Бөгелмә авазы

Кояш кебек сез...

Изге сезнең авыр хезмәтегез, Күпме тормыш саклап калгансыз! Сәламәтлек саклау өлкәсендә Алгы сафта атлап барасыз. Авыруларга ихлас ярдәм кулын Чын күңелдән теләп сузасыз. Гомер юлын якты маяк кебек, Кояш кебек балкып узасыз. Нинди сүзләр белән җиткерергә Чын күңелдән рәхмәт сүзләрен? Игелекләр белән бизәгәнсез Һәр адымда тормыш эзләрен. Җирле шагыйрәбез Мөбәширә...

Изге сезнең авыр хезмәтегез,
Күпме тормыш саклап калгансыз!
Сәламәтлек саклау өлкәсендә
Алгы сафта атлап барасыз.
Авыруларга ихлас ярдәм кулын
Чын күңелдән теләп сузасыз.
Гомер юлын якты маяк кебек,
Кояш кебек балкып узасыз.
Нинди сүзләр белән җиткерергә
Чын күңелдән рәхмәт сүзләрен?
Игелекләр белән бизәгәнсез
Һәр адымда тормыш эзләрен.
Җирле шагыйрәбез Мөбәширә апа Шәрәфетдинова бу тирән эчтәлекле шигырен хаклы рәвештә мактаулы шәһәрдәшебез, ярты гасырдан артык гомерен кешеләр сәламәтлеген саклауга багышлаган табибә Әнкара Шакир кызы Солтановага атап язган.
Чыннан да, Әнкара Шакировна, иң беренче чиратта, Габдрахман Әпсәләмовның "Ак чәчәкләр" романы героинясы, без табибларның өлгесе итеп күрергә күнеккән Гөлшәһидәнеке кебек җылы карашы, йомшак тыныч тавышы белән игътибарны җәлеп итә. Терапевт буларак аннан ярдәм күргән кем белән генә сөйләшмә, һәммәсе дә беравыздан: "Ул безнең врач кына түгел, якын туганыбыз кебек"; "Дөнья бәһасе торырлык кеше", - диләр. Кыскасы, Әнкара Шакировна - кешеләрне дәвалау сәләте Аллаһыдан ук бирелгән чын табибә. Ә бит үзе: "Медик булырга исемдә дә юк иде, Куйбышевтагы (хәзер - Самара) медицина институтына да иптәш кызларыма ияреп кенә барган идем", - ди...
...Дәһшәтле сугыш елларының үксез баласы ул Әнкара Шакировна. Чыгышы белән Азнакай ягыннан булган әти-әнисе Ленинградта яшиләр. Тумышы безнең якларда - Азнакай төбәгендәге әби-бабасы йортында булса да, каһәр төшкән сугыш башланмаса, Әнкара да Ленинград кызы булып үсәсе булгандыр. Әмма язмышларны без язмыйбыз шул: сугыш башлангач, әнкәсе яшь ярымлык Әнкараны һәм аның алты айлык сеңлесен күтәреп, Татарстанга кайтып төшә. Разведчик әтиләре исә фронтта 1942 ел ахырында һәлак була.
1945 елда нәни Әнкараны җитәкләп, әнисе Бөгелмәгә килеп төпләнә. Менә шуннан бирле Әнкара Шакир кызының язмышы, уку елларын һәм юллама белән бер ел Күмертауда эшләп алуын исәпкә алмаганда, тулаем Бөгелмәгә, дөресрәге аның кешеләрен дәвалауга багышлана.
"Иң белемле, иң тырыш табибәләребезнең берсе, - диләр аның турында хезмәттәшләре. - Нинди генә артта калган участокларны ышанып тапшырма, гел алгы сафка алып чыга иде". Төп сәбәп - аның, беренче чиратта, олы йөрәкле кеше, җаваплылык тоеп эшләүче белгеч булуындадыр, мөгаен. Үз учас-тогындагы һәр ветеран, һәр инвалид, һәр пенсионерның кайда яшәгәнен һәм аларның чирен генә түгел, тормыш проблемаларын да белеп тора, дарулар белән беррәттән, җылы мөгамәләсе, теләктәшлек итә белүе белән дә дәвалый, туганыдай якын күреп, өйләренә барып, хәлләрен белешеп, киңәшләрен бирә, ярдәм кулын суза ул (хәтта хәзер, эшеннән туктагач та, кайчан кайсы адрес белән барып, кемнәрне нинди авырудан дәвалаганын бик ачык хәтерли әле ул). Табигый ихлас тыйнаклыгы өстенә, Бөгелмәнең 3 нче татар мәктәбендә укыганлыктан, русчаны да, татарчаны да камил белүе дә төрле милләттәге якташлар күңеленә юл табуга ярдәм иткәндер, әлбәттә. Хезмәттәге уңышларын хөкүмәтебез дә югары бәяләгән: бихисап Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары һәм 1983 елдан "Россия Федерациясенең атказанган табибы" дигән мактаулы исеме бар аның.
"Чын мөслимә, ягъни мөселман хатын-кызы җәмгыятьтә нинди булырга тиеш?" - дигән сорау туса, һичшиксез, Әнкара Шакир кызын үрнәк итеп китерергә була. Үз тырышлыгы белән "Мөхәммәдия" мәдрәсәсен тәмамлаган, ике тапкыр хаҗга барып кайту бәхет-дәрәҗәсенә ирешкән, ярты гасыр гомерен халыкка хезмәткә багышлаган, шул дәвердә үзе турында бары тик матур фикер генә уяткан, хәзер дә һәр җирдә үзен мактап кына телгә алырлык гамәлләре белән кешеләр күңеленә кереп кала торган мәрхәмәтле һәм соклангыч зат ул Әнкара Шакир кызы Солтанова.
Сәхифәне
Әлфинур ШӘВӘЛИЕВА
әзерләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: