Бөгелмә авазы

Киң күңелле, олы җанлы шәхес

Хезмәт юлын, гомерен җирле матбугатка – “Бөгелмә авазы” газетасына багышлаган Әлфинур Әхтәм кызы Шәвәлиеваның нинди кешелекле кеше икәнлеген, яхшылыкларын, тырышлыгын тасвирлап язарга бөек татар телебездәге сүзләр дә җитмәс, мөгаен. Ул минем тормыш юлымда очраган иң гадел, олы җанлы, үз эшенең чын остасы булган шәхестер.

Әлфинур Шәвәлиева (кыз фамилиясе Галиева) 1958 елның 22 августында Ютазы районының Ташкичү авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала, бишенче сыйныфтан Ютазы урта мәктәбендә укый.

Журналист булу хыялы белән янган кыз мәктәптә укыган елларында ук Баулыда нәшер ителә торган “Хезмәткә дан” газетасына кыска-кыска мәкаләләр яза башлый, ә 1975 елда Ютазы урта мәктәбен тәмамлагач, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына юл тота – тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында укытучылары – күренекле язучылар Мөхәммәт Мәһдиев, сатирик Альберт Яхин (ул елларда “Чаян” журналы редакторы) җитәкчелегендә факультетның “Әдәби сүз” газетасын чыгаруда актив катнаша; шул ук вакытта “Яшь ленинчы”, “Татарстан яшьләре” газеталары белән даими элемтәдә тора.

1980 елда университетны тәмамлап, Чистай шәһәрендә укытучы булып эшли башлый, бу чорда да ул редакцияләр белән элемтәсен өзми, һәрдаим язышып тора.

1983 елда Казан төзүче-инженерлар институтын тәмамлаган ире Диләвернең юлламасы буенча гаиләләре белән Бөгелмә шәһәренә килеп төпләнәләр. 1984 елның язында шәһәр һәм районда чыга торган “Ленин байрагы” газетасына корректор булып эшкә урнаша, 1991 елдан, мөстәкыйль “Бөгелмә авазы” газетасы ачылганнан бирле, бүгенге көнгәчә редакциядә хезмәт итә, андагы барлык вазифаларны үзләштерә: тәрҗемәче, әдәби хезмәткәр, җаваплы секретарь, мөхәррир урынбасары булып эшли.

Үз эшенең фанаты ул. 37 ел гомерен журналистикага багышлаган кеше турында бары шундый уйлар гына килә. Мин шәхсән үзем аның белән 2008 елның гыйнвар аенда – газетага эшкә килгәч таныштым. Ачык йөз белән каршы алып, итагатьле сөйләме, үгет-нәсыйхәте белән күңелгә керүче, газета эшенә, аның нечкәлекләренә өйрәтүче төп остазым да нәкъ менә Әлфинур апа булды. Газета мөстәкыйль булып чыга башлаганнан бирле алыштыргысыз хезмәткәр булып тора ул. 1991 елдан бирле “Бөгелмә авазы”нда 6 мөхәррир алышына. Шул дәвер аралыгында да газетаның төп йөген Әлфинур апа тарта, нинди генә авыр вакытларда да, шактый вакытлар баш мөхәррирсез эшләгән чакларда да, газетаның бер генә саны да чыкмый калмый. Әлфинур Әхтәмовна беркайчан да моңа юл куймый. Ул төн уртасында уятып сорасалар да, кайсы биткә нинди материал куярга кирәклеген әйтә ала, эләктереп алырлык бер фикер тотса, номерга кирәк кадәр озынлыкта мәкалә яза, шундый ук осталык белән артык озыннарын “ә” дигәнче кыскартып та бирә ала. Төп вазифасы күп еллар мөхәррир урынбасары – җаваплы сәркатип булуына да карамастан, ул редакциянең генә түгел, ә районыбызның, республиканың иң тәҗрибәле тәрҗемәчесе дә. Шәхсән мин үзем үз гомеремдә татар телен аның кебек камил белүче, беркайчан да ишетмәгән сүзләргә билгеләмә бирүче кешене очратканым юк. Әлфинур апага кайчан гына нинди сүзне сорап  мөрәҗәгать итсәң дә, шунда ук әйтеп тә бирә.

Лаеклы ялда булуына карамастан, Әлфинур апа бүген дә газетаны чыгаруда ярдәм итеп, киңәшләрен биреп тора, газета аша үз тәрҗемәләре, иҗат җимешләре белән уртаклашып яши. Үзенең укучылары – газетага актив язучылар белән элемтәне өзми.

Милләтпәрвәр Әлфинур ханым көнне төнгә, айны елга бәйләп, гомерен милләтенә, теленә хезмәт итүгә багышлый.

– “Татар теле бетә” дип кабатларга яратучылар белән килешмим, бетми ул туган тел. Тик аны бөтен дөньяда барлык телләр белән дә бара торган кушылу, аралашу, чуарлау, чүпләү кебек глобаль процесслар заманында мөмкин кадәр саф, чиста хәлдә сакларга тырышырга кирәк. Гаилә, мәктәп белән беррәттән, район газетасы бу җәһәттән төп рольләрнең берсен тота (“Бөгелмә авазы”н укып, татарча өйрәндем, дигән укучыларыбыз бар бит). Шуңа да телне, кешеләрне һәм эшен яратып эшли торган хезмәткәрләрдән торган тотрыклы коллектив булуын һәм газетабызның укучылар саны артуын телим, – дип, теләкләрен белдерә ул.

Әлфинур Әхтәм кызы тырыш хезмәте өчен Бөгелмә шәһәре һәм районы хакимиятенең, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Информация һәм матбугат министрлыгының, ТР Матбугат, телерадиотапшырулар һәм массакүләм коммуникация чаралары министрлыгының, “Татмедиа” күмәк коммуникация агентлыгының Мактау грамоталарына, ТР Президентының махсус бүләгенә, республика журналистлары арасында оештырылган “Щит и перо” һәм “Закон и СМИ”, “Фемида года” конкурсларында берничә мәртәбә җиңү яулап, Татарстан Эчке эшләр министрлыгының һәм Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең, Татарстан Хөкемдарлар департаментының Дипломнарына, 2015 елда Бөгелмә шәһәре һәм районының “Иң яхшы журналисты” исеменә, М. Мостафин исемендәге премиягә лаек булды, Һади Атласи исемендәге хәйрия фондының “Милләтпәрвәр” шаһәдәтнамәсенә ия.  

Публицистикадан тыш, әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Бөгелмә шәһәрендә эшләп килүче “Моңсар” әдәби-иҗат берләшмәсе әгъзасы. Язганнары, нигездә, жирле газета битләрендә дөнья күрә. Туган тел язмышы турындагы язмалары, юмористик хикәяләре республика вакытлы матбугатында да басыла. “Каләм очыннан коелган энҗеләр” (2001 ел), “Моңсарымда – моңнарым” (2008 ел), “Рухият” нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән “Илһам чишмәләре” (2012 ел),  “Туган яктан илһам алып...” (2016 ел) җыентыкларында аның язмалары, хикәяләре, шигырьләре урын алган, соңгы ике җыентыкның кереш сүзе дә аның тарафыннан язылган. Җирле язучыларның һәм башка аерым авторларның шигырьләрен, әдәби әсәрләрен китап итеп бастыруга әзерләүдә катнашты (барлыгы 40лап басма), Венера Якупованың “100 историй о суверенитете” китабын тәрҗемә итте,  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, узган 2020 елда иң күп укыла торган автор булып танылган популяр язучы Гүзәл Галләмованың әле декабрь аенда гына басылып чыккан “Зәңгәр кыңгыраулар” китабының мөхәррире дә ул. 

Тагын шунысын искә төшерү дә урынлы булыр, заманында Техника йортындагы “Наз” халык ансамбленең 10 ел буе алып баручысы булып та тора.

Үзе дә дин юлында булып, биш вакыт намазын калдырмаучы Әлфинур апа – соңгы елларда мәчетләрдә эшләп килә торган татар теле  курсларының беренче мөгаллимәсе дә. Әлфинур апаның шөгыльләрен, сәләтләрен, эшләрен бик озак санап була...

Шуның өстенә, уңган хуҗабикә, олы йөрәкле ана да әле ул. Редакция хезмәткәрләрен һәрвакытта да үзенең үзенчәлекле кайнатмалары, кышка әзерләгән салатлары, төрле “тәмлүшкә”ләре белән сыйлар, аларның һәрберсе үзенчә әзерләнер, бик тәмле булыр иде. Әлфинур апа тормыш иптәше Диләвер белән ике ул – Илнур һәм Илмирны тәрбияләп үстерә. Илнур Казан дәүләт технология университетын тәмамлап, хәзер Казан шәһәрендә яши, тормыш иптәше Диләрә белән үзләре кебек акыллы ул һәм кыз үстерәләр. Кызганычка, икенче улы Илмир авыру булып туа, әмма Әлфинур апа беркайчан да кулын салындырмый, төшенкелеккә бирелми. Төрле дәвалау үзенчәлекләрен өйрәнә, массажистлар курсларында укый, актив тормыштан аерылмый: улын башта коляскага утыртып, соңрак җитәкләп эшкә йөртә, һәрвакыт актив тормыш рәвеше алып бара. Уллары, якыннары аның таянычы булып тора.

– Аллага шөкер, ирем Диләвер һәрвакытта да мине аңлап яшәде. Иҗатыма, мәдәният эшемә бер дә каршы килмәде. Балаларны да карашты, өй эшләрен дә үз өстенә алып, һәрчак терәк булды! – дип, истәлекләрен яңарта Әлфинур апа.

Язмыш сынауларына бирешмичә, тормышның һәрбер көненнән тәм һәм ямь табып яшәүче Әлфинур апа бүгенге көндә дә хәрәкәттә – бәрәкәт дип яши, һәрвакыт үзенә шөгыль таба. Иң зур юанычларым, куанычларым – балаларым, оныкларым һәм каләмем ди ул. Булганына шөкер итеп, бу дөньяның ямьле якларын гына күрергә тырышып гомер кичерә.

Ләйсән Йосыпова

Фото: шәхси альбомнан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: