Бөгелмә авазы

Муса җиңү яулап кайтты

Уфа шәһәрендә, Россиянең атказанган тренеры, СССРның атказанган спорт мастеры Ш. Мухиянов истәлегенә багышлап, 2002 - 2004 елгы үсмерләр арасында дзюдо буенча ачык республика турниры булып узды. Ярышларда Чиләбе, Магнитогорск шәһәрләреннән, Удмуртстан Республикасыннан, Оренбург өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән барлыгы 288 спортчы катнашты. Бөгелмә "Факел" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер Владимир Давыдов шәкерте...

Уфа шәһәрендә, Россиянең атказанган тренеры, СССРның атказанган спорт мастеры Ш. Мухиянов истәлегенә багышлап, 2002 - 2004 елгы үсмерләр арасында дзюдо буенча ачык республика турниры булып узды.

Ярышларда Чиләбе, Магнитогорск шәһәрләреннән, Удмуртстан Республикасыннан, Оренбург өлкәсеннән һәм башка төбәкләрдән барлыгы 288 спортчы катнашты.

Бөгелмә "Факел" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тренер Владимир Давыдов шәкерте - 2 нче лицейның 9 "б" сыйныфы укучысы Муса Исламголов, 73 килограммга кадәрге авырлык категориясендә чыгыш ясап, мактаулы I урынны яулады һәм алтын медальгә ия булды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: