Бөгелмә авазы

Матурлык тудыручы

Карабаш бистәсенең Ленин урамы 4 нче йортында яшәүче Әхәт Әнвәр улы Нуриманов үзенең ишегалдын чәчәкләр композициясенә әверелдергән.

Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә бистәнең күркенә әйләнгән гүзәллек почмагы җәй буе карабашларның игътибарын үзенә җәлеп итеп, күңелләрен күтәреп, сокландырып тора. Мондый матурлыкны булдыру өчен Әхәт Нуриманов бөтен сәләтен, көчен куйган. Моңа аның оста эретеп ябыштыручы булуы да ярдәм иткән, билгеле. Ленин һәм Совет урамнарында төзелгән бизәкле ихаталарны ясауга да зур өлеш керткән хезмәт ветераны.
Ә инде эшләгән эш беркайчан да югалмый ул, кайчан да булса, бер "тишеп" чыга. Менә быел бистәбезнең туган көнендә Әхәтне Карабашның үзәк мәйданында зурлап билгеләп уздылар - аңа кыйммәтле бүләк тапшырылды.
Сез фоторәсемдә Җир йөзен бизәүче һәм тормышны ямьләндерүче, уңган-булган Әхәт Әнвәр улын күрәсез.
Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.
Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: