Бөгелмә авазы

Күркәм хезмәтнең нәтиҗәсе дә күркәм

Әшәлче чыганакларында эшкәртү башланганнан алып, югары үзлелектәге нефтьне чыгаруның тулаем күләме 500 мең тоннага җиткән. Якын елларда "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте әлеге төр нефть чыгаруны елына 2 миллион тоннага кадәр җиткерергә планлаштыра. 2015 елгы Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән яңа технологияләрне һәм техник чишелешләрне "Татнефть" объектларына кертүдән икътисади файда 1,97 миллиард...

Югары үзлелектәге нефтьне әзерләү технологиясен эшләү - Татарстан Республикасында авыр углеводородлар ресурсларын уңышлы үзләштерүдә төп алымнарның берсе. Фән һәм техника өлкәсендә 2015 елгы Татарстан Республикасы Дәүләт премиясенә "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятеннән "Югары үзлелектәге нефтьне промыселда әзерләү буенча техник чаралар һәм технологияләр комплексын эшләү һәм сәнәгатькә кертү" дигән фәнни хезмәт тәкъдим ителде. Аның авторлары: "ТатНИПИнефть" институтыннан С.Н. Судыкин, А.Н. Судыкин, "Нефть һәм газ технологияләре" фәнни-җитештерү үзәгеннән Т.Ф. Космачева, А.Е. Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институтыннан (Казан шәһәре) Г.П. Каюкова, Т.Н. Юсупова.
Соңгы чорда дөньяда углеводородларны куллану күләме бертуктаусыз арта бара, шул ук вакытта җиңел нефть чыганаклары кими. Ә бу хәл исә, үз чиратында, югары үзлелектәге нефть һәм табигый битум кебек традицион булмаган углеводород чималының яңа чыганакларын эзләүгә этәрә.
Дәүләт премиясенә тәкъдим ителгән әлеге фәнни хезмәт авторларының берсе Сергей Николаевич Суды-кинның әйтүенчә, республикада югары үзлелектәге нефть чыганакларын тик-шерү, бәя бирү, аның үзлекләрен өйрәнү узган гасырның 70 нче елларында ук башлана. 90 нчы елларда бу өлкәдә бераз тынлык булып алганнан соң, 2000 елдан башлап, "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыятендә, "ТатНИПИнефть" институтында әлеге юнәлештә җитди эш алып барыла башлый. Бүгенге көндә югары үзлелектәге нефть ятмаларын сәнәгаи чыгаруга җәлеп итү "Татнефть" җәмгыяте өчен стратегик мәсьәлә булып тора. Аның чишелеше исә республикада нефть чыгару күләмен арттыруга ярдәм итәчәк. Татарстан Республикасы территориясендә, төрле бәяләр буенча, гомуми ресурслары 2дән алып, 8,7 миллиард тоннага кадәр җиткән 450дән артык авыр углеводород ятмасы исәпләнә.
Билгеле булганча, традицион җиңел нефтьтән аермалы буларак, югары үзле-лектәге нефть үзенең үзлелек һәм тыгызлык билгеләре югары, составында
сумала, асфальтен күп булуы белән сыйфатлана һәм мондый нефтьне әзерләү, эшкәртү һәм аны транспортлау күпкә катлаулы. Нәкъ менә шушы үтә җитди проблемаларны уңышлы чишү өчен "ТатНИПИнефть" институты, А.Е. Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институты хезмәткәрләре тарафыннан "Татнефть" белгечләре ярдәмендә югары үзлелектәге нефтьнең үзлекләрен өйрәнү, эшкәртү һәм аны промыселда нәтиҗәле әзерләү өчен техник чишелешләрне, технологияләрне эшләү буенча комплекслы эшләр башкарылды.
"2006 елдан башлап, Әшәлче нефть ятмаларында югары үзлелектәге нефтьне өскә күтәрү эше башланды, - ди Сергей Николаевич. - Традицион юл белән эшкәртү мөмкин булмаган югары тотрыклылыктагы нефть һәм су катнашмасын товарлыклы кондициягә җиткерү өчен яңа технология һәм җиһазлар эшләнде. Мәсәлән, "каты" термохимик режимда югары үзлелектәге нефтьне әзерләү технологиясе булдырылды; әлеге чималны әзерләгәндә аның тону вакытын киметү өчен нефтьне судан аеру процессын тизләтергә мөмкинлек бирә торган
тышкы коалесцентор (су тамчыларын кушып, зурайтырга ярдәм итүче балдаклар тутырылган торба) һәм тондыру бассейны, ягъни отстойник эшләнде (бу технологиягә 2471853 номерлы РФ патенты алынган). Моннан тыш, ультратавыш кулланып, югары үзлелектәге нефтьне әзерләү технологиясе нефть һәм су катнашмасын отстойникка кадәр ультратавышлы коалесценторда эшкәртүне күздә тота. Әлеге технология нефтьне сусызландыру вакытын күпкә киметә. Башка технологияләрне куллану мөмкин булмаган очракларда аеруча тотрыклы катнашманы сусызландыру өчен суны парга әверелдерү ысулын кулланып эш итү технологиясе эшләнде (әлеге технология чималны 100 градустан да югарырак температурага җиткереп, парга әйләндерү җайланмасында нефтьтән суны аерып алырга мөмкинлек бирә)".
С. Судыкин шулай ук югары үзлелектәге нефть ятмалары нефть промыселларын көйләү-җайлау эшләре схемасын оптимальләштерү буенча комплекслы эш алып барылуы турында да әйтеп узды.
Тикшеренүләрдән күренгәнчә, югары үзлелектәге нефть ятмалары өчен алардагы нефть запасының артык күп булмавы; билгеле бер районда бер-берсенә чагыштырмача якын арада һәм карбонлы нефть ятмалары белән бер мәйданда урнашкан булулары хас. Әлеге ятмаларны эшкәрткәндә пар эшләп чыгару өчен зур күләмдә су таләп ителә. Һәм, иң мөһиме, табигый байлыкларны чыгаруга һәм экспорт пошлинасына салым ташламалары алу өчен табылган нефтькә аерым исәп-хисап ясап барылырга тиеш.
Югары үзлелектәге нефть ятмаларын эшкәрткәндә капиталь чыгымнарны оп-тимальләштерү максатында, нефть промыселын җайлаштыру концепциясе эш-ләнгән. Алар Әшәлче нефтен күтәрүдә кулланыла. Бүгенге көндә тагын өч урында - Төньяк Әшәлче, Көньяк Әшәлче һәм Больше-Каменск ятмаларында көйләү эшләре төгәлләнеп килә.
Алда язылганнардан чыгып, шуны әйтәсе килә: "ТатНИПИнефть" институты һәм А.Е. Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институты белгечләре тарафыннан эшләнгән технологияләр һәм техник чишелешләр югары үзлелектәге нефть ятмаларын үзләштерү буенча проектның агымдагы рентабельлелеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Һәр ел саен күптән килгән күркәм традиция буенча ел ахырында республиканың үсешенә зур өлеш керткән фән һәм техника өлкәсе белгечләренә Татарстан Республикасының Дәүләт премияләре тапшырыла. Шунысы куанычлы, һәр ел саен лауреатлар арасында хаклы рәвештә "Татнефть" акционерлык җәмгыяте, "ТатНИПИнефть" институты белгечләре һәм галимнәре дә бар. Аларның фәнни хезмәтләренең күбесе республика предприятиеләрендә кулланыш таба. Үзләренең олуг хезмәтләре белән әлеге белгечләр фундаменталь фән белән икътисад арасында бернинди дә киртәләрнең булмавын раслый. Менә шулай безнең галимнәр бүгенге көндә бөтендөнья дәрәҗәсендә фәнни тикшеренүләр алып барырга сәләтле булуларын күрсәтәләр.
"ТатНИПИнефть" институты һәм А.Е. Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институты белгеч-галим-нәренә уңышлар телибез һәм алга таба да республикабыз файдасына нәтиҗәле хезмәт итүләрен көтеп калабыз.
Әлфия МОСТАФИНА.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: