Бөгелмә авазы

Нәфислек белән кырыслык берлеге

10 ноябрь - Россия полициясе көне. Бүген без сезнең игътибарыгызга, хөрмәтле укучылар, яңа гына билгеләп үтелгән шушы дата уңаеннан, отставкадагы милиция майоры, Бөгелмә эчке эшләр бүлеге балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясенең элекке өлкән инспекторы Саҗидә Мадьяр кызы Гарифуллина турында язма тәкъдим итәбез.


Ямьле һәм җылы квартирында, хуш исле чәй табыны әзерләп, өстәл янына утырышкач, Саҗидә Мадьяровна үзе, хезмәт юлы турында сөйләп китте, тормышында булган вакыйгаларны искә төшерде.1942 елның 10 ноябрендә - Совет милициясе көнендә ТАССРның Тымытык районы, Чубар Абдул авылында җиде балалы ишле крестьян гаиләсендә дөньяга килә ул. Әтисе Мөхәммәдьяр Әхмәди улы - Гражданнар сугышы ветераны, ат караучы булып эшли, әнисе Бибисара Сәхабетдин кызы - гади колхозчы. Авып яшиләр, әмма тату һәм матур гомер кичерәләр , балалар әти-әниләрен хөрмәт итә,эшсөяр үсәләр.
Саҗидә башта туган авылында башлангыч мәктәпне тәмамлый. Үзе математика фәнен бик яратып укыганлыгын әйтә, укытучысы Сания Мөхәммәд кызы Александрова турында бүген дә иң җылы хисләр белән сөйли. Аннары кыз укуын үзләреннән ике километр ераклыктагы Митрәй авылында, соңрак Лениногорскида дәвам итә. Ә 1959 елда Азнакай төзелеш училищесында сылаучы (штукатурлаучы) һөнәрен үзләштерә. Бөгелмәдә 27 нче төзү-монтаж идарәсендә эшли, шул ук вакытта директор Капитолина Андреевна Сидоркина кул астындагы кичке мәктәптә белем ала. Урта белем турында документка ия булгач, Алабуга мәдәни-агарту училищесына читтән торып укырга керә, Ростовка авылында китапханәче һәм клуб мөдире булып эшли.
- 1963 елның декабрендә язмыш мине булачак ирем Варис Харис улы Гарифуллин белән очраштырды, ул локомотив депосында дизелист-слесарь булып эшли иде, - ди Саҗидә Мадьяровна. - Ике еллап дуслашып йөрдек, аннары никах укыттык. Менә илле ел инде бербөтен булып яшибез. Ике бала үстердек. Илмирабыз эчке эшләр бүлегендә өлкән сорау алучы булып эшли, майор. Венерабыз - шәһәр судында. Ике оныгыбыз бар.
Китапханәче булып эшләгәндә Саҗидәгә комсомол путёвкасы буенча Бөгелмә милициясенең балалар белән эшләү бүлегенә барырга тәкъдим итәләр. Бүлек ул чакта Ленин һәм Муса Җәлил урамнары кисешкән почмактагы йортның подвалында урнашкан була. Әмма эшкә керешкәнче, Казанда медицина комиссиясе, аттестация үтә, Новочеркасскида милиционерлар әзерләү курсларында укып кайта. Милициянең балалар белән эшләү бүлмәләренә юнәлеш бирүче Татарстан Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Александр Дмитриевич Авдеев Бөгелмәгә берничә тапкыр килә, яшь инспекторга авыр холыклы яшүсмерләр белән эшләү серләрен төшендерә.
Балаларга бәйле җинаятьчелекнең торышы ул чорда бик үк яхшылардан булмый, бигрәк тә урлашулар, сукбайлык "чәчәк" ата. С. Гарифуллина Наташа исемле бер угры кызга бәйле хәлләрне искә төшерде. Яхшы, тулы гаиләдә үссә дә, кыз "кәкре куллы" була. Кулындагы ачкычлар бәйләме белән теләсә кайсы квартирга үтеп керә, акча, бизәнү әйберләре, кием-салымнар урлый. Бервакыт эләгә бит бу. Бер квартирда тентенеп йөргәндә, хуҗаларның кайтып кергәнен сизми кала. Чыгып кача алмаслыгын аңлагач, паласка төренеп, йокы бүлмәсендә качып тора бу. Әмма хуҗалар бик тиз эләктерәләр үзен, милиция чакырталар.
Саҗидә Мадьяровна "Шнырь" кушаматлы бер угры-рецидивистның "форточниклар" дип йөртелгән нәни җинаятьчеләр төркеме оештыруын да искә алды. Балигъ булмаганнар арасында еш булып, аларны угрылык "һөнәренә" өйрәтә ул. Хәтта торак йортларга үтеп керү тизлеген, урлаган әйберләрне алып чыгу чослыгын ачыклауга ярышлар да оештыра. Ә балалар җыеп чыккан әйберләрне үзенә калдыра бара. Ахыр чиктә "Шнырь"ны фаш итеп, хөкем карары белән төрмәгә озаталар, ә балаларны, төзәтү максаты белән, махсус мәктәпләргә урнаштыралар.
Саҗидә Гарифуллина үзе белән бергә эшләргә туры килгән хезмәттәшләрен: Анатолий Лычагин, Алевтина Овчинникова, Валентина Кожемяко, Галина Грецкаяларны бик җылы хисләр белән искә ала. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперативниклары Анатолий Коржов, Илья Шерстнёв бик еш ярдәмгә килә торган булган үзләренә. Шулай ук милициянең яшь дуслары, комсомол оешмалары, җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең элекке начальнигы Степан Константинович Набережнов җитәкчелегендәге шәһәр-район эчке эшләр бүлеге ветераннар советы әгъзалары бик актив булышалар. Бергәләп уку йортларында утырышлар, җыелышлар, әңгәмәләр уздыралар, мәктәпләрдә кизү торалар. Яшүсмерләргә ярдәм итеп, хокук саклау органнары һәм җәмәгать оешмалары вәкилләре һәрбер балага аерым-аерым зур игътибар би-рәләр. Шул рәвешле, бик күп балаларны җинаятьчел мохиттән аерып алалар, алар-ны нормаль тормышка кайтару өчен кулдан килгәннең барын да эшлиләр.
- Вакытында ярдәм кулы сузмасаң, үсә төшкәч, һәркайсысының авыррак җинаятьләр эшләүгә күчү ихтималы зур иде бит, - ди Саҗидә Мадьяровна.
Сөйләшүгә ветеранның ире Варис Харисович та кушылып китә. Ул да комсомол юлламасы белән эчке эшләр органнарына килеп эләгеп, намус белән 28 ел хезмәт иткән старшина. Менә дигән спортчы, спортның күп төрләре буенча ярышларда җиңгән ке-ше. Тальян гармунда, хромкада, баянда өздереп уйный, үзешчән сәнгатьтә танылган артист, милиция подразделениеләрендә эшләүчеләрнең кумиры. Инде пенсиягә чыккач та бер ханымга ничек ярдәм иткәнен искә төшерде ул.
Кыш көне була бу хәл. Алар бер иптәше белән Җәлил урамы буйлап машинада барган чагында, көтмәгәндә бер яланбаш хатын-кызның кул селтәп, туктауны сорап ялваруын күреп алалар. Ниндидер ир кеше һөҗүм итеп, башындагы бүреген урлап качкан икән. Варис Харисович, ике дә уйлап тормыйча, машинасын бора һәм ханым күрсәткән якка юл ала. Егетне Гоголь урамында эләктерәләр. Бүрекне ханымга кайтарып бирәләр, талаучыны милиция бүлегенә илтеп тапшыралар. Ханым, әлбәттә, бик рәхмәтле була.
Ә хезмәт иткән елларында андый куышулар, тоткарлаулар, куркыныч хәлләрдә калулар күпме була - санап бетергесез. Саҗидә Мадьяровна бер нәрсәгә басым ясады: бер тапкыр ялгышкан яшүсмерләр шуны белеп торсын иде, эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре җәза бирүчеләр генә түгел, алар тормышта үзеңне аңларга, үз урыныңны табарга ярдәм итәргә дә тырышалар, җинаятьчелек юлыннан туры юлга чыгу мөмкинлекләрен күрсәтәләр, аңлаталар. Кыскасы, нормаль гражданинга әверелергә ярдәм итәргә һәрчак әзерләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: