Бөгелмә авазы

Күз яшьле язлар...

Татарстанда ветераннарга хөрмәт белән карау - элек-электән килә торган традиция. Биредә исәннәрнең дә, үлгәннәрнең дә кадерен беләләр. Республикада яшәүче өлкән яшьтәге әби-бабаларыбыз - Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән кешеләр. Алар фронтта гына түгел, тылда да Җиңү яулауга бар көчен биргән. 186 татарстанлы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Сынау булып...

Татарстанда ветераннарга хөрмәт белән карау - элек-электән килә торган традиция. Биредә исәннәрнең дә, үлгәннәрнең дә кадерен беләләр. Республикада яшәүче өлкән яшьтәге әби-бабаларыбыз - Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән кешеләр. Алар фронтта гына түгел, тылда да Җиңү яулауга бар көчен биргән. 186 татарстанлы Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Сынау булып килгән 1941 - 1945 елларны безнең якташлар бары чын кешелеклелек сыйфатлары, үз-үзләрен аямыйча эшләү, хезмәт сөючәнлек күрсәтеп, туган җиргә мәхәббәт хисләре белән яшәүдән көч алу хисабына ерып чыкканнар. Шуларның берсе - тыл ветераны Равил Зәки улы ӘМИРОВ.
Сугышны 11 яшьлек бала булып, ул Ульян өлкәсенең Евлейка авылында каршы ала. Әтисе, абыйсы сугышка киткәч, гаиләдә бердәнбер ир-егет буларак, тормыш терәге булып ул кала. "Дәһшәтле елларда бар авырлык безнең җилкәгә төште, балам, кырдагы эшләр дисеңме, фермадагы эшләр дисеңме... Печән дә чаптык, иген дә урдык... Исемдә, ачтан шешенгән килеш, үгез җигеп, авылга су ташый идем, мине авылның "главный водовозы" дип йөртә иделәр ул вакытта", - дип искә ала ветеран
үзе.
Бөек Җиңү китергән 1945 ел язын Равил ага шулай ук авылда каршылый. "Бар авыл халкын колхоз идарәсе янына җыеп хәбәр иттеләр бу турыда, и шатландык, и еладык!.. Кемдер, якыннарыбыз кайта дип, сөенде, ә без хәбәрсез югалган әтиебез, яу кырында ятып калган абыебызны искә алып, яшь түктек ул көнне", - дип сөйли Равил Зәки улы. Күз яшьләре белән килгән һәр язны шушындый истәлекләр белән каршы ала тыл ветераны, быел инде - 70 нче тапкырын.
Кечкенәдән авыл эшендә булган Равил Әмиров, үсеп җитеп, егет булгач та, туган авылыннан аерылмый, "Нариман" колхозында эшләп кала. Соңыннан армия хезмәтенә китә, аннан кайткач, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кереп, агроном һөнәрен үзләштерә. Чирмешән районында баш агроном булып эшләгән Равил Зәки улын биш айдан соң Кукмара районына партия район комитетының өченче секретаре итеп куялар. Райкомнар таркалгач, Равил ага Бөгелмәнең "Соколка" колхозына кайта. Аннан аны Әлмәт районының Акташ бистәсенә училище директоры итеп алалар. 8 елдан соң Бөгелмәнең һөнәр училищесына - бүгенге көндә аграр көллиятенә директор итеп куялар. Ул биредә авыл хуҗалыгы училищесын торгызучыларның берсе булып санала. Равил Әмиров - СССРның һөнәри-техник белем бирү отличнигы, РСФСРның атказанган укытучысы. Бүгенге көндә лаеклы ялда. Аграр көллиятнең ул һәрвакыт көтеп алынган кунагы, хөрмәтле укытучысы. Бик күп кыенлыклар, михнәтләр аша килеп ирешкән хөрмәт ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: