда тик-шерүләр үткәреп йөргәндә, 1737 - 1738 елларда Ырынбур губернасы составында Исәт провинциясе төзелә һәм Эчкен авылы да шунда кертелә. 1698 елда уздырылган исәпләүләр буенча Эчкендә 285 кеше яшәсә, 18 нче гасыр урталарына бу сан инде 419га җитә. "Да в той же провинции имеется служилых мещеряков 166, сарт 31, калмык аюкинских 32, итого 229 дворов, - дип яза Рычков. - Ичкинских татар по переписи 419, да багаряцких 196, итого 615 душ. Из оных ичкинские и багаряцкие татары состояли в полтинном ясаке, но ныне, так как и все башкирцы, из ясака выключены". (П.И. Рычков. Топография... стр. 262). Бу - мишәр һәм башкорт сословиесендә торган татарларның, казаклыкка, ягъни, хәрби хезмәткә язылып, ясак түләүдән азат ителүләре турында аңлата.

Петр Рычков, галим кеше буларак, тарихи урыннарга да зур игътибар биргән һәм булдыра алганча аларны өйрәнгән. Әйтик, ул Эчкен авылыннан ерак булмаган Исәт урманындагы борынгы шәһәрлекне өйрәнә, аны билгесез чуд халкы белән бәйләргә тырыша, әмма каберлекләрдә кемнәр күмелгәнлеген әйтә алмый: "От города ж Шадринска в 6 верстах вверх по реке Исети в бору, подле курьи (истока), Городищенскою именуемой, видно Чудьское городище, вокруг коего бывал земляной вал и ров; но ныне оный ров во многих местах уже зарастает. Сверх того на разных местах видны старинные чудьские насыпныя могилы; а знатнейшие из них три: две от Шадринска в 8 или в 10 верстах в север на степи, позади бору; а третья
против Шадринска, от города в 3 токмо верстах за рекою Исетью, и сия за наибольшую почитается; но какие тут люди погребены, сего никто не знает".
(П.И.Рычков. Топография...стр. 253.) Әмма биредә гомер-бакый төрки-татарлар яшәгән, алар хәзер дә шунда көн күреп яталар, димәк, чуд дигәннәре дә татар булып чыга...



Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: