Бөгелмә авазы

Мәхтүм Мостафинның җиңел кулы белән...

“Мәхтүм Мостафинны искә алганда, газетабызны укучылар, Бөгелмә халкы аны гаҗәеп кешелекле, йомшак күңелле, тирә-юньгә, бер дә кызганмыйча, үзеннән бары якты нур сирпүче зат итеп күз алдына китерәләр...” (Әлфия Мостафина).

 “Бөгелмә авазы” – татар телендә чыгучы бердәнбер җирле газета. Мөстәкыйль басма буларак, аның беренче саны 1991 елның 1 гыйнварында дөнья күрә. 2021 ел – газета өчен юбилей елы. 30 ел эчендә  җирле басма бер “күтәрелә”, икътисадый кыенлыклар аркасында “аска тәгәрәгән” вакытлары да була. Әмма булган барлык авырлыкларга карамыйча, газета чыккан, чыга һәм чыгачак. Бүген без җирле басманың башлангычында торган хезмәттәшләребез турында сөйлибез. Иң элек газаның “атасы” – “Бөгелмә авазы”ның беренче мөхәррире Мәхтүм Мостафин истәлекләренә тукталырбыз.

 

Баш мөхәррир Мәхтүм Мәхмүт улы Мостафин 1949 елның 16 маенда Башкортстан Республикасының Краснокама районы, Яңа Җанҗегет авылында туа. Хезмәт эшчәнлеген, Минзәлә педагогия училищесын тәмамлагач, 1969 елда Кама Тамагы районында укытучы булып башлый. Армиядән соң Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә һәм аны 1977 елда тәмамлый. Берничә ел Казанда вакытлы матбугатта журналист булып эшли. 1983 елда гаиләсе белән Бөгелмә шәһәренә күчеп килә. Башта шәһәр газетасында дубляж буенча мөхәррир урынбасары була, аннары шәһәр һәм районда “Бөгелмә авазы” газетасын оештыра.

...Әйтергә кирәк, Бөгелмәдә моңарчы чыгып килгән рус теленнән тәрҗемә ителгән басма белән укучылар бик аз кызыксындылар. Безгә үз мәнфәгатьләребезне, үз телебезне, үз мохитебезне кайгыртучы газета күптәннән кирәк иде. Шуның өчен шәһәрдә һәм районда яшәүче татарлар туган телдә мөстәкыйль газета чыгуын аеруча көтеп алдылар.

Беренче көннән үк яңа татар басмасына “Бөгелмә авазы” дигән исем бирелде һәм менә 10 ел ул татар дөньясына үзенең авазын ишеттереп килә.

Газета – көндәлек яңалыкларны, шәһәр һәм авыллардагы вакыйгаларны, хәл итәсе проблемаларны яктыртучы басма. Шул ук вакытта ул үзебезнең татар мохитен саклауга, телебезне үстерүгә, милли мәсьәләләрне, динебезне яктыртуга, милләттәшләребезне һәм яшьләрне югары әхлаклы итеп тәрбияләүгә юнәлдерелгән булырга тиеш. Бу яклап “Бөгелмә авазы” үзенең тоткан кыйбласын тугры үтә, шактый гына башка мәсьәләләргә игътибар биреп килә: аның битләрендә көн кадагына суга торган язмаларны, кызыклы хәбәрләрне еш очратырга мөмкин.

Шул елларда хәбәрдарлык белән матбугатка сүз иреге дә килде. Хәзер теләгәнеңне әйтә, теләгәнеңне яза аласың. Элекке кебек “җиде иләк” (цензура) аша үткәрмиләр. Партия хаким иткәндәге кебек, шулай булырга тиеш, башкача ярамый, дигән принциплар да юк инде. Бүген – фикер төрлелеге заманы. Никадәр сенсацияләр, шаккатыргыч вакыйгалар турында языла матбугаттта. Дөньясы да көн сан үзгәреп кенә тора. Мең төрле караш, мең төрле фикер. Ул мәгълүматларны кабул итеп кенә өлгер! (М. МОСТАФИН, “Бөгелмә авазы”, 2001).

Газетаны 1991 елдан чыга башлады дидем. Ә бит Бөгелмә төбәгендә беренче татар газетасы гасыр башында ук чыга башлаган, бу турыда газета битләрендә язылды инде. 1919 ел башында рус газетасы чыкканчы бер ай алдан да басыла башлаган әле ул. Төрле елларда төрле исем белән чыкса да, максаты бер булган – татар халкына хезмәт итү, аның проблемалары белән яшәү, аларны чишәргә ярдәм итү. (М. Мостафинның Бөгелмә җирле телевидениесе хәбәрчесе Әлфирә Әхиярова белән әңгәмәсеннән, 1996).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: