Бөгелмә авазы

Лилия Рахманова: “Үземнебелгәннән бирле мин рәсем ясыйм”

Лилия Рахманова – тумышы белән Чарджоу (борынгы исеме Амуль) шәһәреннән.

Халык бу матур каланы “Ефәк юл” дип атап йөрткән, чөнки киң Амударья елгасы аша бирегә сәүдәгәрләр агыла торган булган. Әлеге шәһәрдән Рахманкуловлар гаиләсе Бөгелмәгә күченеп кайта. Лилиянең әнисе бу яклардан. Иң элек – 18нче мәктәптә, аннары 16нчы мәктәптә урта белем ала. Лениногорск шәһәренең музыка-рәсем педагогия көллиятен тәмамлагач, Казанда Идел буе федераль университетында укый. Әлеге вакытта рәссам кыз Бөгелмә шәһәренең балалар сәнгать мәктәбендә рәсем һәм сызым укытучысы булып эшли. Кияүдә.

– Лилия, сәлам! Бик шат синең белән танышуыма. Моңа кадәр дә рәссамнар белән күп аралашырга туры килде. Сез бит бик үзенчәлекле халык. Дөньяны башкача күрәсез. Лилия, әйт әле, синең әти-әниең дә рәссаммы?

– Минем якын туганнарым һөнәрләре буенча рәссам түгел, әмма бу сәнгать төренә бик якыннар. Рәсем ясау осталыгы нәселдән бирелгән дип әйтсәм, ялгыш булмас. Әтием – Дамир Рахманкулов – гомер буе эретеп ябыштыручы булып эшләде. Рәсемне дә бик оста итеп ясый, әмма бу өлкәдә махсус белем алмаган. Үзлегеннән өйрәнгән. Вакыт булганда, әтиемнең армия фотоальбомын карарга яратам. Ул аны үз куллары белән бизәгән. Әнием – Вәлия Рахманкулова – маляр булып эшләде. Хәзер лаеклы ялда. Безнең әни – киң йөрәкле һәм рухи яктан көчле хатын-кыз. Өч баланы тәрбияләү аның җилкәсенә төшкән. Нәкъ ул мине сәнгать мәктәбенә укырга бирә дә.

– Лилия, туган шәһәрдән аерылулары бик авыр булгандыр... Бөгелмәне якын иттеңме?

– Чарджоу – искиткеч матур шәһәр! Иң матур һәм җылы истәлекләрне әле дә күңелемдә саклыйм. Туган шәһәремә барып кайту турында хыялланам. Бөгелмә – гомеремнең иң матур мизгелләре белән бәйле шәһәр. Бирегә күченгәндә миңа 7–8 яшьләр тирәсе булгандыр. Ул үзенең табигать күренешләре, мәһабәт биналары, тарихы белән күңелемне әсир итте. Рәсем ясау осталыгымны шомарткач, күп кенә эшләремне бу шәһәрнең тарихи биналарына багышладым.

– Балачакта син нинди һөнәр турында хыяллана идең?

– Үземне белгәннән бирле мин рәсем ясыйм... Нинди юлдан китүем инде югарыда ук хәл ителгән булган. Әлбәттә, балачакта укытучы да, табиб та булырга тели идем. 12 яшьтә рәссам һөнәре турында хыяллана башладым, мәктәпне тәмамлагач, хирург булам дип, әти-әнинең башын катырдым. Нәтиҗәдә, сәнгать өстенлек алды. Мин музыка һәм рәсем көллиятенә укырга кердем һәм бу хакта бер дә үкенмим.

– Лилия, Бөгелмәдә сине яшь рәссам буларак беләләр. Нинди стильдә эшлисең? Синең күңелгә нинди тема якын?

– Минем хакта графика ясаучы рәссам дип әйтәләр. Реаль манерада эшлим. Студент елларында табигать күренешләрен төшерергә ярата идем, хәзер күңел графикага тартыла. Мине аеруча натюрморт дөньясы җәлеп итә. Кайвакыт күзгә шар формасында матур бер чәчкә яисә иске бер көнкүреш җиһазы ташлана. Бер карауга, гади күренеш... Юк! Нәкъ менә натюрмортта алар башка төсмер ала, үзләрен кешегә икенче яклап ачып бирә.

– Синең сәнгать эшләрең ничек “дөньяга килә”? Аларны нинди күңел белән ясыйсың?

– Иҗат процессы – ул аңлатып бирә алмаслык халәт. Рәсем ясаганда миңа теге я бу образны күңел аша үткәрергә туры килә. Метофорик күренешне чынлыктагы төсле киндер тукымага төшерер өчен никадәр көч, хис сарыф ителә?! Бу вакытта, әйтерсең лә, вакыт агышы туктый.

– Лилия, рәсем ясаганда, син бүлмәдә ялгызың булырга яратасыңмы, әллә компаниягә өстенлек бирәсеңме?

– Мин рәсем ясау процессына башым белән кереп чумам. Миңа берни комачау итми. Рәсемне мин хәтта өй эшләрен эшләгән вакытта ясый алам. Ничек аңлатыйм икән? Иҗатым – минем “параллель” дөньям дип әйтсәм, дөрес булыр. Мин бер эштән икенчесенә бик тиз арада күчәм, җайлашам. Ягъни бу ике параллель дөнья миндә яши һәм алар һәрвакыт бергә баралар.

– Сине нәрсә, бәлки, кем ил-һамландыра?

– Һәрвакыт остазларым илһамландырды һәм илһамландырачак. Мин укытучыларыма бик рәхмәтле. Елена Әхмәткәримова, Нина Горюнова, Ирина Андреева, Риана Әхмәтвәлиева, Зинаида Побудей – үз эшләренең осталары. Мин теге яисә бу авторның картиналар язу техникасына карап сокланам. Интернетта акварель, графика стильләрендә язучы рәссамнарның эшләре белән танышырга мөмкин. Бу – зур бәхет.

– Кайчан һәм ни өчен укытучылык эшенә кереп китәргә булдың?

– Сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләргә яратам. Шуңа да укытучылык эшенә кереп киттем. Әйе, укытучы һөнәре – бу зур җаваплылык һәм авыр хезмәт. Шулай да бернигә карамыйча, укучыларымның тырышлыгын, иҗат җимешләрен күреп, шатланам.

– Лилия, әйт әле, сәләт зур әһәмияткә ияме? Рәсем ясауга сәләте булмаган кешене бу иҗат төренә өйрәтеп буламы?

– Әлбәттә, теге яки бу өлкәдә үсү өчен сәләткә ия булу мөһим. Шул ук сәнгать мәктәбендә, мәсәлән, остаздан да яхшырак рәсем ясаучы балалар булырга мөмкин. Яисә, рәсем сәнгатен үзлегеннән өйрәнеп, дөнья күләмендә танылган күпме талант иясе бар?! Әмма бу сәләтне күрергә һәм үстерергә кирәк. Ул Ходайдан бирелергә тиештер дип уйлыйм. Тик сәләтле кеше үз өстендә бик нык эшләргә тиеш.

– Һөнәри караштан чыгып әйтегез әле, рәсем ясарга яраткан балада сәләтне ничек күреп алырга?

– Өйдәге обойларда тигез итеп сызык сызган яисә зигзаглар ясаган баланың сәләте турында инде уйланыр җирлек бар. Балалар төрле эш материалларын кулланырга мөмкин: буяу, акбур, карандаш, фломастер, әнинең иннеге... Иҗат юлының башында нәтиҗә мөһим түгел, булачак рәссамнар шул рәвешле иҗат итү техникасын, жанрын сайлый, ягъни ул эзләнә. Икенче ситуацияне мисал итеп китерәм, бик акыллы, тәртипле бала теге яисә бу картинаны бик матур итеп төшерә ди... Әмма аның өчен рәсем ясау – күңелсез процесс. Илһамсыз рәссам булу мөмкин түгел.

– Лилия, ничә яшьтән баланы рәсем ясарга өйрәтергә кирәк? Ана кеше бу эшне үз өстенә ала аламы?

– Нәкъ менә әни кеше баласын рәсем ясарга өйрәтергә тиеш тә. Ничә яшьтә булуына карамастан, әгәр аның моңа омтылышы бар икән, сәләтен үстерергә кирәк. 1,5–2 яшьтән акбур белән матур итеп рәсем төшергән балаларны беләм. Гомумән, бала күңеле бар яңалыкка да ачык!

– Холкыңны бер җөмлә белән ачып бир әле...

– “Беркайчан да бирешмәскә, чөнки шахмат тактасындагы гади генә пешка фигурасы да, уенны ахырга кадәр үтеп, королева була ала...”

– Илһам киткән чаклар (иҗат кризисы) булдымы?

– Беркайчан да булмады! Һәр-вакыт иҗат иттем, киләчәктә дә шулай булыр дип уйлыйм. Хәзер акыллы сүзләр әйтәм: үзеңне театрда түгел, ә теарның үзеңдә
булуын яратырга кирәк. Әгәр иҗатка әз генә кагылабыз икән, бу инде бәхет. Иҗат – минем дөньям!

– Син үзеңне чын рәссам итеп кайчан тойдың?

– Дөресен әйткәндә, соңгы елларда гына!

– Үзеңне кайсы яктан үзен-чәлекле дип әйтер идең?

– “Мин – бөтенесе дә түгел”! Ышандырып әйтә алам, үзен хөрмәт иткән һәркем үзен үзен-чәлекле дип саный. Хәтта үз бәяләмәсе түбән булган кешеләр дә кайдадыр күңел түрендә үзләрен башкалардан үзгә дип саный. Ни өчен дисезме? Чөнки һәр кешенең ачыктан-ачык яисә яшерен сәләте бар. Кайвакытта ул бары яшеренгән була!

– Лилия, әңгәмә өчен бик зур рәхмәт. Сиңа иҗади уңышлар телим һәм, тормышта нинди генә хәлләр булмасын, үзең булып кал! 

Илүсә Искәндәр

Фото шәхси альбомнан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: